Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел әкиятләре (Новогодние сказки)


В преддверии Нового года мы подготовили известные сказки новогодние сказки на татарском языке: "Полярный экспресс" Криса Ван Олсбурга, "Эльфы и башмачник" Братьев Гримм и "Похищенный Санта Клаус" Фрэнка Баума. Сказки адаптированы для изучающих татарский язык.

К текстам прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию произведений. Читайте и слушайте с удовольствием!

Котып экспрессы (Полярный экспресс) — Крис Ван Олсбург

Котып экспрессы (Полярный экспресс на татарском)
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:58 0:00

Күп еллар элек, Раштуа көне алдыннан, тыныч кына ятып тора идем. Санта чаналарының кыңгыраулары чылтыраганын ишетергә тели идем. Дустым моны ишетү мөмкин түгел дисә дә, мин ышана идем.

Менә төнлә тавышлар ишеттем. Әмма бу кыңгырау тавышы түгел иде. Урамнан пар пышылдаганы һәм тимер чыжлаганы ишетелде. Мин тәрәзәгә карадым һәм поезд күрдем. Ул нәкъ безнең йорт каршында иде.

Паровоз парга уралган иде. Вагоннарның берсе янында озатучы тора. Ул кесәсеннән сәгать чыгарды һәм минем тәрәзәгә карады. Мин халатымны, тапочкаларны кидем дә, аяк очына басып, баскычтан төштем һәм поездны озатучыга йөгердем.

– Я, барасыңмы? – дип сорады ул.

– Кая?

– Ничек инде кая? Төньяк полюска, әлбәттә. Бу бит "Котып экспрессы"!

Мин озатучыга кулымны бирдем, һәм ул мине вагонга менгерде.

Вагон тулы балалар иде. Барысы да пижама кигәннәр. Без Раштуа җырлары җырладык, кәнфитләр ашадык һәм какао эчтек.

Ә тәрәзәләр артында шәһәр һәм авылларның утылары еракта калалар иде. Без куе урманнар аша бардык. Анда усал бүреләрнең улавы ишетелә һәм куркак куяннарның эзлзре күренә иде. Биек-биек тауларга мендек. Алар шулкадәр текә иде, әмма поезд бер дә туктамады, һаман алга, алга барды. "Котып экспрессы" төньякка чаба иде.

Ниһаять, ап-ак салкын Төньяк Котыпка кердек. Төньяк Котып ул – зур шәһәр, Дөньяның иң югары ноктасында урнашкан. Анда Раштуа уенчыклары ясый торган фабрикалар бар.

Башта без анда эльфларны күрмәдек. "Алар кала уртасында җыелалар, – дип аңлатты озатучы, – анда Санта үзенең беренче Раштуа бүләген бирәчәк.

– Ә беренче бүләкне кем ала?– дип сорадык безтавыштан.

– Ул берегезне сайлаячак,– диде озатучы.

– Карагыз, эльфлар! – дип кычкырды балалардан берсе. Алда йөзләгән эльфлар күренде. Төньяк Котыпка якынайган саен тизрәк бардык. Бераздан әкәм-төкәм тизлеге белән бара башладык. Урамнар Сантаның ярдәмчеләре белән тулы иде. Без туктадык, һәм озатучы безне вагоннан чыгарды.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
котып – полюс, полярный
тыныч кына – спокойно
чаналарының кыңгыраулары чылтыраганын – как звенят колокольчики саней
пар пышылдаганы – шипение пара
тимер чыжлаганы – скрежет металла
парга уралган – объятый паром
кесәсеннән сәгать чыгарды – вынул из кармана часы
аяк очына басып – на цыпочках
озатучыга – провожающему
вагонга менгерде – поднял в вагон
Раштуа җырлары – песни Рождества
Анда усал бүреләрнең улавы ишетелә һәм куркак куяннарның эзлзре күренә иде. – Там слышались вой злых волков и следы трусливых зайцев.
ниһаять – наконец
дөньяның иң югары ноктасында урнашкан – расположен на наивысшей точке мира
кала уртасында җыелалар – собираются в центре города
якынайган саен тизрәк бардык – чем больше приближались, тем быстрее шли
әкәм– төкәм тизлеге белән – со скоростью улитки

Без халык арасыннан зур мәйданга чыктык. Каршыбызда Сантаның чанасы тора иде. Аның кыңгыраулары бар шәһәргә чыңлый иде. Мондый тавышны беркайчан да ишеткәнем булмады!

Эльфлар мәйданнан китте, һәм аның уртасына Санта чыкты. Санта минем янга килде һәм: "Шушы малай булсын", – диде. Озатучы мине күтәрде дә, чанага утыртты. Мин Сантаның тезләренә утырдым. Ул миннән: "Раштуага сиңа нәрсә бүләк итәргә?" – дип сорады. Мин белә идем: ни теләсәң шуны сорап була. Ләкин мин иң теләгән әйбер Санта Клаусның капчыгында юк иде. Мин теләгән әйбер ул – Санта чанасының бер көмеш кыңгыравы иде. Бу турыда Сантага әйттем. Ул ягымлы итеп көлде дә, эльфка бер кыңгырауны кисәргә кушты. Санта кыңгырауны югары күтәрде дә: "Раштуаның беренче бүләге!", дип игълан итте.

Мин кыңгырауны халатымның кесәсенә салдым. Аннары озатучы мине чанадан төшерде.

Сантаның чаналары күккә очып менде, берничә кат әйләнделәр һәм еракта юк булды. Озатучы безне вагоннарга утыртты. Балалар миннән кыңгырауны күрсәтүемне сорады. Мин кулымны кесәгә тыктым – ә анда тишек. Мин көмеш кыңгыравымны югалтканмын.

– Әйдәгез кире барыйк, кыңгырауны табыйк! – диде балаларның берсе. Тик поезд кинәт урыныннан кузгалды, һәм без өйгә кайтып киттек.

Кыңгырауны югалтуыма бик күңелем төште. Мин балалар белән саубуллаштым. Озатучы: "Раштуа котлы булсын!!", дип кычкырды. Әмма минем кәефем инде юк иде.

Иртән без сеңлем Сара белән бүләкләрне ачтык. Соңгы тартмаларның берсендә Сара минем исем язылганны күрде. Аның эчендә язу бар иде, анда: "Чаналарымның берсендә таптым. Кесәңдәге тишекне ямап куй",– дип язылган. Аста "С.К." дип кул куелган иде.

Ни кызганыч, әти-әни Санта чаналарының кыңгыравын ишетмәде. Алар аны ватылган дип уйладылар.

Кайчандыр минем күпчелек дусларым кыңгырауның тавышын ишетә иделәр. Ләкин еллар узган саен, алар аны начаррак ишеттеләр. Ә аннары тәмам ишетми башладылар.

Ә мин инде үссәм дә, кыңгырауның чыңын әле дә ишетәм. Ул әле дә чыңлый, ихлас ышанганнар өчен генә.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
чанага утыртты – посадил на сани​
ни теләсәң шуны сорап була – можно просить, что хочешь
бер көмеш кыңгыравы(у) – один серебряный колокольчик
кисәргә кушты – велел отрезать
берничә кат әйләнделәр – несколько раз пролетели
кинәт урыныннан кузгалды – резко тронулся с места
күңелем төште – разочаровался
соңгы тартмаларның берсендә – в одной из последних коробок
тишекне ямап куй – залатай дырку
кул куелган – поставлена подпись
еллар узган саен – с каждым годом
ихлас ышанганнар өчен генә – только для искренне верящих

Эльфлар һәм башмакчы (Эльфы и башмачник) — Бертуган Гриммнар

Эльфлар һәм башмакчы​​​​​​​ (Эльфы и башмачник)
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:41 0:00

Яшәгән ди, булган ди бер башмакчы. Бик тырыш, алтын куллы оста булган ул. Тик авыр заманнар килгән. Башмакчының бер пар башмакка җитәрлек кенә күне калган. Кич ул шул күнне әзерләп калдырган, ә иртән тегәргә ниятләгән. Тыныч күңел белән йокларга яткан ул. Иртән башмакчы эшкә тотыныйм дисә, ни күрсен – өстәлдә күннән ясалган ике башмак тора. Икесе дә өр-яңа. Башмакларны кулына алган да, шаккаткан башмакчы: бу пар аяк киеме шулкадәр сыйфатлы тегелгән, аларны, һичшиксез, бик оста кеше ясаган.

Башмакларга шул ук көнне алучы табылган һәм алар өчен яхшы бәя биргән. Башмакчы ул акчага тагын ике пар башмакка җитәрлек күн алган. Кичтән әзерләгән, ә иртән тегәргә ниятләгән. Әмма бу юлы да аңа башмак тегәргә туры килмәгән. Торса – башмаклар инде әзер. Алучылар да тиз арада табылган. Сатылган акчага башмакчы тагын дүрт башмаклык күн алган.

Шулай кичтән күнне әзерләгән башмакчы, иртән өстәлдә инде дүрт башмак тапкан. Моннан соң башмакчының тормышы шулай барган: кич ул күнне әзерләгән, ә иртән башмаклар инде әзер булган. Хәзер башмакчы ачлыктан котылган.

Көннәрнең берсендә, Раштуа алдыннан, башмакчы карчыгына: "Бәлки, бу төндә безгә йокламаска һәм кем ярдәм иткәнен белергәдер?",– дип тәкъдим иткән. Ә хатыны аның бик кызыксынучан булган. Шәмне кабызган, өстәлгә куйган да ире белән почмакка качкан.

Төн җитүгә кайдандыр ике кечкенә киемсез кеше чыккан. Өстәлгә менгәннәр, кулларына эш коралларын алганнар да башмак ясый башлаганнар. Аларның нәни бармаклары шундый җитез булган, энә, чүкеч кулларында очып кына йөргән. Менә, башмаклар әзер булгач, кечкенә кешеләр өстәлдән төшкәннәр дә юкка чыкканнар.

Иртән карчык иренә: "Бу кешеләр йорт ияләредер. Алар безгә баерга ярдәм иттеләр. Моның өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Мин аларга күлмәк, кафтан һәм ыштаннар тегим әле. Тагын һәрберсенә берәр пар оек та бәйлим. Ә син аларга берәр пар башмак тек. Шулай киендерик аларны", – дигән. Картка бу тәкъдим бик ошаган.

Башмакчы һәм аның карчыгы бүләкләрне өстәлгә куйганнар һәм тагын почмактан күзәткәннәр. Кечкенә кешеләр бүләкләргә ни диярләр икән, аларның шуны беләсе килгән. Төнге уникедә йорт ияләре тагын чыкканнар һәм эшкә алынырга теләгәннәр. Ләкин өстәлдә күн дә, эш кораллары да күрмәгәннәр. Алар урынында төрле кием, башмаклар ята икән. Йорт ияләре моңа бик сөенгәннәр, тиз арада бар киемне кигәннәр. Алар бик сөенгәннәр, шатлыклы җыр башкарганнар. Аннары билгә кадәр иелгәннәр һәм: "Бу йорт хуҗаларына зур рәхмәт. Хәзер башкаларга ярдәм итәргә барабыз", – дигәннәр.

Ә башмакчы шул вакытан бирле яхшы яшәгән һәм йорт ияләренә гомере буе рәхмәтле булган.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
яшәгән ди, булган, ди – жил– был​
алтын куллы оста мастер золотые руки
бер пар башмакка җитәрлек кенә – достаточной только на один башмак
күнне әзерләп калдырган – приготовил кожу
тегәргә ниятләгән – намеревался вышить
тыныч күңел белән – со спокойной душой
өр– яңа – совершенно новый
шулкадәр сыйфатлы тегелгән – сшиты столь качественно
тегәргә туры килмәгән – не пришлось шить
тиз арада – быстро
ачлыктан котылган – избавился от голода
шәмне кабызган – зажёг свечу
кечкенә киемсез кеше – неодетый маленький человек
энә, чүкеч кулларында очып йөргәннәр – игла, молоток в руках летали
йорт ияләредернаверно, домовые
берәр пар оек та бәйлим – свяжу пару носков
билгә кадәр иелгәннәр – поклонились в пояс

Урланган Санта Клаус (Похищенный Санта Клаус) — Фрэнк Баум

Урланган Санта Клаус (Похищенный Санта Клаус)
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:14 0:00

Санта Клаус Көлү Үзәнендә яши. Монда аның зур сарае бар, ул сарайда уенчыклар ясыйлар. Сантаның эшчеләре – чәчәккәй, урманчык, фея һәм эльфлар – аның белән яши һәм көн-төн ел буе эшлиләр.

Үзәннең Көлү Үзәне дип аталу сәбәбе: андагы бар нәрсә һәм һәркем шат һәм бәхетле. Чишмә көлемсерәп ага, җил күңелле итеп сызгырып исә, миләүшәләр һәм кыр чәчәкләре кояшка карап елмаялар. Көләр өчен бәхетле булырга; бәхетле булыр өчен канәгать булырга кирәк. Санта Клаусның Көлү Үзәненең һәр почмагында чиксез канәгатьлелек хөкем итә. Бер яктан – мәһабәт Бурзи урманы, икенче яктан Җен Мәгарәсе бар. Һәм шулар арасында елмаюлы һәм тыныч Үзән урнашкан.

Кемдер безнең ягымлы, балаларны бәхетле итә торган Сантаның дошманнары юктыр, дип уйлыйдыр. Әмма мәгарәдә яшәүче җеннәр Санта Клаусны күрәлмыйлар. Сәбәбе бик гади: ул балаларны бәхетле итә.

Җеннәрнең биш мәгарәсе бар. Анда Минминлек Җене яши. Аның артында Көнчелек Җене урнашкан. Аның артында Нәфрәт Җене бар. Ул мәгарә аркылы кеше Усаллык Җене янына эләгә. Инде монысыннан соң нәрсә икәнлеген мин белмим. Анда куркыныч хәлләр һәм үлем көтә, диләр. Бик ихтимал.

Шулай да һәр әйтелгән мәгарәдән тар юл үтә. Ул юл бишенче мәгарәгә илтә. Бу – Тәүбә Җененең кечкенә бүлмәсе.

Әлеге мәгарәнең идәннәре бик тапталган. Күрәсең, башка мәгарәдән күпләр монда качкан. Шулай, моннан бит яңадан саф һавага чыгу мөмкин.

Бер көнне мәгарәләрнең җеннәре киңәшләшергә җыела. "Санта Клаус балаларга бик матур Раштуа бүләкләре бирә, һәм балалар бәхетле була. Шуңа алар безнең мәгарәләргә килмиләр", – дип зарланалар алар.

Миңа килгәндә,– ди Тәүбә Җене,– балалар сезгә кермәгәч, аларга мин дә кирәк түгел.

– Санта безнең эшчәнлекне боза. Моны хәл итәргә кирәк, – дип тавыш күтәрә барысы. Ләкин нишләргә соң? Җеннәр Сантаны үз мәгарәләренә мәҗбүриләп кертергә уйлыйлар.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Көлү Үзәнендә – в Долине Смеха​
чәчәккәй, урманчык – цветовичок, лесовичок
чишмә көлемсерәп ага, җил күңелле итеп сызгырып исә – река течёт улыбаясь, ветер свистит веселясь
миләүшәләр һәм кыр чәчәкләре кояшка карап елмаялар – фиалки и полевые цветы улыбаются солнцу
канәгатьлелек хөкем итә – царит довольство
мәһабәт – величественный
Җен Мәгарәсе – Пещера Демона
дошманнары юктырвряд ли есть враги
җеннәр күрәлмыйлар – демоны ненавидят
Минминлек Җене – Демон Эгоизма
Көнчелек Җене – Демон Зависти
Нәфрәт Җене – Демон Ненависти
Усаллык Җене янына эләгә – попадает к Демону Злости
Тәүбә Җене – Демон Раскаяния
идәннәре тапталган – полы истоптаны
киңәшләшергә җыелалар – собираются посовещаться
зарланалар – жалуются
миңа килгәндә – что касается меня
эшчәнлекне боза – мешает деятельности
хәл итәргә кирәк – надо решить
мәҗбүриләп кертергә уйлыйлар – решают завести насильно

Икенче көнне Минминлек Җене Санта Клаус янына килә һәм:

– Бу уенчыклар искиткеч гүзәл. Нигә син аларны үзеңә калдырмыйсың? Шук малайлар һәм кире кызларга бирергә кызганыч бит. Балалар уенчыкларны тиз бозалар, ваталар, – дип котырта.

– Ялган! – дип җавап бирә Санта. – Минем бүләкләрдән соң малай һәм кызлар андый шук һәм кире булмыйлар. Әгәр аларны елга бер тапкыр бәхетле итә алсам, мин бик канәгать.

Минминлек Җене иптәшләре янына кайта да:

– Мин оттырдым, чөнки Санта үзе өчен генә түгел, башкалар өчен дә яши, – дип аңлата.

Икенче көнне Санта Клаус янына Көнчелек Җене китә.

– Уенчык кибетләрендә, нәкъ синеке сыман, гүзәл уенчыклар ясыйлар. Өстәвенә алар акча да ала. Ә син бушка эшлисең,– ди ул Сантага. Ә Санта аңа:

– Мин балаларны елга бер генә – Раштуада гына бүләкли алам. Ә кибетләрдә уенчыклар ел дәвамында бар. Шулай ук минем эшем ярату, шәфкатьлеккә тулы. Бүләкләрем өчен акча алу миңа оят булыр иде, – дип каршы чыга.

Икенче Җен дә җиңүсез кайта. Әмма Нәфрәт Җене бирешми, үзе дә бара.

– Хәерле иртә, Санта! Минем сиңа начар хәбәрем бар,– дип башлый ул сүзен. – Дөньяда сине яратмаган кешеләр күп. Син аларны күрәлмаска тиеш.

– Ялгышасың! Андый кешеләрдән миңа зыян юк. Алар үзләрен һәм балаларын бәхетсез итәләр. Бичаралар! Мин аларга, киресенчә, ярдәм итәргә телим, – дип шаккаттыра Санта Җенне.

Җеннәр Сантаны сүз белән җиңә алмыйлар һәм көч ярдәмендә җиңәргә телиләр. Ел дәвамында Сантага комачаулап булмый, чөнки аның янында һәрвакыт ярдәмчеләре һәм сакчылары бар. Ә менә Раштуа төнендә ул чанага утыра һәм бүләкләр өләшә. Шулвакытта ул гел үзе генә. Шул сәбәпле Җеннәр Раштуаны көтәргә уйлыйлар.

Раштуа төне җитә. Күктә якты ай балкый. Санта Клаус чыбыркысын шартлата һәм балалар янына ашкына. Шулчак һавада озын бау күренә һәм Сантаның гәүдәсен, кулларын чолгый. Җеннәр аны урлыйлар һәм бер мәгарәдәге зур ташка бәйлиләр.

– Балалар шундый канәгатьсез булачаклар. Алар кычкырырлар, еларлар һәм бик тиз арада безнең Минминлек, Көнчелек, Нәфрәт һәм Усаллык Мәгарәләренә керерләр, – дип шатланалар Җеннәр.

Әмма быел Җеннәр көтмәгән хәл була. Санта үзе белән Чәчәккәй Нутер, Урманкай Питер, Фея Килтер һәм Виск исемле эльфны алган. Бу аның дүрт иң яраткан ярдәмчеләре икән.

Ярдәмчеләр Сантаның югалганын сизәләр һәм бик борчылалар. Балалар бит бүләксез калачак! Юк-юк, бу мөмкин түгел. Бүләкләрне таң атканчы таратырга кирәк. Сантаның дүрт ярдәмчесе башта бүләкләрне таратырга, аннары хуҗаларын эзләргә уйлыйлар.

Санта бүләкләрне һәрвакыт үзе тараткан. Шуңа ярдәмчеләр берничә ялгышлык кылган. Мәсәлән, Мэми Браун курчак урынына барабан алган. Ә курчак турында хыялланган кызга барабанның кирәге юк. Ә яңа бутыйлар теләгән Чарли Смит төсле җепләргә тулы тегү тартмасы алган. Бу аңа шулкадәр ошамаган, ул Санта Клаусны ялганчы дип атаган.

Шулай да ярдәмчеләр үз эшләрен бик яхшы башкаралар. Аннан кире кайталар һәм Сантага ярдәм итү ысулларын уйлыйлар. Эльфларның Патшабикәсе дә аларга ярдәм кулы сузарга әзер була. Санта Клаус бит мең елга беренче тапкыр балаларны котлый алмады.

Ул арада Сантаны тоткынлыкта бик газаплыйлар. "Хәзер балаларны бер елдан гына күрәсең", "алар сине күрәалмаячаклар" дип үртиләр аны Җеннәр. Башкалар күрмәгәндә, Санта янына Тәүбә Җене килә.

– Мин үзем дә үкенәм бит, Санта. Сине урлауда катнашканыма үкенәм,– ди ул.

– Сиңа күңелсездер шул,– дип әйтә аңа Санта. Ул бу Җеннең үзен ялгызлыктан гына шулай тотканын аңлый. – Усаллык кылмаучылар синең мәгарәңә килмиләр шул.

Тәүбә Җене үзе дә тәүбә итә һәм Санта Клаусны азат итәргә тели һәм бауларын чишә.

– Син мине кичерерсең, дип өметләнәм. Чынлыкта мин начар түгел һәм җирдә күп яхшылык эшлим, – ди Җен Сантага.

Санта аңа:

– Мин сине ачуланмыйм. Синсез бу дөнья күңелсез бер урын булыр иде. Раштуа котлы булсын! – дип җавап кайтара Санта һәм Көлү Үзәненә китә.

Санта Клаусны Үзәндә ярдәмчеләре каршы ала. Алар бергә ялгышларны төзәтәләр һәм балаларга үз бүләкләрен тапшыралар. Һәм бу Раштуа кичендә беркем дә усал яки көнче булмый. Бар бала да бәхетле була.

Балалардагы яхшылыкны саклаучы дуслар күп булганда, аларга бернинди дә явызлык янамый.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
шук малайлар – шаловливые мальчики​
кире кызлар – вредные девочки
бүләкли алам – могу одарить
җиңүсез кайта – возвращается с поражением
сүз белән җиңә алмыйлар – не могут победить словом
бүләкләр өләшә – раздаёт подарки/
күктә якты ай балкый – в небе сияет яркая луна
чыбыркысын шартлата – бьёт холстом
гәүдәсен чолгый – связывает тело
таң атканчы таратырга – раздавать до рассвета
төсле җепләргә тулы тегү тартмасы – коробка, полная цветными нитками
ярдәм итү ысулларын – способы помощи
үкенәм – раскаиваюсь, жалею
сине урлауда катнашканыма – за участие в твоей краже
усаллык кылмаучылар – не совершающие злости
бауларын чишә – распутывает верёвки
бернинди дә явызлык янамый – не грозит никакая злость

*****

Как вам сказки на татарском? Понравились? Также предлагаем вам почитать и послушать следующие новогодние тексты:

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Яңа ел әкиятләре

Тест: Яңа ел әкиятләре

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся в следующем году, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG