Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары сугышта катнашучы түрәләрне һәм депутатларны декларация тапшырудан азат иттермәкче


Башкортстан пардаменты утырышы, архив фотосы
Башкортстан пардаменты утырышы, архив фотосы

Үзгәрешләрне "Коррупциягә каршы көрәш турындагы" федераль канунга кертү тәкъдим ителә.

Башкортстан Корылтае Русия думасына яңа канун өлгесе керткән, аның нигезендә Украинадагы сугышта катнашучы түрәләрне һәм депутатларны, аларның гаилә әгъзаларын керемнәре һәм чыгымнары турында хисап тотудан азат итмәкчеләр. Үзгәрешләрне "Коррупциягә каршы көрәш турындагы" федераль канунга кертү тәкъдим ителә. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Документка ярашлы, мобилизация нигезендә, контракт төзеп, яки ихтыярилар батальоны белән сугышка киткән затлар керемнәре турында хисап тотмаячак, алар хәрби хезмәттән кайткач та өч ай декларация тапшырудан азат ителәчәк.

Украинага каршы сугышта Башкортстаннан барлыгы 33 депутат катнаша. Алар арасында авыл җирлекләре депутатлары да, республика парламенты вәкилләре дә бар. Бу хакта Башкортстан Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев хәбәр иткән иде.

Аерым алганда, былтыр декабрьдә Корылтай депутаты, 61 яшьлек Булат Юмадиловның башка ихтыярилар белән бергә, Уфаның хәрби чакырылыш пунктыннан хәрби әзерлек урынына китүе хәбәр ителде.

Гаскәрдә хезмәт итмәгән Башкортстанның беренче вице-премьеры Азат Бадранов та Украинадагы сугышка китте, аны анда лейтенант итеп җибәрделәр.

  • Былтыр декабрьдә Русия думасына җирле һәм төбәк депутатларының керемнәре һәм милке турындагы белешмәләрне бары тик гомумиләштереп кенә чыгару турында канун өлгесе кертелде.
  • Коррупция турында тикшеренүләр уздырганда журналистлар еш кына түрәләрнең декларацияләрен файдалана – аерым алганда, керемнәр турындагы белешмәләрне Навальный такымы куллана иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG