Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан ата-аналары мәгариф җитәкчелегеннән Казан мәктәбендә "Я - русский" җырын җырлатуны тикшерүне сорый


Илсия Әхмәтгалиева
Илсия Әхмәтгалиева

Ата-аналар мәктәпне сәясәт мәйданына әйләндерүгә ризасызлык белдерә.

Татарстан ата-аналары төркеме Казанның 168нчы лицеенда балаларны "Я - русский" җырын җырлатып, кулларын өскә чөяргә мәҗбүр итүгә ризасызлык белдерде һәм бу хәлне тикшерүне сорап республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга хат җибәрде. Аңа 17 кеше имза куйган. Бу хакта Азатлыкка төркем лидеры Илсия Әхмәтгалиева хәбәр итте. Хатның күчермәсе редакциядә бар.

Мөрәҗәгатьтә әлеге күренеш балаларның хокукларны бозу диелә. "Татар һәм мөселман балаларын мәҗбүри рәвештә кул күтәртеп "мин - урыс" дип кычкырту - баланың милли үзбилгеләнүенә һөҗүм ясау, бала аңы белән психологик яктан манипуляция. "Мин - россиян" дигән сүз әле килешер иде. Мәктәп ул - белем бирү оешмасы! Без балаларыбызны, белем алып кеше булсыннар өчен, дәүләткә ышанып, мәктәпкә чыгарып җибәрәбез. Ә аларга НАТО, Донбасс, сәясәт турында сөйлиләр, хәзер җитмәсә аларның шәхси, рухи кыйммәтләренә дә һөҗүм башланды. Инде математика, физика дәресләре урынына балаларга мылтыктан ату дәресләре кертеп, 10-13 яшьлек солдатлар гына ясыйсыгыз калды!", диелгән хатта.

Илсия Әхмәтгалиева шулай ук мәктәпнең аклануларын да кабул итеп булмый дип саный. Җомга иртән мәктәп сайтында интернетта таралган видеоны "фейк" һәм монтаж дип язып чыкты.

"Бу мәктәп мөдиренең аклануында логика юк дип саныйбыз. Сөйләвен дә хатын үзе сөйли, балалар да, актлар залы да фонга монтаж белән тыгылмаган. Балаларның җырны үзләре сайлаганын-сайламаганын хәзер дәлилләп булмый. Ә менә сөйләүче ханым махсус мәгариф идарәсеннән бу идеологияне иңдерер өчен җибәрелүе ачык билгеләнде. Димәк, бу эш үзәкләштерелгән тәртиптә эшләнә. Әле бу безгә күренгән өлеше генә", диде төркем лидеры Илсия Әхмәтгалиева.

14 мартта DOXA басмасы Казан мәктәпләренең берсендә төшерелгән видео чыгарды. Әлеге видеода балаларны "Я — русский!" дип кычкырып бер кулын өскә күтәрергә мәҗбүр итәләр. Азатлык бу видеоның 186нчы лицейда төшерелгәнен ачыклады.

23 февраль уңаеннан үткәрелгән мәктәп чарасында лицейның актлар залында җыелган укучылар җырчы Шаманның "Я — русский" җырын тыңлый. Алар алдында чыгыш ясаучы ханым балаларга кулларын өскә күтәрергә куша.

"Я — русский!" дигән җыр бар. Кулны өскә күтәрәбез. Милләтегез турында сүз бармый. Сүз Русия Федерациясе ватандашлыгы турында бара. Сез барыгыз да Русия ватандашлары дип өметләнәм. Нәрсә, урыс түгелме әллә сез? Мин аңлыйм, кемдер урыс түгелдер дә, ләкин ватандашмы соң? Әллә юкмы? Юкмы? Алайса сезгә чит илгә күченеп китәргә кирәк" дип сөйли агитатор ханым Шаманның "Я — русский" җыры яңгыраган вакытта.

Азатлык әлеге видео уңаеннан 186нчы лицейда балалары укыган ата-аналар белән дә сөйләште. Кайберләренең моңа ачуы чыкса, кайберләре әлеге җырны җырлаудан проблем күрми.

Казан мәгариф идарәсе 186нчы лицейда булган хәлгә аңлатма биреп, әлеге вакыйгадан өстәмә мәгънә эзләргә кирәкми диде.

"Шушы көннәрдә мәктәпләр "Зур тәнәфес" ("Большая перемена") фестиваленә әзерләнә. Репетициянең бер өлеше социаль челтәрләргә эләккән. Конкурс программасы өчен мәктәпләрнең берсе җырчы Шаманның "Я — русский!" җырын сайлаган. Залда утырган мәктәп укучыларының җырлап кул чөюе — коллектив әзерләгән номерның бер өлеше генә. Анда өстәмә мәгънәләр эзләп утырырга кирәкми. Балалар белән аралашкан педагогның гамәлләре укучыларны кимсетми дип ышанабыз. Шулай да, ул хезмәткәргә сүзләрне игътибарлырак сайларга һәм укучылар белән корректрак аралашырга кирәк дип әйтелде."

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Мәсәлән, балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес укыталар, ә уку елы башыннан мәктәпләрдә һәр яңа атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.
  • Былтыр 6 июльдә Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Оешма яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк һәм аларда "Русиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә дөньяга караш формалаштырачак" дип белдерделәр. 18 декабрьдә Мәскәүдә оешманың беренче җыены узды. Анда катнашучылар хәрәкәткә "Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") дигән исем сайлады.
  • 1 февральдә Татарстанда яңа "пионерия"нең беренче бүлекчәсе ачылды, ул Яшел Үзәндәге Ломоносов исемендәге 18нче лицейда урнашты.
  • Физика-математика фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин фикеренчә, патриотлык юнәлешендәге эшләр алып барылуга күрә, яңа хәрәкәтнең максат-бурычлары хакимиятне яратырга өйрәтү булачак. Тик ул аны озын гомерле булмас дип фаразлый.
  • Инженер Азат Сәйфетдин исә бу уңайдан "Совет берлеген җимерелүдән бер партия хөкүмәте, комсомол һәм балаларның пионер оешмасы коткара алмагач, хәзер дә "патриотизм вертикален" торгызу бушка гына булачак. Бюджетка да зыян киләчәк – меңнәрчә кеше берәр файдалы эш урынына буш сүз сөйләп, шуңа акча алып ятачаклар", дип фикер белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG