Accessibility links

Кайнар хәбәр

В Катаре начался чемпионат мира по футболу


Почему чемпионат проходит в ноябре, а не летом? И причём тут права человека? Предлагаем новость о начале чемпионата мира в Катаре на татарском языке – с аудио, подстрочным переводом и словариком.

Катарда футбол дөнья беренчелеге башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:41 0:00

Катарда футбол дөнья беренчелеге башланды
(В Катаре началось первенство мира по футболу)

20 ноябрь кичендә (вечером) Катарның Әл-Хаур шәһәрендә (в городе) 22нче футбол дөнья беренчелеге (чемпионат, первенство мира) ачылышы (открытие) тантанасы (церемония) узды (прошла). Чараны (мероприятие) сәламләү сүзе белән (с приветственным словом) Катар әмире (амир) Тамим бин Хәмәд Әл-Тани ачып җибәрде (открыл).

Словарик

дөнья беренчелеге – первенство мира,
тантана –​ ​церемония, торжество,
ачылыш –​ ​открытие,
чара –​ ​мероприятие,
уен –​ ​игра, здесь: матч,
такым –​ ​команда,
ясалма болыт –​ ​искусственное облако,
ыгы-зыгы –​ ​переполох, сумятица, шумиха,
кеше хокуклары –​ ​права человека,
тәнкыйтьләү –​ ​критиковать,
хөкем итү –​ ​осудить, судить,
җиңелү –​ ​проиграть.

Тантанада BTS популяр Корея музыкаль төркеме (музыкальная группа), Катар җырчысы (певец) Фәхад Әл-Кубаиси, Һолливуд актеры Морган Фриман чыгыш ясады (выступили). Беренче уенда (в первой игре) Эквадор такымы (команда) Катарны 2:0 исәбе белән (со счётом) җиңде (победила).

Халыкара (международный) футбол федерациясенең (FIFA) 22нче дөнья чемпионаты 20 ноябрьдән 18 декабрьгә кадәр уза (проходит). Катар футбол беренчелеген кабул иткән (принимающий) дөньяның иң кечкенә иле (самая маленькая страна) булды. Аның мәйданы (площадь) Татарстаннан алты тапкыр кечерәк(меньше в шесть раз) (Татарстан – 68.000 м2 , Катар – 11.571 м2).

Катарда җәй эссе булуы сәбәпле (из-за жаркого лета) гадәттә җәйге айларда уза торган уеннар (игры, которые обычно проходят в летние месяцы) ноябрь-декабрь айларына күчерелде (были перенесены). 2010 елда беренчелекне үткәрү хокукын алганда (во время приобретения права проведения) Катар хакимиятләре (власти) ясалма болытлар (искуственные облака) ярдәмендә (с помощью) чемпионатны җәен үткәреп була (можно провести) дип вәгъдә итсә дә (хоть и обещали), бу проект чынга ашмады (не воплотился).

Ковёр-самолёт по имени Лаиб – талисман чемпионата мира 2022
Ковёр-самолёт по имени Лаиб – талисман чемпионата мира 2022

2010 елда АКШ, Көньяк Корея, Япония һәм Австралияне җиңеп (победив) Катар бу беренчелекне үзендә үткәрү хокукын яулаган өчен ришвәтчелектә (в взятках) гаепләнде (был обвинён). Ул вакытта Катарда дөнья футбол беренчелеген уздыру өчен инфраструктура юк иде (не было). Хакимиятләр илдәге бөтен мигрантларны төзелеш эшләренә (на строительные) җәлеп итте (привлекли). Илнең 2.8 миллион халкының 300 меңе генә Катар ватандашлары (граждане), калганы Якын Көнчыгышның (Ближний Восток) башка илләреннән килеп эшләүчеләр (рабочие).

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы (организация международной защиты прав) Катар хакимиятләренең кеше хокукларын бозуы (нарушение прав человека) турында хисап (отчет) чыгарды. Аерым алганда, хатын-кызлар һәм ЛГБТ-җәмгыятенең (сообщество) хокуклары бозылуы кискен тәнкыйтьләнә (резко критикуется). Катарда бер җенесле мөнәсәбәтләр өчен (за однополые отношения) җиде елга кадәр (до семи лет) хөкем итәргә мөмкиннәр (могут осудить). Хатын-кызларның кияүгә чыгу (выход замуж), кайда уку һәм эшләү, чит илгә чыгу (выезд зарубеж) һәм табибка баруы (поход к врачу) бары тик ир туганы (только с родственником-мужчиной) йәки ире катнашында хәл ителә (решается).

2021 елда The Guardian хәбәр иткәнчә (по сообщению), 2010 елдан Катарда 6500гә якын эшче үлгән (погибло рабочих), аларның 37-се дөнья беренчелеге биналары төзелешендә (на строительстве зданий) һәлак булган диде. Норвегия, Германия җыелма такымнары Катарны кеше хокукларын якларга чакырып чаралар үткәрде.

Стадион в Катаре
Стадион в Катаре

Дөнья беренчелегендә 32 илнең җыелма такымы катнаша (участвует). Финал 18 декабрь көненә билгеләнгән (назначен). Турнир классик систем нигезендә оештырылган (организован): 32 такым сигез төркемдә (в 8 группах) уйный, плей-оффка һәр төркемнән беренче ике такым чыга (выходят первые две команды).

Беренчелектә Русия һәм Украина такымнары катнашмый (не участвуют). Русия такымы уеннан Украинада башлаган сугышы өчен (за войну, начатую в Украине) читләштерелгән (отстранена). Украина җыелмасы исә Уэлс такымына җиңелеп (проиграв), беренчелеккә уза алмаган (не смогла пройти).

2018 елда дөнья футбол беренчелеге Русиядә узган иде. Аның алты уены Казанда уйналды.

***

Прочитать материал на татарском языке без подстрочного перевода можно на сайте Радио Азатлык.

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG