Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коррупция рейтингында Русия 137нче урында 


Русия – коррупциянең ничек итеп дөнья иминлегенә йогынты ясавына мисал булды, ди Transparency International халыкара оешмасы белгечләре. 

Коррупция рейтингында Русия 137нче урынга төшкән һәм 28 балл җыеп, Парагвай белән Кыргызстан арасына урнашкан. Бу Transparency International халыкара оешмасының еллык нәтиҗәләрендә әйтелә.

Коррупция аркасында элита президент Владимир Путинга йогынты ясый алмый, дип саный белгечләр.

Русия – коррупциянең ничек итеп дөнья иминлегенә йогынты ясавына мисал булды, дип искәртелә оешманың аналитик хисабында.

"Русия клептократлары" зур байлыклар җыйды. Хәзерге президентны хуплаулары өчен аларга дәүләт контрактлары бирелде, аларның икътисади мәнфәгатьләре якланды. Шул сәбәпле икътисади элиталар Владимир Путинга йогынты ясаудан мәхрүм калды һәм аңа сугыш башларга юл куйды, диелә.

"2022 елның февралендә Русиянең Украинага бәреп керүе - коррупциянең глобаль тынычлык һәм иминлеккә ни дәрәҗәдә куркыныч тудыруын ачык күрсәтте. Путин хакимиятен тотып торырдай көчләрнең булмавы, аңа үзенең геосәяси мин-минлеген тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Әлеге хәрби агрессия Европаны тотрыксызландырды, демократияне куркыныч астына куйды һәм дистәләгән мең кешенең үлеменә китерде", ди белгечләр.

Рейтингта беренче урынга 90 балл җыеп Дания чыккан. Беренче өчлектә Финляндия һәм Яңа Зеландия дә бар. Иң начар нәтиҗәләр Сомалида (12 балл), Сүрия һәм Көньяк Суданда (13әр балл).

Былтыр Русия әлеге исемлектә 136нчы урынга чыккан иде.

Быел гыйнварда Русия Коррупция өчен җинаять җаваплылыгы конвенциясеннән чыкты.

  • 1 марттан Русия думасы депутатлары һәм сенаторлар керемнәре турында декларацияләрне чыгармый башлаячак дип язды "Ведомости". Бу елдан башлап бары тик статистик мәгълүмат кына чыгып барачак: ничә декларация тапшырылган, ничәсе тапшырылмаган, аларны тапшырганда канун бозулар булганмы-юкмы.
  • 2022 ел ахырында Русия президенты Владимир Путин Украинадагы сугышта катнашучы куәт оешмалары вәкилләренә һәм хәрбиләренә, шулай ук фетнәчел Донецки белән Луһанскига, аннексияләнгән Херсон һәм Запорожьега эшләргә киткән түрәләргә керемнәре турындагы белешмәләрне чыгармаска рөхсәт итүче фәрман имзалады.
  • 2020 елда Навальныйның Казандагы штабы Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның гаиләсе турында тикшеренү чыгарды һәм аның Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Франциядә күчемсез милке булуын, Татарстанда өч особнягы барлыгын һәм башка байлыкларын ачыклады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG