Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сугышка каршы чыккан өчен 250дән артык кешене җаваплылыкка тартканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

135 кеше рөхсәтсез чараларда катнашкан, 123 кеше Русия гаскәрен "кимсеткән", диелә 

Татарстанда сугышка каршы чыккан өчен 250дән артык кешене җаваплылыкка тартканнар. 135 кеше рөхсәтсез чараларда катнашуы өчен штрафка тартылган һәм кулга алынган, ә 123 кешегә Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен штраф бирелгән.

Бу хакта республика эчке эшләр министрлыгының 2022 елга ясаган нәтиҗәләреннән күренә, дип яза "Коммерсантъ". Министр Артём Хохорин әлеге хисапны Татарстан дәүләт шурасына җибәргән диелә.

Документтан күренгәнчә, хакимиятләрне кисәтмичә үткәрелгән чараларны оештырган өчен 126 активистны җәзага тартканнар (Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе, 2 өлеше, 30 мең сумга кадәр штраф, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш бирүне, ун тәүлеккә кадәр сак астына алуны күз уңында тота).

9 кешене рөхсәтсез уздырылган чараларда катнашуда гаепле дип саныйлар (шул ук маддәнең 5 өлеше, 20 мең сумга кадәр штраф, 40 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш бирелергә мөмкин).

Моннан тыш Татарстан эчке эшләр министрлыгы террорчы юнәлештәге – 26, экстремист юнәлештәге – 22 җинаять эшен ачыклаган, диелә документта. 2021 елда шундый 41 һәм 29 эш ачыкланган булган, бер ел эчендә аларның саны өчтән бергә кимегән.

Куәт оешмаларында эшләүчеләр фикеренчә. Күпчелек җинаятьләрне Русиядә тыелган "экстремист" һәм "террорчы" дини оешмаларның вәкилләре кылган. Полиция хезмәткәрләре әйтик оппозиционер Алексей Навальный штабы вәкилләрен шундыйлар рәтенә кертә.

Актаныш районындагы зиратта тәре киселүе белән бәйле ачылган җинаять эше дә телгә алынган.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы "Чит ил легионы" һәм "Уң сектор" канунсыз кораллы оешмаларында катнашу өчен Украинага чыгарга теләгән ике кешене – неонаци идеология тарафдарларын тоткарлавын белдергән.
Украинадан Татарстанга китерелүчеләр арасында экстремист идеология тарафдарларын ачыклау эше оештырылган булган.

  • Сугыш башланганнан бирле Казанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә, Мәскәүнең Украинага һөҗүменә каршы протест чаралары узды. Казанда һәм башка шәһәрләрдә сугышка каршы чыгучыларда тентүләр узды.
  • Былтыр көз Азат Европа/Азатлык Радиосы татар-башкорт редакциясенең "Idel.Реалии" проекты "Бетсен сугыш" ("Нет войне") дип аталган китап чыгарды. Ул Идел буе төбәкләрендә яшәүче 40 кешенең Украинада Русия алып барган сугышка каршы хикәяләреннән тора.
  • Җыентык Азатлык һәм "Idel.Реалии" сайтларында 2022 елның мартыннан август ахырына кадәр чыккан әңгәмәләр нигезендә әзерләнгән. Мәсәлән, анда Фәйрүзә Канәфиева, Илмира Рәхмәтуллина, Наил Заһидуллин хикәяләре бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG