Көзге чакырылышта гаскәргә алынганнарны хәрби хезмәт үтү урыннарына җибәрә башлаганнар. Бу хакта Русия саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
Аларның төп өлешен белгечлекләренә әзерләү өчен дүрт-биш айга укыту үзәкләренә җибәрәчәкләр.
1 ноябрьдә Русиядә көзге чакырылыш башланды, ул 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Быел ул гадәттәгедән бер ай соңарды. Аны Русиядә 21 сентябрьдә игълан ителгән "өлешчә мобилизация"гә бәйле кичектерделәр. Көзге чакырылышта гаскәргә 120 мең кеше алыначак.
Көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә Татарстаннан 3000ләп егет җибәреләчәк. 2022 елның көзендә мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган русияләрне аннексияләнгән төбәкләргә җибәрмәячәкләр, алар хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашмаячак дип ышандыралар.
Шул ук вакытта Русия думасының саклану комитеты җитәкчесе мәҗбүри хәрби хезмәткә чакырылганнарны хәрби хәрәкәтләр бара торган урыннар белән чиктәш төбәкләргә, әйтик Белгород һәм Курски өлкәләренә яки Акъярдагы (Севастополь) Кара диңгез флотына җибәрергә мөмкиннәр, дигән иде.
Вашингтонның Сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләре Русия саклану министрлыгы"срочник"ларны Украинага җибәрмәячәкләр дип, русияләрне алдамакчы була, дип саный. Мондый белдерүләр халыкны тынычландыру өчен һәм гаскәрдә хезмәт итүдән күпләп качмасыннар өчен генә ясала, дип саный белгечләр.
- 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлагач, Русия президенты Владимир Путин берничә тапкыр "махсус операциядә" бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде. Әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.
- Апрель уртасында баткан "Москва" крейсеры экипажы арасында да "срочниклар" булуы ачыкланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!