Бүген, 17 ноябрьдә Татарстан дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Казан федераль университеты (КФУ) кысаларында Милли мәгариф институты төзү турында киңәшмә уздырачак. Бу хакта Дәүләт шурасы сайтында да игълан ителгән, мәгълүматны "Бизнес Online" басмасына республика парламентының матбугат хезмәтендә дә раслаганнар.
"Бу эш киңәшмәсендә матбугат катнашмый, ул республиканың мәгариф һәм фән министрлыгында үтәчәк", дигәннәр басмага Дәүләт шурасында.
Әлегә киңәшмәнең бөтен нечкәлекләре билгеле түгел. "Бизнес Online"-га КФУ матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, киңәшмәдә Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашачак.
Хәзерге вакытта КФУда Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшли. Ул 2018 елның көзендә Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе нигезендә булдырылды.
Югары мәктәп татар теле һәм башка төрки телләрне, татар һәм төрки халыкларның әдәбиятын, мәдәни кыйммәтләрен югары дәрәҗәдә белүче бакалавр һәм магистрлар әзерли. Мәктәп үз эченә алты кафедраны ала.
- 2011 елда Казан университетының аерым булган Татар филологиясе факультеты яңа оешкан Филология һәм мәдәниятара комуникацияләр институты кысаларына кертелде, бу татар җәмәгатьчелегендә протест тудырды.
- Бу уку елыннан Казан федераль университетында татар теле, әдәбияты һәм урыс теле укытучылары белгечлеге әзерләнә башлаячак. Уку йортында бары татар теле белгечләрен әзерләү булмаячак. Яңа програм нигезендә киләчәктә укучылар йә татар теле укытучысы, йә урыс теле укытучысы булып эшли алачак дип хәбәр ителгән иде.
- Соңгы елларда татар теле белгечләрен Казан югары уку йортларында әзерләү кимеде. Җәмәгатьчелек Татарстанда милли кадрлар җитмәве хакында белдереп килә. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин балалар бакчалары өчен генә дә 20 мең белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде.
- Быел Татарстанда укучыларның 3,8% гына туган телдән дәүләт имтиханын бирде. Татар телен 1 263 укучы сайлаган.
- Татар телен мотлак укыту туктатылганнан соң, Татарстан мәктәпләрендә татар телен сайлаучылар елдан-ел кими бара. 2017 елда укучылар арасында татар телен сайлаучылар саны 69 процент тәшкил иткән булса, 2020-2021 уку елында ул 65 процентка төшкән. Казанда тел мәсьәләсе тагын да кискенрәк. Соңгы елларда башкалада татар телен өйрәнүчеләр саны 10 процентка кимеде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!