Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәүче иргә диварларга сугышка каршы сүзләр язуы өчен җәза бирелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул шәһәрдәге йорт диварларына сугышка каршы сүзләр язган. Иргә 2023 елның декабренә кадәр төнлә өеннән чыгу һәм рөхсәт алмый торып шәһәрдән китү тыела.

Казанның Совет районы 11нче мәхкәмә бүлгесе хөкемдары казанлы Владислав Вахитовның тугыз айга иреген чикләү карары чыгарган, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".

Ул "вандаллык" кылуда (Җинаять кодексының 214 маддәсе, 2нче өлеше) гаепле дип табылган.

"Сетевые свободы" проекты хәбәр итүенчә, иргә 2023 елның декабренә кадәр төнлә өеннән чыгу һәм рөхсәт алмый торып шәһәрдән китү тыела. Владислав Вахитовка җинаять эшен былтыр сентябрьдә, "Татарстан башкаласы урамнарында буяу баллоны белән сугышка каршы 12 язу язганы өчен" ачканнар.

Ир мондый язулар калдыруын таныган һәм әлеге буяуларны бетерү өчен тотылган чыгымнарны да каплаган диелә. Әлеге эштә зыян күрүчеләр дип табылган идарәче ширкәтләр җинаять эшен җәза бирми генә дә туктатуларына риза булган. Шулай да прокуратура сугыш барганда мондый язулар ( аларда Русия президентының исеме дә телгән алынган булган) язу - "җәмәгатьчелек иминлегенә һәм әхлакка гадәттән тыш куркыныч тудыра" дип тапкан, диелә.

  • Узган ел Татарстанда сугышка каршы чыккан өчен 250дән артык кешене җаваплылыкка тартканнар. 135 кеше рөхсәтсез чараларда катнашуы өчен штрафка тартылган һәм кулга алынган, ә 123 кешегә Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен штраф бирелгән.
  • Сугыш башланганнан бирле Казанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә, Мәскәүнең Украинага һөҗүменә каршы протест чаралары узды. Казанда һәм башка шәһәрләрдә сугышка каршы чыгучыларда тентүләр узды.
  • Былтыр көз Азат Европа / Азатлык Радиосы татар-башкорт редакциясенең "Idel.Реалии" проекты "Бетсен сугыш" ("Нет войне") дип аталган китап чыгарды. Ул Идел буе төбәкләрендә яшәүче 40 кешенең Украинада Русия алып барган сугышка каршы хикәяләреннән тора.
  • Җыентык Азатлык һәм "Idel.Реалии" сайтларында 2022 елның мартыннан август ахырына кадәр чыккан әңгәмәләр нигезендә әзерләнгән. Мәсәлән, анда Фәйрүзә Канәфиева, Илмира Рәхмәтуллина, Наил Заһидуллин хикәяләре бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG