Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тикшерү комитеты Башкортстан ветеранына дивары җимерелеп төшкән торак бирүләрен тикшерәчәк


Фатирның дивары җимерелгән
Фатирның дивары җимерелгән

Туймазыда яшәүче 95 яшьлек Бөек ватан сугышы һәм хезмәт ветераны тузган торактан күченү програмы нигезендә фатирлы булган. Әмма фатирның инде дивары җимерелеп төшкән, җылылык торбалары да юк.

Русия тикшерү комитеты медиада чыккан хәбәрне – 95 яшьлек хатын-кызның торак хокуклары бозылу ихтималы турындагы мәгълүматны тикшерергә кушкан, бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күптән түгел социаль челтәрләрдә һәм медиада видео таралды, анда Туймазы шәһәрендә яшәүче 95 яшьлек Бөек ватан сугышы һәм хезмәт ветеранына бирелгән торакның видеосы чыкты. Ветеранга бу фатирны тузган торак програмы нигезендә күченү өчен биргәннәр.

Видеодан фатирның дивары җимерелеп төшеп идәндә таралып ятуы, җылылык торбаларының булмавы һәм башка хилафлыклар күренә.

Бу уңайдан Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Башкортстан тикшерү комитетына тикшерү уздырырга кушкан.

Башкортстанда сугыш ветераннарына мөнәсәбәт беренче тапкыр гына шау-шу тудырмый. Август аенда Әбҗәлил районы Кужан авылында яшәүче әфган сугышы ветераны Галим Абдулгазинга бушлай газ кертмәүләре хәбәр ителгән иде.

Бу уңайдан авылдашының хокукын яклап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән юрист Камил Мөхәмәтҗанов Украинадагы сугышта катнашучыларга да киләчәктә мөнәсәбәт шундый булырга мөмкин дип фикер белдергән иде. "Украинада "махсус операция" барганда болай баш тартулары бөтенләй аңлашылмый. "Хәрби операциядә" катнашучыларга да шундый мөнәсәбәт булмасмы?", диде ул.

  • Быел 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте һәм сугышны "махсус хәрби операция" дип атады.
  • Март ахырында Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугышта катнашучыларга ветеран исеме бирү турында канун имзалады.
  • Канун нигезендә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм инвалидларына пенсияләр, акчалата түләүләр, мохтаҗ булганнарына торак бирү, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү, медицина ярдәме һәм башка ташламалар, мәсәлән, бушлай протез ясау каралган.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG