Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядәге зилзиләдә биналар җимерелү белән бәйле 1,3 мең кешегә җинаять эше ачылган


Җир тетрәүдән соң җимерекләр, Каһранмараш

"Мәхкәмәләр эшен дәвам итә. Тиздән бу кешеләргә гаепләүләр белдереләчәк, бөтен гаеплеләр гадел хөкем каршына басачак”, дигән Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган. 

Төркия хакимиятләре февральдә булган җир тетрәүдә биналар җимерелүне тикшерә башлаган. Табигать казасында өйләр ишелүгә гаепле була алырдай 1,3 мең кешегә эш ачылган.

"1,3 мең кешегә тикшерү эшләре башланды, шикләнелүчеләрнең 302се кулга алынды. 312 кешене тоткарлау өчен карар чыкты. Читкә чыкмау турындагы имза куйдырып, 466 шикләнелүчене җибәрделәр, алар арасында 56 бина хуҗасы, бинаны төзүдә катнашкан 85 кеше, биналар корылмасына үзгәрешләр керткән 34 зат бар. Мәхкәмәләр эшен дәвам итә. Тиздән бу кешеләргә гаепләүләр белдереләчәк, бөтен гаеплеләр гадел хөкем каршына басачак", дигән Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган.

Кулга алынганнар арасында 106 кеше – бинаны төзүдә катнашкан, 163 кеше – төзелештә җитәкчелек иткән, 18 кеше бина корылмасына үзгәрешләр керткән булган, дип тә белдергән Төркия башлыгы.

Эрдоган әйтүенчә, җир тетрәү булган урыннарда яңа йортларның нигезе бүген үк салына башлый. Барлыгы 650 мең бина төзү ниятләнә.

  • Быел 6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында көчле җир тетрәү булган иде. Моны Төркия белән Сүрия тарихында иң көчлеләрнең берсе диләр. Беренчесенең үзәге Төркиянең Газиантеп шәһәрендә иде. Икенчесе - шулай ук Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә. Зилзилә дәрәҗәсе 7,5-7,8 балл булды. Төркиядә 12 февральгә кадәр матәм игълан ителде.
  • 21 мартка булган рәсми мәгълүматка күрә табигать казасында Төркиядә 50мең 96 кеше үлгән, 107 мең 204 кеше яраланган.
  • Төркиядә хакимиятләрдән һәм төзүчеләрдән җитди канәгатьсезлек белдерәләр, сейсмик актив зоналарда күпкатлы биналар төзегәндә тиешле кагыйдәләр үтәлмәгән, дип саныйлар. Ил президенты Рәҗәп Эрдоганны да тәнкыйтьлиләр. Моңа җавап итеп Эрдоган бу кадәр җимергеч зилзиләгә алдан әзерләнү мөмкин түгел иде, дип белдерде.
  • Төркиядәге көчле җир тетрәү нәтиҗәләре илдә быел 14 майда узасы сайлауларда да чагылыш табарга мөмкин дип саныйлар. "Бу фаҗига оппозициягә күп мөмкинлекләр, хакимиятне тәнкыйтьләргә форсатлар ачты. Һәм алар моны сәяси көрәштә актив куллана. Шуңа күрә җир тетрәү хакимият шансларын киметергә мөмкин", — дигән иде журналист Яшәр Ниязбаев.
  • "Төркия халкының 15%ы җир тетрәүдән зыян күргән районнарда яшәгән. Алардан якынча 70% Эрдоган өчен тавыш биргән. Күз алдына китерегез, хәзер аларның нинди өлеше фикерләрен үзгәртәчәк. Анда туганнарын-якыннарын югалткан кешенең кәефен чамалый алабыз", — ди Ниязбаев.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG