Төркия һәм Сүриядә булган коточкыч җир тетрәүгә бүген бер атна. Җиде көн элек булган фаҗигадә корбаннар саны арту дәвам итә. Үлүчеләр саны 33 меңнән артты. Бу сан тагын да үсәчәк диләр. Хәрабәләр астында исән калганнарны табуга ышанучылар аз. Шулай да коткаручылар эшли, җимерекләр астыннан җәсәдләрне казып чыгару эше дәвам итә.
Зилзилә булган урыннарда бүген ризыкка да, җылы киемгә дә ихтыяҗ юк. Кәфенлеккә ак тукыма кирәк. Волонтерларның бер өлеше шул тукыманы кисү эшенә беркетелгән. Өлкәннәргә аерым кәфенлекләр, бәләкәйрәк зурлыкта киселгәннәре - балаларга.
Ак тукымага кытлык, аларны сатып алуга Татарстан кешеләре дә акча җыю оештырды. Зилзилә булган җирләрдә көн саен җеназа укып кешеләр җирләнә. Зиратлар киңәя, каберләр саны арта... Күп җирдә каберләргә саннар беркетелә, бу кемнең кайсы кабердә ятканын бутамас өчен эшләнә дип аңлатылды.
Бу афәттә кемнеңдер туганнары хәрабәләр астында калды, кемнеңдер дуслары... Әле дә бер хәбәре дә булмаганнар бихисап. Хәзер инде җәсәдләре табылса, тизрәк җирләр идек дип дога кыла кешеләр.
Татарстанда яшәүче төрек язучысы, тәрҗемәче, күп классик татар әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә иткән Фатыйх Котлының да әнисе, туганнары зилзиләдә иң нык җимерелгән Каһраманмараш шәһәрендә яшәгән. Әнисе инде гүр иясе, аны хәрабәләр астыннан исән чыгара алмадылар. Кайбер туганнары исән, кемдер әле табылмаган. Фатыйх Котлының якыннары, якташлары әле дә Каһраманмарашта кала бирә. Меңләгән кешеләр кебек вакытлыча чатырларда гомер кичерәләр.
Мәрсин шәһәрендә яшәүче бер төркем татарлар мөһим булган кирәк-яракларны бер көн эчендә туплап, машинага төяп, якшәмбе көнне Каһраманмарашка илтеп кайтты. Искәндәр Нәбиуллин белән Илнар Мингатин җимерек астында калган бу шәһәрдән бер тәүлектә әйләнеп кайтты.
Азатлык ике ай элек Казаннан Мерсинга күченеп килгән IT белгече Илнар Мингатин белән сөйләште. Ул Каһраманмарашта ниләр күргәне белән уртаклашты.
— Фатыйх Котлыны Татарстанда белмәгән кеше юктыр, Мәрсиндә яшәүчеләр, без аралашкан кешеләр дә аны белә булып чыкты, барысы да аның кайгысын үз йөрәге аша кичерде. Без ничек ярдәм итә алабыз дип сорадык, берничә көннән соң туганнарына электр генератор, фонарь, чатыр, авыртуны баса торган дарулар, витаминнар, йоклар өчен туристик капчыклар, powerbank, җылы киемнәр, медицина кебек әйберләр кирәк диелде. Мәрсиндәге дусларга әйттек бу хакта, бер көндә 100 мең сумга якын акча җыелды, Татарстаннан да туганнар, дуслар җибәрде. Шул акчага бөтен кирәк яракларны сатып алдык, — дип сөйли Илнар. — Мәрсин кибетләре бушап та калган, әле тегеннән, әле моннан кирәк-яракларны эзләдек. Таптык. Ризык бар, кешеләргә шул җилдән, кардан саклый торган чатырлар җитми, электр җайланмалар кирәк дип аңлатылды. Якшәбе төнге 3тә юлга кузгалдык. Мәрсиннән өч сәгатьлек юл ул.
Без барган юлга зыян килмәгән иде, шулай да электр баганалары ауган, авыллардагы бер, ике катлы йортлар җимерелмәгән булса да, кешеләр урамда, кем ничек булдырган, шулай чатырлар корган. Алар өйләренә керергә дә курка, ярамый да бугай, чөнки ул җирләрдә әле дә азмы-күпме селкетеп ала. Салкын. Төнлә -5 градус, каядыр кар да ята. Бу салкында урамда куну коточкыч.
Каһраманмарашка керүгә AFADның (Табигый афәтләр һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе) махсус зур чатырларын күрдек, йортсыз калган кешеләр шунда урнашкан дип аңладык. Без таң атуга кердек шәһәргә, урамда кешеләр аз иде. Электр уты юк. Кибетләр эшләми. Анда тауар да юк. Йә бөтен әйберне алганнар, йә ризыкларны, тауарларны халыкка таратканнар. Юл буйлап барасың – хәрабәләр, каядыр йортлар тора, әмма игътибар белән карасаң, диварлары ярык. Андагы кешеләр исән калып чыгып өлгергәндер дип ышанасы килә. Ә янындагы шундый ук йорт тузанга, таш өеменә әйләнгән.
Шәһәрдә сасы ис таралган, мәет исе
Бер кварталга кердек – бер генә төзек йорт юк, барысы да ишелгән. Техника күп. Экскаваторлар эшли, хәрабәләрне актара, янында кешеләр. Шәһәрдә сасы ис таралган, мәет исе. Ташлар арасыннан кешеләрнең җәсәдләрен чыгырып өлгерелмиләр. Зиратларны күрмәдек, әмма бу көннәрдә кешеләрне җирләү белән шөгыльләнәләр дигән хис туды.
Телефон элемтәсе эшли, каядыр светофорлар эшли, каядыр юк. Урамда машиналар күп, кем китә алган шулар китә, кешеләрне имин урыннарга илтүчеләр дә шактый дип аңладык.
Илнар белән Искәндәр шактый озак Фатыйх Котлының туганнарын эзләгән, әмма ахыр чиктә алар җыйган һуманитар ярдәмне төрле кешеләргә тараткан. Татарлар җыйган кирәк-яракларга мохтаҗ булучылар шактый.
Ул башкаларга кирәк булганны сораган. Сөбханалла, кешенең күңел киңлеге!
— Без һуманитар ярдәм барып җитми димибез, әмма җыелган әйберләр төгәл мохтаҗ кешегә барып җитүен теләп оешкан идек. Килдек, таптык кешене, ә ул үзе дә куркуда, шомлануда, борчылуда. "Болар миңа кирәкми, кирәк булган кешеләргә таратыгыз", ди. Аңа да ул кирәк, әлбәттә, әмма миннән дә мохтаҗрак кешеләр бар дип бүлешүне сорады. Ул башкаларга кирәк булган әйберләрне бездән сораган. Сөбханалла, кешенең күңел киңлеге! — дип фикерләре белән уртаклаша Илнар. — Кая карама, барысы да даруга да, җылыткычка да, чатырлырга да мохтаҗ. Фонарьләрне тартып алырдай булдылар, чөнки кояш бату белән дөм караңгы, берни күренми. Алып килгән әйберләрне тараттык.
Халык талчыккан, алар кечкенә әйбергә дә сөенә. Күзләрендә – кайгы, сагыш
Эчәр суны алып киләләр. Юыну мәсьәләсе әле хәл ителмәгән. Кешеләрне ашату оештырылган, мәсәлән, бәрәңге алып килгәннәрен күрдек, әмма балалар кәнфит, шоколад, печеньеларга бик сөенде. Татлы ризык күңелләрен күтәрә. Халык талчыккан, кечкенә әйбергә дә сөенә. Күзләрендә – кайгы, сагыш. Әйе, алар исән калган, әмма тирә-якта бит күпме кеше үлде. Әйтәм бит, үлем исе борынга бәрә. Мин исән калдым дип сөенә дә алмыйлар кебек, без ничек исән калдык икән дип гаҗәпләнәләрдер... Әле якыннарын югалтканнар, таба алмаганнар бит күпме. Аларны күреп йөрәк ярыла. Алар барысы да бүгенге көн белән яши, бернинди дә иртәгәгә план кору юк.
Илнар сөйләвенчә, алар яшәгән шәһәргә дә мохтаҗларны, өйсез калган кешеләрне китерә башлаганнар. Русияле, татарстанлы, башкортстанлы кешеләр утырган чатларга буш фатирлар яки бүлмәләр булса, кешеләрне урнаштырырга сорап мөрәҗәгатьләр килә башлаган. Кемнең фатиры буш, зилзилә аркасында өйсез калучы төрекләрне бушлай урнаштыручылар да бар.
Илнар Мәрсиндә йортларны бераз гына селкетсә дә, никадәр куркыныч булганын искә ала, ә зилзилә аркасында җир белән тигезләнгән шәһәрләрдә кешеләр нәрсә кичергәнен күз алдына да китереп булмый ди. "Аллаһ теләсә, бер мизгелдә дөньяны астын өскә китерә ала, кеше гомере – бер мизгел. Бу очракта беренче көнне үк кешеләргә ярдәм итүгә керешә алмыйча югалып калуым өчен үземне әрлим. Оператив оешып, булганча ярдәм итәргә кирәк. Әмма алга таба да бу кешеләргә ярдәм кирәк булачак, мөмкин булганча тырышачакбыз", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум