Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасы әлегә республика Конституциясенә үзгәрешләр кертергә ниятләми


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы. Архив фотосы
Татарстан Дәүләт шурасы утырышы. Архив фотосы

Якындагы утырышта бары тик архив эше, капиталь төзекләндерү һәм мәдәния мирас объектлары белән бәйле дүрт мәсьәләне карау гына ниятләнә диелә.

Татарстан Дәүләт шурасы 23 декабрьгә билгеләнгән утырыш тәртибенә республика Конституциясен үзгәртү (шул исәптән президент атамасын үзгәртү) мәсьәләсен кертмәгән.

Якындагы утырышта бары тик архив эше, капиталь төзекләндерү һәм мәдәния мирас объектлары белән бәйле дүрт мәсьәләне карау гына ниятләнә.

Дәүләт шурасы сәркатибе Лилия Маврина әйтүенчә, утырыш тәртибенә өстәмәләр кертеләчәк, әмма нинди мәсьәләләрне өстәячәкләрен ул әйтмәгән.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә ниндидер мәсьәләләр утырыш барганда "тавыш биреп" кертелергә мөмкин дип әйткән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Татарстан хакимиятләре Конституциягә үзгәрешләр өлгесе әзерләп-әзерләмәүне сер итеп саклый. "Бүген бу сорауга төгәл җавап юк. әлегә бернинди мөәгълүмат, төгәллек юк", дигән дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Альберт Хәбибуллин.

  • 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны таләп итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
  • Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы каршы чыкты. Шулай да, канун кабул ителде. Ул төбәкләрнең үз Конституцияләренә үзгәрешләрне 2022 ел ахырына кадәр кертеп бетерүен таләп итә.
  • Хәзерге вакытта Татарстанда президент вазыйфасы кала бирә. 2010 елдан бу вазифада Рөстәм Миңнеханов тора.
  • 2018 елның йомгаклау матбугат очрашуында Татарстанның дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин президент атамасын бетерергә мәҗбүр итсәләр, Татарстанның Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә хокукы булачак дип белдергән иде. 2020 елда ул Татарстан конституциясе үзгәрәчәк, әмма президент атамасы калачак дигән иде. 2021 елның декабрь ахырында исә Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәч, президент атамасын нинди атамага алыштырачакларын әйтә алмады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG