Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин "георги тасмаcын" мәсхәрәләгән өчен җәза бирү турында канун имзалады


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Тасманы халык алдында мәсхәрәләгән өчен биш миллион сумга кадәр штраф яный, яки  өч елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

Русия президенты Владимир Путин "георги тасмасын" сугыш шөһрәте символына тәңгәлләштерүче һәм аны мәсхәрәләгән өчен җаваплылыкка тартучы канунны имзалады. Бу документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Тасманы халык алдында мәсхәрәләгән өчен биш миллион сумга кадәр штраф яный, яки өч елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

"Георги тасмасын" тарихи хәтер белән бәйле булмаган максатларда кулланган теләсә нинди эшчәнлеккә чик куелачак, дип искәртелә документта.

  • "Георги тасмасы" Русиядә 2000нче еллар уртасында, Икенче дөнья сугышында җиңү символы буларак кулланыла башлады һәм акрынлап Кремль хакимиятен хуплау символына да әверелде. Донбасс фетнәчеләре куе сары-кара тасманы үз символлары итеп кулланды.
  • Украинада ул Кырым аннексиясе белән янәшә куела. "Георги тасмасы" Украина, Молдова, Латвия һәм Литвада тыелды.
  • Берничә ел элек Үзбәкстанда да хакимият "георги тасмаларын" тыйган иде. Милиция машиналардан аларны алып ташлап, аның урынына республика байракларын бирде.
  • Узган ел "Азатлык" татар яшьләре берлеге 9 майда "георги тасмасы" урынына татар тасмасын тагарга чакырган иде.
  • Элекке елларда "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе, милли хәрәкәт активисты Рәфис Кашапов 9 май бәйрәме уңаеннан "георги тасмасын" такмаска өндәде. Кашапов "урыс хәрбиләренең шундый тасмалар белән ата-бабаларыбызны юк итүен без онытмаска тиеш" дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG