Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә киң кулланыла торган балалар антибиотикларына кытлык туган


Цефуроксимның дарруханәләрдән бөтенләй юкка чыгуы, ә цефиксимның кайбер нокталарда гына калуы әйтелә. 

Русия даруханәләреннән мөһим дарулар исемлегенә кергән цефуроксим балалар антибиотигы юкка чыккан. Бу хакта ил даруханәләрен тикшереп, "Ведомости" яза.

Бу даруның гранулаларын "Зиннат" бренды астында Швейцариянең Sandoz ширкәте чыгара. Басма язуынча дару Мәскәүдә, Петербурда, Түбән Новгородта, Самарада, Краснодарда, Волгоградта, Ижауда, Ставропольдә һәм башка зур шәһәрләрдәге даруханәләрдә калмаган.

Шулай ук балаларның цефиксим антибиотигы да бетә башлаган, шулай да аны әлегә берничә даруханәдә табарга була, дип яза басма.

"Ведомости" белгечләре аңлатуынча, бу кытлык цефуроксим һәм цефиксимның кулланучылар еш сатып ала торган даруларның берсе булуы белән бәйле. Шул ук вакытта логистик авырлыклар турында да искәртелә. Моннан тыш, хәзер авыручылар саны да арта, диелә язмада.

Былтыр август башында Татарстан даруханәләрендә балалар өчен мөһим урологик дару – Американың Abbott ширкәте җитештерә торган Дриптан юкка чыгу хәбәр ителгән иде. Ул 14 яшьтән кечкенәрәк авыруларга сидек куыгындагы югары басымга каршы кулланырга рөхсәт ителә торган бердәнбер дару диелде.

  • 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре, АКШ кырыс чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә. Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар иткән беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lilly-ның шикәр чиреннән дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
  • Март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
  • Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.
  • Русиядә ВИЧ авырулы кешеләр куллана торган "Эвиплера" даруы да җитми башлаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG