Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сталин үлеме. Татарның психологиясенә ясалган тәэсир күләме


Сталинның туган шәһәре - Гори, Грузия, 5 март 2017
Сталинның туган шәһәре - Гори, Грузия, 5 март 2017

5 март — Иосиф Сталинның үлгән көне. Быел аның үлеменә 70 ел. Тулы бер дәүләтне куркуда тоткан кешенең вафаты сәяси тероррның юкка чыгуына өмет чаткыларын тудыра. Берникадәр арыныла да, әмма җиде дистә ел узса да, Сталинның шәүләсе һаман да, аеруча Русия кешеләренә, тәэсир итә.

Сталинның үлгән көнен, 1953 елның 5 мартын язучы Рабит Батулла яхшы хәтерли. Сталин үлгәндә аңа 15 яшь була, 8нче сыйныфта укып йөргән чагы. Ул үлем хәбәрен мәктәптә ишетүен һәм моны игълан итәр өчен укучылар белән укытучыларны аерым җыйганнарын искә ала. Авылда бу хәбәрне ишетеп елаучылар күп иде ди.

— Бик яхшы хәтерлим 5 мартны. Сталин үлгән көн дип хәтердә уелып калган. Мәктәптәмен. "Линейка"га җыйдылар. "Сөекле юлбашчыбыз Иосиф Виссарионович Сталин вафат булды" диделәр. Бу хәбәрне ишеткәч, безгә кайтып китәргә рөхсәт иттеләр, — ди язучы. — Урта мәктәптә укыгач, балалар күп. Урамга чыктык, малайлар белән кайтып барабыз, кызлар елый. Бер укытучының хатыны бар иде, ул да урамда очрады, урам буйлап өйләренә кадәр үкереп, түгелеп елап кайтты. Елаганнары ихлас елагандыр дип уйлыйм, чөнки еларга кушканнарын хәтерләмим. Без, малайлар, сөендек! Сталин үлеме аркасында дәресләр булмаганга куанганбыздыр дип уйлыйм.

Мин кайгырмагынымны төгәл беләм, чөнки бәләкәй чактан ук "политически грамотный" булып үстем. Әбием Сталинны да, барлык кызылларны да "кәферләр" дип өйрәтте. Һәм Сталин аркасында мине әти беренче тапкыр бик каты итеп ярды. Беренче һәм соңгы очрак булды. Мин Сталин аркасында кыйналдым. Шулай булгач, мин аның үлгәненә сөендем.

Сталин үлгән көн
Сталин үлгән көн

Рабит Батулланың Сталин аркасында кыйналуы аның дүртенче сыйныфта укыган чагында була. 11-12 яшьләр тирәсе иде дип хәтерли ул аны.

— Әби миңа Сталинны кәфер дип өйрәтте, ә ул чакта татарлар арасында бу иң зәһәр бәяләмә иде. 1949 елда мин Сталин портретын яндырдым. Дүртенче сыйныфта укыган чагым, шул вакытта "Совет берлеге Конституциясе" исемле дәреслек бар иде, зур китап, анда бөтен Политбюро әгъзәларының төсле рәсемнәре ясалган. Һәрбер портрет үтә күренмәле кәгазь белән капланган. Мин Сталин рәсеме булган битне умырып алдым да базга төштем. Әле баз эчендә тагын бер керә торган бәләкәй урын бар. Шунда кеше күрмәсен дип рәсемне яндырдым. Берсе күрмәде, белмәде. Шуңа сәяси яктан мин иртә өлгергән кеше, — дип искә алуын дәвам итә ул. — Аннары тагын бер хәл булды. Ленинның туган көнендә укытучы апа дәрес уздыра, аның турында сөйләгәндер, Мөгыйлә апа сөйләп беткәч: "Балалар, сорау бармы?" дип сорады. Мин кулымны күтәрдем. "Әби Ленин белән Сталинны кәфер ди. Апа, бу дөресме?" дидем. Самимилек инде! Укытучы апа катып калды, агарды, кызарды, нишләргә белмичә: "Балалар, дәрес бетте" диде дә йөгереп чыгып китте. Ярый, рәхмәт төшкере, мәктәп мөдиренә түгел, ә ул ата коммунист иде, ә әти янына барган да бу хәлне сөйләгән.

Кайтып керсәм, әтинең кулында сыер, бозауны бәйли торган калын муенчак. Элмәк ягын әнигә кидерткән, ә чыбыркы ягы белән мине яра. "Кыл өстендә йөрим, алып китәләр, төрмәгә ябалар дип йөргәндә син, малай актыгы..." дип сүгә, орыша! Көчкә ычкындым да өйдән чыгып йөгердем. Аяк астында пычрак, баткак, салкын. Абзарга кереп качтым. Ә анда сарыклар, сыер... Өйгә кайтырга курыктым. Бәхетемә, күршеләр мунча яккан иде, шунда кереп йокладым. Әтидән бик каты эләкте, әмма ул бүтән миңа кулын күтәрмәде, шушы бер сәяси очрак булды.

Сталин үлгән көн, Мартин Манхоф архивыннан фото
Сталин үлгән көн, Мартин Манхоф архивыннан фото


Рабит Батулланың гаиләсе Сталин оештырган репрессиягә эләкми, әмма аның әтисе Мөхлис Икенче Дөнья сугышына китеп, әсирлеккә төшә. Могҗиза белән исән калып кайтса да, совет хакимияте андыйларны өйләренә кайтырмый, төрмәгә утырта. Мөхлис Батуллин да шул НКВД үз кешеләренә оештырган сират күперен үтә.

— Әти сугышта әсирлеккә төшкән кеше. Әтине "допрос"ларга гел йөрткәннәр, кыйнаганнар, канын эчкәннәр, мин аны аңламаганмын, бала бит. Ул сугышта яугир, аннары әсир буларак иза чиккән, кайткач та совет хакимияте аны төрмәгә тыккан. Әсирлеккә төшүе аркасында аны эшеннән алганнар, укытучы иде, әнине дә укытучылыктан алганнар. Имин булмаган кешеләр дип фикер йөрткән. Талантлы, тәҗрибәле укытучы әнидән колхозчы ясадылар, әтине "завхоз", ат караучысына әйләндергәннәр. Каныктылар аңа. Гел суккалап, каккалап тоттылар, — дип сөйли ул.

Рабит Батулла үз авылларында (Татарстаның Зәй районы, Җөри авылы - ред.) репрессия корбаннары бар иде дип искә ала. Сталин үлгәненә сөенечүләр дә булгандыр, әмма моны каты яшерәләр иде ди. Тел яшерү, кешеләрнең бер-берсеннән курку Сталин вакытында барлыкка килде, ул үлсә дә шүрләүдән халык арына алмады, бу гадәт канга сеңеп калды дип, саный Батулла.

Сталин үлсә дә, еллар узса да барыбер кешеләрдә курку калды

— Безнең авылда Бояр Фәсхи дигән кеше бар иде, аны төрмәгә яптылар. Яла ягу, әләк белән эләкте ул анда. Фәсхи Сталин рәсемен ерткан дип сельсоветка әләкләгәннәр, аннары НКВД аны алып та киткән. 10 ел утырды! Әллә баласы ялгыш ертканмы аны, әллә нәрсә - белгән юк, әмма кешенең гомеренең 10 елы зинданда узган. Еллар узгач, бер ашта очрашкан идек. Сораштырып карадым, Хәсән Туфан белән утырдым дип әйтте, әмма артыгын сөйләмәде, төрмәләр, нәрсә өчен утырганын турында сөйләү гел куркыныч иде, — дип фикерләре белән уртаклаша язучы. — Сталин үлсә дә, еллар узса да барыбер кешеләрдә курку калды. Ачылып сөйләшүнең хөкемен никадәр ачы булганын кешеләр чамалый иде. Акны карадан аеручылар бар иде, әмма сөйләп йөрмәделәр. Тел яшерү бар иде. Ул кешенең канына сеңде.

Сталин чорында барлыкка килгән курку хисе татар милләтнең умырткасын сындырды. Хәзер дә куркабыз. Борыңгы мәдәниятле халык бит без, ә совет чорында посып яшәргә өйрәндек. Артык сөйләмә, телеңне тый, шыпырт кына бул, дәшмә, артың, алдыңны кара кебек әйтемнәр нәкъ Сталин чорында барлыкка килә ала. Бу әйтемнәр шулкадәр начар тәэсир итте кешеләр психологиясенә, шаккаткыч! Хуҗа булып яшәргә дә, иркен фикерләргә дә өйрәнми калды кешеләр.

Кешеләрне әләкләргә, бер-берсе өстеннән "донослар" язуга да хакимият этәрде

Бар нәрсәдән дә куркып яшәү Сталин чорында галәмәт нык булды. Бу сүзләр, бу әйтемнәр хәзер яңадан киң кулланышка кайтыр, мөгаен. Кешеләрне әләкләргә, бер-берсе өстеннән "донослар" язуга да хакимият этәрде. Кешедә көнләшү сыйфаты бар ул, һәр җәмгыятьтә, һәр кешедә бар, әмма сәяси режим шушы начар хисләрнең өскә чыгарырга этәрә, котырта. Сәяси атмосфера нинди, кеше шуңа яраклаша. "Донос" язу Сталин заманында чәчәк атты. Әләкләү шешәдән чыккан җен кебек булды.

Сталин шәхесе тарихка репрессияләр белән кереп калды. Ул урыс булмаган халыкларны юк итте, милләтләре аркасында миллионлаган кешеләргә депортацияләр оештырды. Нахакка хөкем ителеп атылу, сөргенгә җибәрелү, "спецпоселениеләр", лагерьләрдә ябып тотылу, анда вәхшиләрчә мыскыл ителү, кешелектән чыгару шартларында яшәтү аша миллионлаган кеше узды. Күпләр төрмәләрдән кайтмады, шунда ачлыктан, салкыннан, авыр эштән үлеп калды, кемдер үтерелгән, исән калганнары исә сындырылган, кеше буларак юк ителгән килеш кайта. Беренче чиратта Сталин әмере белән фикер ияләре, милли интеллигенция, руханилар, хәлле кешеләр юк ителә.

Энн Эпплбаум "ГУЛАГ. Паутина Большого террора" китабында Сталин оешырган репрессияләрнең масштабын санап чыгарырга тырыша. ГУЛАГ системы, сөрген, депортацияләр аркылы 28,7 миллион кеше узган дип саный ул. Төрле тарихчылар исәпләвенә караганда, ГУЛАГ лагерьләре һәм сөрген кешеләре өчен махсус "поселение"ләрдә 1929 елдан алып 1953 елга кадәр кимендә 2,7 миллион кеше һәлак булган. Бу санга 1934-1953 еллар аралыгында сәяси карарлар нигезендә атып үтерелгән кешеләр керми. Тарихчылар Сталинның әмере белән сәяси тоткын буларак атып үтерелгәннәр саны кимендә 786 мең кеше була ала дип саный. Китап авторы бу саннарга "допрос"лар алган, тикшерү вакытында гомерләре өзелгән кешеләрнең дә, лагерьләргә сөргенгә җибәрелеп юлда үлгәннәрнең саны да исәпкә алынмаган ди.

Иосиф Сталин репрессияләрне 1918 елда башлап, 1930нчы елларда кешеләрне куркыту, юк итү механизмын системга сала, аның кулы белән ул тормышның бер өлешенә әйләнә. Бу барысы да халыкның күз алдына башкарыла һәм халык аны сабак итеп озак елларга үзенә киртләп куя. Шул исәптән татарлар да. Татарларның үтә дә сакчыл булуы 1552 елдагы вакыйгаларга да бәйле, әмма Сталин чоры бу курку, артык сакчыл булу сыйфатын ныгытып кына куя.

Сталин чоры кешеләргә, татарларга ничек тәэсир итүе аерым өйрәнелмәгән, аның хакында фәнни хезмәтләр юк. Шулай да галим Искәндәр Ясәвиев Сталин чорында милли интеллигенциянең юк ителүе кешеләрнең хәтерендә яши, шуңа да дәшмәү, тел яшерү - исән калуның бер ысулы булган һәм әле дә кала дип аңлата.

Милләтнең зыялылары, руханилары, асыл шәхесләре юк ителә

— Совет берлегендә булган террор постсовет халыкларының мәдәниятенә, шул исәптән татарларның мәдәниятенә әле дә тәэсир итә. Дәшмәү, хакимияткә тулысынча ышану, аның алдында баш ию практикасы урысларда да, шул исәптән татарларда да бар. Ул киң таралган һәм бу курку хисе белән бәйле, — дип сөйли Ясәвиев. — Бу татарларның тирән психологик травма алуы белән аңлатыла һәм бу травма дәүләт террорына бәйле. Милләтнең зыялылары, руханилары, асыл шәхесләре юк ителә. Моңа кешеләр шаһит була һәм дәшмәү - исән калуның бер мөмкинлеге дигән нәтиҗә ясала. Телне тыйсаң, сиңа, гаиләңә тимиләр дип уйлый кеше.

Сталин үлсә дә аның җинаятьләренә бәяләмә бирелмәде, террорны оештыручыларга мәхкәмәләр оештырылмады, аларга хөкем карарлары чыгарылмады. Сталинны башка "генсек" алыштырды, аннары өченчесе килеп утырды, шулай дәвам итте... Корылган хакимият системы озак еллар исән калды. Кешеләр кулга алулар, төрмәгә утыртулар, атып үтерүләр янә әйләнеп кайтыр дип куркып яшәде. Һәм, ни гаҗәп, алар хаклы булып чыкты.

Бары тик дистә еллар иреклектә яшәгәндә, көчле гражданнар институтлары тулы көчкә эшләнгәндә, бәйсез мәхкәмәләр системы булганда, кеше үзен тулы хокуклы итеп тойганда, кеше гомере дәүләтнең иң мөһим кыйммәте булып саналаганда гына кешеләр Сталиннан калган курку, хакимият алдында баш ию, аңа лояльлек күрсәтү кебек сыйфатлардан арылачак. Кызганычка, Русиянең дә, Татарстанның да әлегә мондый ирекле дистә еллары булмады. Алда күрергә язсын.

Сталинны данларга тырышу

2022 елда Чаллының "Смеем мечтать" хосусый мәктәбенең ишегалдында Сталинга һәйкәл урнаштырылачагы хәбәр ителде. Җәмәгатьчелектә бу сораулар тудырды, мәктәп һәйкәл темасын башкача күтәрмәде.

2016 елда "Русия коммунистлары" фиркасе әгъзәлары, активистлар Казанның Җиңү паркында Сталин бюстын урнаштырырга, Чаллыда аның исемендә урам булдырырга, бюстын да куярга тәкъдим итте. Бу инициатива Татарстанның Мәдәният министрлыгы тарафыннан кире кагылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG