Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида мобилизацияләнгән ир сугышка бармас өчен аягына аткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“Егетне өе янында тотып алган булганнар, аның сугышка барасы килмәгән, әмма хәрби комиссариаттан качу мөмкинлеге дә булмаган. Нәтиҗәдә проблемны шулай хәл итте", дип сөйли башка бер мобилизацияләнүче.

Новосибирскидагы югары хәрби училищеда мобилизацияләнгән ир үзенең аягына аткан, дип яза Сибирь.Реалии чыганакларына сылтама белән.

Басмага сөйләүчеләр әйтүенчә, ул моны Украинадагы сугышка җибәрмәсеннәр өчен эшләгән. "Егетне өе янында тотып алган булганнар, аның сугышка барасы килмәгән, әмма хәрби комиссариаттан качу мөмкинлеге дә булмаган. Нәтиҗәдә проблемны шулай хәл итте. Мобилизацияләнгәннәр "махсус операция" барган урынга җибәрелгәннәрнең сөйләгәннәрен дә үзара нык сөйләшә, бәлки бу да йогынты ясагандыр", дигән басмага Роман исемле ир.

Хәрби училищеда басмага бу мәгълүматка фикер белдерүдән баш тартканнар. Үзен яралаучыны исә хастаханәгә алып киткәннәр диелә.

26 октябрьдә Русиядә мобилизация вакытында үзбелдеклеге белән хәрби бүлекчәне калдырып китү турында беренче җинаять эше ачылуы билгеле булган иде. Улан-Удэда яшәүче ир хәрби җитәкчесенә "Бернинди Украинага да бармыйм, бернинди украиннарга да атмыйм", дигән. Шуннан соң аңа үтерү һәм җинаять җаваплылыгы белән яный башлаганнар, ул коймадагы тишектән чыгып качкан диелә.

Мобилизацияләнгәннәрнең Казанда да кача башлавы билгеле. Азатлыкка чыганак "аларны эзлиләр, әмма таба алмыйлар", дип сөйләгән иде.

  • Русиянең Украинага сугышы 24 февральдә башланды.
  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG