Accessibility links

Кайнар хәбәр

1921 елда Идел-Уралда булган ачлык. Төркиядән караш


Татарстанда 1921-1923 еллардагы ачлык, чит ил журналистлары фотосы
Татарстанда 1921-1923 еллардагы ачлык, чит ил журналистлары фотосы

Украинадагы ачлык махсус оештырылды дип танылды. Русиядә яшәүче татар белән башкорт та нәкъ шундый фаҗига кичерде, ләкин миллионлаган кешеләр ачлыктан үлсә дә, буыннан буынга ач яшәүнең коточкыч тарихының йогынтысы сакланса да, бу вакыйга телгә алынмый. Төркиядә бу фаҗига турында лекция булды.

2 декабрь Истанбулның үзәгендә Мимар Синан университеты профессоры, әдәбият, тарих белгече, татарларны да өйрәнүче галим Исмаил Төркоглы белән очрашу узды. Лекциянең темасы – 1921 елда Идел-Урал төбәгендә татар һәм башкортлар кичергән ачлык.

Исмаил Төркоглы
Исмаил Төркоглы

Галим фаразлавынча, ачлык фаҗигасе 10 млн кешенең гомерен өзгән. Бу санга ул Идел-Урал төбәген, Кырымны, Казакъстанны да кертә. Кешеләрнең саны 1921 елдагы ачлыктан соң да кимүен исәпкә алырга кирәк дип саный ул. Кешеләр ачлыктан өзлегеп, сәламәтлекләрен какшатып соңрак та күпләп үлә. Шуңа бу фаҗинең масштаблары коточкыч һәм аның берничә буынга тискәре йогынтысы булды, ди ул. Төркия галиме Идел-Урал буенда ачка киселгән татар белән башкортка Америка ярдәме һәм дә Төркиянең ничек булышканы, нинди шәхесләрнең роле мөһим булуы турында сөйләде.

Очрашу төрек телендә барды, биредә университет студентлары да, Истанбулда яшәүче татар җәмәгатьчелегенең бер өлеше дә катнашты. Тыңлаучылар арасында Азатлык хәбәрчесе дә булды һәм очрашуда яңгыраган төп фикерләрне туплады.

Ничә кеше үлгән һәм ни өчен саннар төрле?

Исмаил Төркоглы фикеренчә, 1921 елдагы ачлык 10 миллионга якын кешенең гомерен өзгән. Монда ул бүгенге Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Оренбур, Самар, Сарытау, Сембер, Свердлау өлкәләрен, Кырымны исәпкә алып санарга кирәклеген искәртә. Бу саннар күктән алынмады, алар ачлыктан интегүчеләргә ярдәм йөзеннән оешкан Американың ARA оешмасы (Американ ярдәм оешмасы) документларында да саклана, ди ул. Әйтергә кирәк, бу саннар Русиядәге документларга өйрәнелгән саннардан аерыла. Мәсәлән, академик Индус Таһиров ачлык аркасында ТАССР халкы 400 мең кешегә кимегән дип белдерә. Галимә Тәэминә Биктимирова рәсми статистикада 700 мең кеше китерелә ди, ләкин ул үзе бу саннарга ышанмый, алар киметелгән дип саный. Татарстанда ул вакытта 2,8 миллионнан артык кеше яшәгән, шуларның 2,7 миллионнан артыгы ачлык кичергән, ди ул. Үлүчеләрнед гомум санын галимнәр төгәл санап чыгара алмый. Иң күп зыян күргән төбәкләр арасында Татарстан белән Башкортстан, Самар һәм Чиләбе губерналары атала.

Идел буендагы ачлык турында һәркем белергә тиешле 5 факт
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

— Совет Берлеге ул санны яшергән, әле дә төгәллек юк. Ул елдагы гына үлемнәрне санау дөрес түгел, кешеләр ачлыктан авыру булып калып, башка елларда да үлә ала. Бу да ачлык фаҗигасенең дәвамы. Әлегә буыннарга карата аның тәэсире өйрәнелмәгән дә. — дип аңлата ул. — Совет Берлегендә зур, калын китаплар бастырдылар, әмма ачлык фаҗигасе бер җирдә дә телгә алынмаган. ТАССР тарихы җентекләп язылган, ә ачлык читләтеп узылган. 1921 елдагы ачлык Татарстанның яңа тарихы башлангач кына өйрәнелә башлады.

Төрекләр күзлегеннән ачлык сәбәпләре

— Ни өчен булган бу ачлык? Русия Беренче дөнья сугышы, аннары Ватандашлар сугышын кичерә, хакимият алмашына. Кешеләрне әле кызыллар, әле аклар талый, әле бер хакимият урнаша, әле икенчесе. Кешеләрнең тормышы пыран-заран килә. Моннан тыш бу җирләрдә су аз, бәхетсезлеккә каршы, кышын кар аз ява, корылык килә, яңгырлар юк, ашлык шытып та чыкмый, янып бетә. Бодай, бәрәңгесез кала кешеләр. Меңнәрчә кеше, аеруча ирләр аңа кадәр дә сугышларда кырылган. Хайваннар да сугышка алып кителгән, авыллар, шәһәрләр, кешеләр таланган килеш яшәргә тырышкан. Атлар юк икән, кәсеп тә итеп булмый, аларны суеп та ашап булмый. Кырымнан башлап Урал тауларына кадәр 30 миллион кеше иза чигә. Татар белән башкортлар зур шәһәрләрдән, елгалардан ерак яши. Кем тимер юлга якын яшәгән, аларның исән калырга мөмкинлеге күбрәк була. Ә Урал таулары итәкләрендә нинди хуҗалык алып барып була? Далада ризык калмый. Тимер юлдан ерак торгач, һуманитар ярдәм дә вакытында килеп җитми дигән сүз, — дип фикерләре белән уртаклаша галим.

"Америка ярдәме күп кешеләрне коткара"

Идел-Урал төбәкләрендә бу фаҗига алдыннан Мәскәү "продразверстка" сәясәтен киң җәелдерә. Хакимияткә килгән большевиклар кешеләрне салым белән буа башлый. Һәр өлкәгә махсус күрсәтмәләр бирелә, ә урындагы хакимият Мәскәү куйган планны арттырып үти башлый. Болай да очны очка бәйләгән, сугышлардан соң интегеп яшәүче халык өчен бу зур фаҗигагә әйләнә. Хуҗалыклардан бодай, он, ризык тапшырырга дигән фәрман килеп төшә һәм кешеләр кыш чыгарлык ризыксыз, киләсе язны чәчәрлек бодайсыз кала.

— Дәүләт, Мәскәү хөкүмәте яңа хакимият төзү белән мәшгуль була. Алар Идел-Урал төбәгендәге фаҗигане күрми, күз йома. Махсус булганмы бу? Әйтә алмыйм, — ди галим. — Хәлләр бик авырлашкач, совет хөкүмәте чит дәүләтләргә мөрәҗәгать итәргә карар кыла. Бу да авыр, чөнки аерым дәүләтләр большевикларны танымыйбыз дип җавап кайтаралар. Ярдәм сорау эше дә соң башлана. Америкада советка каршы пропаганда булса да, алар 1921 елда ачлыктан интеккән халыкка ярдәм кулын суза. Америкадан 1 миллион тонна бодай, ризык, кирәк-яраклар җибәрелә. Аларның ярдәме күп кешеләрне, шул исәптән татарларны коткарып кала. Аларның бу адымы югары бәяләнергә тиеш. Казанда Американың ARA оешмасы офисы ачыла, кемгә нинди ярдәм, кемгә тизрәк кирәк – барысы да урында хәл ителә, — дип сөйли профессор.

Төркия ничек ярдәм итә?

— Төркиядән дә ярдәм сорыйлар. Ул вакытта Истанбулга мөһаҗирләр күп килә, урыслар Русиядән, большевиклар хакимиятеннән кача. Истанбулда кеше саны арта, ул вакытта чир тарала, карантин кертелә. Ягъни, тормыш катлаулана, ниндидер ярдәм итү теләге ташып тормый. Беренче дөнья сугышыннан соң әсирлектән качучылар да, студентлар да күп була. Бүген дә сугыштан качып Төркиягә, Казакъстанга киләләр.

1922 елда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе укытучысы, мәгърифәтче, дин эшлеклесе, галим Таһир Ильяси Истанбулга килә, ул чынында Мисырга юл тоткан була, чөнки татарлар ислам дөньясыннан да ярдәм сорарга тели. Ул Төркиягә Вәйдулла Биби белән килә. Алар икесе дә Истанбулга, аннары Әнкарага килә. Беренче булып шәйхелислам хәзрәтләренә киләләр, әмма ул аланың гозерләренә игътибар итми. Ярдәм булмый алардан. Әмма Таһир Ильясиның истәлекләрендә Төркия 2 мең доллар, ә ул вакытта бу зур акча саналган, бирелде дип теркәлгән. Бу – Истанбул хакимиятенең ярдәме була. "Колилар яптырды". Әмма бу мәгълүмат Совет Берлеге архивларында да, Төркия архивларында теркәлми кала. Таһир Ильясиның юльязмаларында бу факт чагылган һәм без аны дәлилле дип саныйбыз, ул архив галим Марсель Әхмәтҗановта саклана. Төркиядә бу хәлләр аерым китапларда да басылды.

Фәйзи Кырымлы Йосыф Акчура белән дә очраша, хәтта Мостафа Кемаль белән дә күрешә. Төркиянең хәле нинди булуга карамастан, Трабзоннан Кара диңгез буйлап корабта ярдәм җибәрелә. Әбдерәшит Ибраһимов та ярдәм сорый. Ул да Истанбулга килә. Ул Төркиянең "батыш көннәре" була. Госманлы империясе җимерелгән, яңа хакимият килгән. Әмма аңа карамастан, Идел-Урал буенда яшәүчеләр Төркия өчен иң якын кардәшләр булып санала һәм аларга һәрдаим ярдәм итәргә тырышлык куела.

Шулай ук Финляндиядән дә ярдәм сорала. Андагы татарлар Идел буендагы кардәшләренә ярдәм итәргә тели. Абдулла Таймас Финляндиядән ярдәм алып кайта. Финляндия татарлары – Европада иң танылган мөселманнар, аларның Һелсинкида үз мәркәзләре дә бар. Аларның Төркия белән элемтәсе нык була. Тимер пәрдәләр ачылганчы Искешәһәрдән килен, кияүләр белән алышып тору гадәте була, — дигән фикерләр яңгыратты Исмаил Төркоглы.

Ачлык кабатлана ала һәм Идел-Урал буендагы ачлык фаҗига дип танылырмы?

— Бүген дә дөньяда сугыш бара, ризык, ашлык темасы калкып чыкты. Украинадагы авыл хуҗалыгы продукциясе дөньяга сатылды, төрле илләр ризык белән тәэмин ителә иде. Хәзер исә Украина сугыш аркасында аларны җитештерә дә, сата да алмый. Бу эш тукталса, дөньяда күп проблемнар туачак.

Көнбатыш Украинадагы ачлыкны һолодомор дип таныды. Әгәр дә татарлар, башкортлар кичергән бу фаҗига төптән өйрәнелсә, аның чыннан да алып барылган сәясәт аркасында барлыкка килгәне ачыкланса, бу халыклар акча сорар дигән курку бардыр дип уйлыйм. Бу – авыр тема. Кайбер кешеләр Совет Берлегенең залимын аңлап та бетермидер, шуңа буыннарның алмашынуы кирәктер. Русия ягыннан да моны өйрәнмәү сәясәткә бәйле, — ди профессор.

Идел буендагы ачлык (1921-1922)

  • 1921-1922 елларда Татарстан, Башкортстан, Кырым, Идел буе губерналары, Урал төбәкләре, шулай ук Украина, Казакъстан һәм кайбер башка төбәкләрне зур ачлык баса. 1921 елның көзеннән 1922 елның язына кадәр дистәләрчә миллион кеше ачлыктан интегә. Рәсми статистикага күрә, ачлык 35 губернада күзәтелә. Ачлыкның аерым очраклары 1920 елның көзеннән башлап, 1923 елның җәенә кадәр теркәлә.
  • Фаҗига Идел буенда киң колач ала: Татарстан белән Башкортстан зур зыян күрә. ТАССРда ачлыктан аеруча Арча, Зөя, Мамадыш, Минзәлә, Спас, Тәтеш, Чаллы кантоннары халкы интегә. Ачлык аеруча тимер юлларыннан ерак урнашкан авылларда котырган. Шәһәрләрдә хәлләр яхшырак булган, ди тарихчылар.
  • Бүгенге көндә галимнәр ачлыкның төп сәбәбе итеп Кызыл армияне тәэмин итү өчен 1919 елда башланган продразверстканы атый. Совет хакимияте һәр төбәккә план билгели, мәсәлән, 1920 елда ТАССР 10 млн 200 мең поттан артык икмәк тапшырырга тиеш булган. Каршы чыгучылар булган, аларга каршы продотрядлар төзелгән. Аларга икмәк тапшырмаганнарга теләсә нинди җәза бирү хокукы бирелгән. Яңа хакимият күп очракта чәчү өчен калдырылган ашлыкны да тартып алган.
  • Совет хакимияте ач торучыларга җитәрлек күләмдә ярдәм итәрлек хәлдә булмау сәбәпле, чит илләр һәм чит ил оешмаларына мөрәҗәгать итә. Чит илләр ярдәм кулын суза. Иң күп ярдәмне ARA (Американ ярдәм оешмасы) күрсәтә. 1919 елдан 1930 елларга кадәр эшләгән әлеге оешма дистәләрчә миллион долларлык ярдәм күрсәтә: азык һәм кирәк-яраклар җибәрә, ашханәләр ача, медицина ярдәмен күрсәтә.
  • Үлүчеләрнең гомум санын галимнәр төгәл санап чыгара алмый. Иң күп зыян күргән төбәкләр арасында Татарстан белән Башкортстан, Самар һәм Чиләбе губерналары атала. Сугышларны исәпкә алмаганда, 1921-1922 елдагы ачлык Урта гасырлардан соң Европа тарихында иң зур һуманитар һәлакәт булып тора.


🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG