Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларны толерант булмауда гаепләгән режиссер Казанда Шаляпин фестивален әзерләүдә катнаша


Михаил Панджавидзе куйган "Алтын Казан" спектакле

Аның гонорары 774 мең сум тәшкил итәчәк. 

Казанда узачак Шаляпин фестиваленең һала-концертын режиссер Михаил Панджавидзе әзерләячәк. Былтыр ул "толерант булмаган татарлар" сүзләре белән җәнҗал чыгарган иде.

Дәүләткә сатып алулар сайтындагы мәгълүматка караганда, аның гонорары 774 мең сум тәшкил итәчәк.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында күп кенә спектакльләрне куйган Михаил Панджавидзе Facebook-та журналист Ольга Юхновскаяның Актаныш зиратында тәре кисү очрагы турында язмасы астында үз туган телләрендә сөйләшүче татарларны "толерант булмаган" кешеләр дип атады, татарлар "җирле милләтче кадрлар" аркасында шундыйга әйләнде дип белдергән иде. Туган телдә сөйләшүне ул татарларның сепаратизмга омтылышы билгесе диде. Режиссер шулай ук яшьләр соңгы арада бер-берсе белән аралашканда ешрак татарча сөйләшә дип белдерде.

Соңрак Панджавидзе ул язмасын сөртте, "Тулаем алганда миңа бу тема аңлашыла, беркем белән дә бу хакта фикер алышырга җыенмыйм", дип язып куйды.

2008 елда Панджавидзе Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булган иде. Ул Тукай премиясен "Шагыйрь мәхәббәте" спектакле өчен алды. Моннан тыш, ул татар опера театрында "Борис Годунов", "Риголетто", "Мадам Баттерфляй", "Лючия ди Ламмермур", "Җәлил", "Евгений Онегин" һәм "Алтын Казан" спектакльләре чыгарды.

Татар яшьләре форумы аннан бу бүләкне тартып алуны сорады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG