Accessibility links

Кайнар хәбәр

Антальяда узган митингта ТИҮның Украина депутатларына мөрәҗәгате хупланды


ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев һәм Украина диаспорасы җитәкчесе Дмитро Бибик
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев һәм Украина диаспорасы җитәкчесе Дмитро Бибик

Татар иҗтимагый үзәге Украина Югары радасыннан бәйсез Татарстан өчен тавыш бирергә чакыра.

3 декабрьдә Төркиянең Анталья шәһәрендә узган митингта ТИҮнең Украинадан Татарстан бәйсезлеген тану турындагы мөрәҗәгате хупланды. Бу хакта үзәк рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка хәбәр итте.

Митингны Төркиядәге украин һәм татар активистлары үткәргән. Анда 200ләп кеше катнашкан. Зәкиев сүзләренчә, җыенда ике тема күтәрелгән. Беренчесе - Украина сугышында әсир төшкән хәрбиләрне бергә бер алыштыру, икенчесе - ТИҮнең Украина депутатларына мөрәҗәгате.

"Безнең мөрәҗәгать митингта укылды һәм хупланды", диде ул.

Татар иҗтимагый үзәге президиумы кабул иткән мөрәҗәгатьтә (документның нөсхәсе Азатлыкта бар) 1992 елда Татарстанның суверенлык турында уздырган референдумы, шуның нигезендә кабул иткән Конституциясе хакында әйтелә. 2002 елда Татарстанның төп кануны үзгәртелде, референдум нәтиҗәләре юкка чыгарылды, "үзенә күрә дәүләт түнтәрелеше" булды диелә.

"Хөрмәтле Украина Югары радасы депутатлары! 1992 елның 21 мартында кабул ителгән Татарстанның референдумын халыкара тануда беренче адым ясагыз! Азат Татарстан өчен тавыш бирегез! Украинага дан!" диелә мөрәҗәгатьтә.

9 ноябрьдә исә Украина Югары Радасында Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеге турында документ теркәлде.

Рада карары чыкканнан соң Русия думасының берьюлы берничә депутаты моны тәнкыйтьләп чыкты, документны "провокация" дип бәяләде. Үз фикерләрен Татарстаннан сайланган депутатлар Айрат Фәррахов, Олег Морозов, Айдар Метшин һәм аннексиләнгән Кырымнан сайланган Михаил Шеремет белдерде.

  • Элегрәк Украина саклану министры Алексей Резников Русия берничә дәүләткә бүленәчәк дип санавын әйткән иде.
  • 18 октябрьдә Украина парламенты Чечняны вакытлыча басып алынган җирләр дип тану өчен тавыш бирде. https://www.azatliq.org/a/32089905.html
  • 8 ноябрьдә башкорт активистлары да президент Зеленскийдан Башкортстанны "вакытлыча басып алынган җирләр" итеп тануын сорады. "Башкортстанны "вакытлыча басып алынган җирләр"дип таныса, Украина башкорт милли хәрәкәтенә дә ярдәм итәр иде, Мәскәү кирмәне белән көрәшергә дә булышыр иде. Төп максатыбыз — Ватаныбызга бәйсезлек яулау", диелгән әлеге хатта.
  • Шул ук вакытта Украина Югары радасы депутаты, Татарстан бәйсезлеген тану турындагы карар өлгесе авторларының берсе Юлия Клименко "Рада карары этәргеч кенә була ала, бәйсезлекне халык үзе яуларга тиеш" дип фикер белдерде.
  • АКШның Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче активист Иршат Хәрби "Татарлар бәйсезлекне көрәшсез яулый алмаячак. Безгә беркем дә бушка гына бәйсезлекне китереп бирмәячәк", дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG