Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Украина Русия снайперларын өч баланы көчләүдә гаепли, аларның берсенә дүрт яшь булган


Гаепләнүчеләр – Русиянең 15нче аерым мотоукчы бригада снайперлары, 32 һәм 28 яшьлек ирләр диелә. Бу гамәлләрне кылучы ике хәрбинең дә һәлак булуы әйтелә.

Украина прокуратурасы Русиянең ике хәрбиен Киев өлкәсендәге Бровары шәһәрендә яшәүче алты кешене җенси көчләүдә гаепли, алар арасында дүрт яшьлек кыз, аның әнисе һәм көмәнле хатын-кыз да булган. Бу хакта оешма документлары белән танышып, Reuters агентлыгы хәбәр итә.

Прокуратура мәгълүматынча, Броварыда хәрбиләр тыныч халыкны куркыту өчен көчләгән, талаган. Материалда әйтелгән күпчелек җинаятьләр былтыр 13 мартта, хәрбиләр исерек хәлдә яшь гаилә яши торган өйнең ишегалдына бәреп кергәннән соң булган диелә.

Гаепләнүчеләр дүрт яшьлек кызның әтисен кыйнаган, аны тезләндергән һәм корал белән янап, хәрбиләр хатынын ничек көчләгәнне карап торырга мәҗбүр иткән. Документлардан күренгәнчә, солдатларның берсе балага "мин синнән хатын-кыз ясыйм" дигән, һәм баланы көчләгән.

Агентлык язуынча, соңрак ике снайпер күршедәге йортка кергән, өлкән яшьтәге парны кыйнаган, 41 яшьлек йөкле хатынны һәм 17 яшьлек кызны көчләгән. Өченче йортта хәрбиләр 15 яшьлек кызны һәм аның әнисен көчләгән диелә.

Гаепләнүчеләр – Русиянең 15нче аерым мотоукчы бригада снайперлары, 32 һәм 28 яшьлек ирләр диелә.

Прокуратура документларында әйтелгәнчә, 32 яшьлек гаепләнүче (агентлыкка аның исеме билгеле түгел) һәлак булган, ә Евгений Чернокнижный исемле икенчесе Русиягә кайткан.

Журналистлар интернетта Чернокнижныйның телефонын табып шалтыратканнар. Аларга бер ир-ат җавап биргән, ул үзен хәрбинең абыйсы дип таныштырган һәм елап Евгений һәлак булды дигән. Reuters бу мәгълүматны раслый алмавын искәртә.

Шаһитләрдән сорау алган прокурорлар белдерүенчә, Русия хәрбиләре көчләячәк хатын-кызларын алдан ук сайлап куйган.

Reuters җибәргән сорауларга Русия саклану министрлыгы җавап бирмәгән.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Русия хәрбиләренең украиннарны көчләве белән бәйле 154 очракны ачыкланды, дип белдергән иде Украина баш прокуратурасы. Җенси җинаятьләрне Украинаның басып алынган җирләрендә кылганнар диелде.
  • Былтыр май уртасында украин хатын-кызларын көчләүдә Татарстаннан хәрби - 21 яшьлек Булат Фассахов та катнашуы әйтелде. "Ул бер украин гаиләсенә бәреп кергән, бөтен гаилә әгъзаларын базга япкан, бер яшь кызны гына калдырган. Гаиләсен атып үтерү белән янап, бу солдат шул кызны көчләгән", диелгән иде Украина иминлек хезмәте хәбәрендә.
  • 30 майда Украина баш прокуроры офисы Русия хәрбиләренең хатын-кызларны көчләве турындагы беренче эшне мәхкәмәгә тапшырды. "Ирне үтереп, аның никахсыз яшәгән хатынын көчләгән өчен Русия кораллы көчләренең 90нчы гвардия танк Витебски-Новгород дивизиясенең 239нчы полкы хәрби хезмәткәре Михаил Романовны хөкем итәчәкләр ", дип белдерде Украина баш прокуроры Ирина Венедиктова.
  • Ноябрьдә 90нчы танк дивизиясенең 6нчы танк полкы хәрбиләре Ринат Хәкимҗанов һәм Арслан Салиховның Украинада йөкле хатын-кызны көчләүдә, кешеләрне талау һәм җәфалауда шикләнелүе билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG