Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара олимпия комитеты Русия һәм Беларус спортчыларына чикләүләрне гамәлдә калдырды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә һәм Беларуста теләсә нинди халыкара ярышлар оештыру һәм уздыру, аларны хуплау, шулай ук Русия һәм Беларус спортчыларына дәүләт гимннарын җырлау, ил байракларын күрсәтү тыела.

Халыкара олимпия комитеты (ХОК) җыены Украинадагы сугыш сәбәпле, Русия һәм Беларус спортчыларына кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгармаска булган. Бу хакта ХОК белдерүенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

Русиядә һәм Беларуста теләсә нинди халыкара ярышлар оештыру һәм уздыру, аларны хуплау, шулай ук Русия һәм Беларус спортчыларына дәүләт гимннарын җырлау, ил байракларын күрсәтү тыела.

  • Февральдә, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң ХОК халыкара федерацияләргә русияләр һәм беларусларны ярышлардан читләштерергә киңәш иткән иде. Күпчелек федерацияләр Халыкара олимпия комитетының бу киңәшенә колак салды.
  • Июльдә Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласын Русиягә каршы кертелгән спорт чикләүләреннән иң нык зыян күргән шәһәр дип атады. "Кызганыч, спорт сәяси басым коралы булды, әмма бу вакытлы күренеш дип саныйм. Яңа мөмкинлекләр табылачак, спортчыларыбыз халыкара чараларда катнашачак", — дигән иде ул.
  • 21 июльдә Казанның су спорты төрләре сараенда әлеге халыкара ярышларга алмаш буларак "Дуслык уеннары" дигән йөзү, суга сикерү, синхрон йөзү кебек ярышларны үз эченә алган яңа турнир ачылды. Чарага танылган спортчылар җыелды, әмма хәтта ярышларның ачылу тантанасы булган көнне дә кечкенә трибуналарны да тутыра алмадылар.
  • Март башында, Русия Украинага һөҗүм итеп берничә көн узуга, Казанда 2023 елгы Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары уздырылмаячагы билгеле булган иде. Алар 2023 елның 21 гыйнварында башланырга тиеш иде.
  • Русиянең Украинага агрессиянә җавап буларак Русиянең җыелма такымнарын спорт уеннарыннан һәм ярышларыннан читләштерәләр. Европа уеннарыннан читләштерелгән Русия футбол клубларыннан чит ил тренерлары да китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG