Accessibility links

Әлмәттәге мәхкәмә социаль челтәрдә сугышка каршы фикер калдырган хатын-кызга 30 мең сум штраф салган


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Ул сугышта һәлак булган Татарстан солдаты турындагы пост астында фикер калдырып, "Рашист хөкүмәте үләргә шундыйларны җибәрә дә. Украинага дан! Батырларга дан! Фашистлар беркайчан җиңмәгән!" дип язган булган.

Татарстанның Әлмәт районы мәхкәмәсе Ләйсән Әхсәнованы гаскәрне "дискредитацияләүдә" гапле дип тапкан һәм аңа 30 мең сум штраф салган. Бу карар мәхкәмәнең эш кәгазьләреннән күренә.

Эш материалында әйтелгәнчә, быел 7 гыйнварда Ләйсән Әхсәнова "Махсус операциядә татарстанлы һәлак булды" дигән пост астына үз фикерен калдырган. "Башка илдә нәрсә эшләгән соң ул? Мин иремне дә, улымны да кеше үтеререгә башка илгә җибәрмәс идем! Ул – каһарман түгел. Кемне яклаган? Гаиләсенме? Әнисенме? Аның өенә кергәннәрме? Фашистлар кебек үзебез кердек", "Рашист хөкүмәте үләргә шундыйларны җибәрә дә. Украинага дан! Батырларга дан! Фашистлар беркайчан җиңмәгән!", дип язган.

Аңа беркетмәне 28 февральдә төзегәннәр.

Мәхкәмә карарынча, үз гамәлләре белән Әхсәнова "халык алдында Русия кораллы көчләренә булган ышанычны һәм аның абруен какшатучы гамәлләр кылган". Мәхкәмәдә гаепләнүче үз гаебен таныган диелә.

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Гаскәрне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат "дискредитацияләгән" өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
  • 2022 елда Татарстанда сугышка каршы чыккан өчен 258 кешене җаваплылыкка тартканнар. 135 кеше рөхсәтсез чараларда катнашуы өчен штрафка тартылган һәм кулга алынган, ә 123 кешегә Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен штраф бирелгән.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG