Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы "Георгий тасмалары"н мәсхәрәләгән өчен биш миллион сумга кадәр штраф салу турында канун кабул итте


"Георгий тасмасы", архив фотосы
"Георгий тасмасы", архив фотосы

Русия думасы бертавыштан "Георгий тасмалары"н сугыш шөһрәте символына тәңгәлләштерүче канун кабул итте. Хәзер тасмаларны мыскыл иткән өчен биш миллион сумга кадәр штраф яки биш елгача иректән мәхрүм ителү яный.

Бу канун өлгесен "Бердәм Русия" баш шурасы сәркатибе Андрей Турчак һәм Русия думасының сивил җәмгыять үсеше комитеты рәисе урынбасары Ольга Занко тәкъдим итте, дип яза "РИА Новости".

Сугыш шөһрәте символын мәсхәрәләгән өчен юридик затка 3-5 миллион сум штраф, ә физик затка 3 миллион сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Шул ук вакытта мондый гамәлләрне төркем белән яки интернетта кылган өчен 5 миллион сумга кадәр штраф һәм биш елга кадәр иректән мәхрүм итү янаячак.

Узган ел Алтай республикасының тикшерү комитеты төзелештәге эшчеләрнең ком тутырылган капчыкларны "Георгий тасмалары" белән бәйләвен тикшерде.

"Георгий тасмасын" 9 май бәйрәмендә куллануны 2005 елда "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгы уйлап тапкан иде. Символ баштарак дәүләт хакимиятен яклаган җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан кире кагылды, әмма хәзер алар аны бәйрәм көннәрендә үзләре куллана.

Узган ел "Азатлык" татар яшьләре берлеге Икенче дөнья сугышының Европада тәмамлану көнендә "георгий тасмасы" урынына татар тасмасын тагарга чакырган иде.

Элекке елларда "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе, милли хәрәкәт активисты Рәфис Кашапов 9 май бәйрәме уңаеннан "георгий тасмасын" такмаска өндәгән иде. Кашапов "урыс хәрбиләренең шундый тасмалар белән ата-бабаларыбызны юк итүен без онытмаска тиеш" дигән иде.

Берничә ел элек Үзбәкстанда хакимият "георгий тасмаларын" тыйган иде. Милиция машиналардан аларны алып ташлап, аның урынына республика байракларын бирде. Нәкъ шундый ук хәлләр Грузиядә, Украинада, хәтта Казакъстанда да кабатланды. Русиядән читтә "георгий тасмалары" Мәскәүнең яңа империализмы, элекке совет җирләрендә үз хакимиятен торгызу символы буларак кабул ителә.

2017 елда тасма Украинада да тыелды. "Украинага каршы агрессия символы" булган "георгий тасмасын" тыю турындагы канунны ул вакыттагы президент Пётр Порошенко имзалады. Моны Русия хакимиятен хуплаган сепаратистлар тарафыннан тасманың киң кулланылуы белән аңлаттылар.
Шул ук вакытта "Бердәм Русия" депутаты Евгений Ревенко "георгий тасмасы"на рәсми статус бирү турындагы канун өлгесен тәкъдим итте. Әмма бу канун кабул ителмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG