Accessibility links

Украинадагы сугыштан качкан хатын-кызны Русия ватандашлыгы алудан баш тартуы өчен бер еллап психиатрия хастаханәсендә "дәвалаганнар"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2022 елның маенда Харьковта яшәүче Иринаны автобус белән Белгородка алып чыкканнар һәм ул вакытлыча тоту пунктына эләккән. Үзе турындагы мәгълүматны бирүдән баш тартуы өчен Иринаны вакытлыча тоту пунктыннан Белгород психик авырулар хастаханәсенә җибәргәннәр диелә.

Сугыш сәбәпле Украинадан Русиягә китерелгән хатын-кызны Русия ватандашлыгы алудан баш тартуы өчен, бер елга якын җәзалау психиатриасына дучар иткәннәр. Февраль ахырында хокук яклаучылар аны психик авырулар хастаханәсеннән алып китеп, Украинага чыгара алган.

Бу вакыйга хакында "Можем объяснить" Telegram-каналына хокук яклаучы Алексей Прянишников сөйләгән.

2022 елның маенда Харьковта яшәүче Иринаны автобус белән Белгородка алып чыкканнар һәм ул вакытлыча тоту пунктына эләккән. "Медицина документларында Иринаның Белгородка туганнарына килүе әйтелгән, әмма ул үзе бу шәһәрдә беркайчан да бернинди туганнары булмавын әйтә", ди Прянишников.

Үзе турындагы мәгълүматны бирүдән баш тартуы өчен Иринаны вакытлыча тоту пунктыннан Белгород психик авырулар хастаханәсенә җибәргәннәр диелә. "Үзең турында мәгълүмат бирүдән баш тарту – хастаханәгә җибәрү өчен сәбәп була алмый, әмма кызганыч, бу - мондый беренче очрак кына түгел", ди Прянишников.

Белгород психик авырулар хастаханәсендә Ирина 2022 елның 10 августына кадәр булган, соңрак аны Сарытау өлкәсенең Энгельс психик авырулар хастаханәсенә яткырганнар.

Табиблар аңа галоперидол биргән, бу дару шизофренияне дәвалауда совет чорында ук кулланылган. Бөтен цивилизацияле дөньяда ул шактый зарарлы дару буларак билгеле, дип аңлаткан хокук яклаучы.

Иринаның украин документлары булмау хәлне катлауландырган гына. Түрәләр аны Русия ватандашлыгы алсаң, хастаханәдән чыгарабыз дип, берничә мәртәбә шантажлаган, әмма Ирина баш тарткан. "Нигә шундый юллар белән Русия ватандашлары итәләрдер – фаразларга гына кала. Мөгаен, украиннар Русияне сайлады дип әйтү өчендер, ягъни пропаганда максатлары бар", ди Прянишников.

Иринаны биш ай буе улы эзләгән. 2022 елның сентябрендә ул аны Энгельс хастаханәсендә таба алган. Әмма сугыш хәле кертелү сәбәпле, әнисе артыннан чыгып китә алмаган.

Гыйнвар аенда бу эшкә хокук яклаучы Прянишников кушылган. Иринаның улы "ак паспорт" – ягъни кабат Украинага кайту өчен бу илнең ватандашы булуны раслаучы документ алган.

21 февральдә Прянишников һәм Сарытаудан бер адвокат Ирина белән хастаханәдә очрашуга рөхсәт ала алган.

"Алдан игълан ителмәгән бу күрешүгә табиблар әллә ни сөенмәде, нигәдер эчке эшләр министрлыгының миграция бүлекчәсе белән киңәшләштеләр. Шулай да, төш вакытына бирештеләр һәм Иринаны элеккеге кебек Русия ватандашлыгы алуны таләп итми генә җибәрделәр", дип сөйли хокук яклаучы.

23 февраль кичендә Ирина инде Харьковта булган, ул ун ай аерылып торганнан соң улы белән күрешкән диелә.

  • Сугыш башланганнан соң, Русиягә күчеп киткән кешеләрне Украина рәсми рәвештә "мәҗбүри депортацияләнүчеләр" дип саный. Ил хакимиятләре әйтүенчә, Русия гаскәрләре һуманитар коридорларны ачмау сәбәпле, кешеләр Украина контролендәге төбәкләргә китә алмаган һәм аларның сайлау юлы булмаган. Украиннарны Татарстан һәм Башкортстанга да китерделәр.
  • Февраль уртасына Татарстан эчке эшләр министрлыгы биргән мәгълүматларга ярашлы, республикада фетнәчел Донецки һәм Луһанскидан, аннексияләнгән Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән, шулай ук Украинаның "аерым җирләреннән" китерелгән 2007 кеше яши.
  • Кешеләрне яшәтүгә – 913 сумга кадәр, ашатуга - 415 сумга кадәр акча бүленә. Аны Русия бюджетыннан, Украина ватандашларын вакытлыча урнаштыру пунктлары ясаган оешмаларга түлиләр. Шул рәвешле Татарстан Украинадан китерелгән бер кешегә көненә 1328 сум тота.
  • Июнь башында Башкортстанда Украинадан китерелгән бер кешегә тәүлегенә якынча 1450 сум бүлеп бирәчәкләре әйтелде.
  • Былтыр декабрь ахырында "Медиазона" сугышның беренче сигез аенда 300 мең украин Русия ватандашлыгы алган, күбесе мәҗбүр ителгән, дип язган иде. Басма язуынча, әйтик кечкенә баласы булган бер гаиләне Кырымга китергәннәр, бала авырган, аңа медицина ярдәме күрсәтсеннәр өчен гаиләләре белән Русия паспорты алырга мәҗбүр калганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG