Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флүрә Талипова-Коләхмәтова: "Татар эстрадасы халыкны тәрбияли ала"


Флүрә Талипова тамашачы залында гармун белән "Шахта көе"н җырлады
Флүрә Талипова тамашачы залында гармун белән "Шахта көе"н җырлады

Автор-башкаручы, композитор Флүрә Талипова-Коләхмәтова — татар эстрадасында милли, сәяси, фәлсәфи җырлар башкаручы сирәк җырчыларның берсе. Ул 14 мартта — Казанның "Чулпан" мәдәният йортында, 16 мартта Әлмәт районы Иске Әлмәт мәдәният йортында юбилей концертларын уздырды. Азатлык хәбәрчесе аның белән Татарстанга күченгәндә булган өмет-хыяллары, халыкның сәяси җырларга мөнәсәбәте, атказанган исеме бирелмәү һәм башкалар турында сөйләште.

"ТОРМЫШ —​ ҮЗЕ СӘЯСӘТ"

— Флүрә ханым, Казанда узган юбилей концертыннан канәгать калдыгызмы?

— Канәгать. Бик зурлап оештырдык, 23 артист катнашты, өч сәгатькә якын барды. Билетлар да шактый сатылды.

— Сез гастрольләргә дә чыгасызмы?

Ротациягә бирерлек акчам да юк. Акча түләмәсәң, бөтенләй яңгыратмыйлар

— Узган ел, пандемия беткәч үк, Казан, Чаллы, Мамадышта концертлар куйдым. Аннары районнарга чыгып киттек. Ул програм иҗатыма 20 ел тулуга багышланган иде. Бөтен Русия буйлап Сабантуйларда да йөрибез. Әлеге юбилей концерты програмы Казанда, Иске Әлмәттә булды. 4 апрельдә Чаллыда, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында булачак.

— Тукайның туган көненә Шигырь бәйрәменә чакырдылармы соң?

— Юк. Әле програм юктыр анда.

— Сезнең радио-телевидениеда да җырларыгыз яңгырамый. Үзегез ротациягә бирмисезме, әллә тыялармы?

— Нәкъ менә хәзерге вакытта пандемия вакытында алган кредитымны түлим, ротациягә бирерлек акчам да юк. Акча түләмәсәң, бөтенләй яңгыратмыйлар. Марат Кәбировның пандемиягә багышланган шигыренә көй яздым да, "Мәйдан"га шалтыратып сорадым: мондый җырны куяр идегезме, дидем. Ул җыр шуның белән тукталды. Быел Әфган сугышы турындагы бер поэмасын укыдым. Шуннан җыр туды. Концертларымда ул җырны башкарам.

— "Шахта көе" дигән татар халык җырын концертыгызда гармун белән залга, тамашачы арасына төшеп башкарасыз. "Китәм инде Донбасска" дигән җыр сүзләре бүген бөтенләй башка яңгыраш ала... Әфган сугышында үлгән малай исеменнән башкарылган җыр да сугышка багышланган.

"Уян, халкым" дигән җыр да сугышны фаш итү турында

— Без сәясәт белән кызыксынмыйбыз, диләр алар. Тормыш — үзе сәясәт бит. Уянып радионы ачтың яки телевизор кабыздың икән — сәясәт. Кибеткә кердең икән, бәяләр үскән — сәясәт. Өеңнән чыкмый утырсаң да, айга бер квартплата түләргә кирәк, ул да чүпрә кебек күперә — бу да сәясәт. Син аның белән кызыксынмасаң да, ул үзе синең белән бергә яши. Җыр — күңел ачу гына түгел, ул — фәлсәфә, көрәш. Мин һуманлык яклы, кеше канын кою тормыш фәлсәфәмә сыймый. Мин җырларым белән көрәшәм. "Уян, халкым" дигән җыр да сугышны фаш итү турында. Кемгәдер — зиндан, кемгәдер — үлем, кемгәдер — дан...

Ул хакта хәзер кычкырып әйтергә ярамый — Татарстан Конституциясеннән дә сугышны пропагандалау тыела дигән бүлек алып ташланды. Кайбер районнарда мобилизацияләнгән солдатларның ата-анасын бушлай концертларга кертергә дигән әмер булган. Тик җырчыларга моның өчен бернинди компенсация түләнми, урыннарын гына алалар. Сезгә дә шундый сүз әйтелмәдеме?

— Әлегә андый сүз булмады. Мин аларны кертүгә каршы түгел. Бәлки, күп сәяси вакыйгаларга башкача карый башларлар.

"МИЛЛИ КҮТӘРЕЛЕШ МИНЕ ТАТАРСТАНГА КИТЕРДЕ"

­— Сез Татарстанга күчеп килгәндә, 1992 елда, милли күтәрелеш чоры иде. Нинди өмет-хыяллар, нинди теләкләр белән бирегә күчеп килдегез? Ул өметләр акландымы, теләкләрегез тормышка аштымы?

Җыр — күңел ачу гына түгел, ул — фәлсәфә, көрәш

— Стәрлетамакта педагог белеме алганнан соң, авылга кайттым, һөнәре буенча табиб булган кешегә тормышка чыктым. Ирем тарих белән дә кызыксынды. Үзара сөйләшеп, фикерләшеп яши торгач, аңа ияреп, мин дә тарих белән кызыксына башладым. Шул вакытта ук Азатлык Радиосын тыңлый идек. Шуның аша милли хәрәкәт эшчәнлеген, күтәрелеш турында ишетеп, рухланып яши башладык. Бу сораулар тагы да кызыксындыра, борчый башлады. Бәлки, ул вакытта әле без ул вакыйгаларның әһәмиятен, чын кыйммәтен бөтенләе белән аңлап та бетермәгәнбездер. Ләкин ул безнең милләттәшләрнең һәммәсе өчен, бөек үзгәрешләргә өмет, дәүләтле халык булачагыбызга гаять зур ышаныч тудырды. Канатлар үсте, авылда каласы килми башлады.

Шул вакытта ук Азатлык Радиосын тыңлый идек. Шуның аша милли хәрәкәт эшчәнлеген, күтәрелеш турында ишетеп, рухланып яши башладык.

Кайдадыр зур үзгәрешләр булса да, авылда тормыш гел бер көйгә агуын дәвам итә: галуш белән халат киеп, өч сыер савып, казлар, тавыклар үстереп, умарталыкта эшләп, печән чабып, аннан эскерт өеп йөреп, мин нинди үзгәрешкә өмет итә алам, дигән уй керде. Татарларның зур эше турында ишеткәндә, әни кайвакыт, "без — Казан татарлары" дигән сүзне әйтеп куя иде. Шул ук вакытта, ешрак, "без башкорт җирендә яшибез, димәк, без — башкортлар", дип әйтә иде.

Нәсел җепләре турында сөйләшү булмады. Мин авылдан чыгып киткәч, үз тамырларымны барлый башлагач кына, бабаларымның Саба районы Көек авылыннан булуын, кулак буларак сөрелүе турында белдем. Кайсы Себергә юл алган, кайсы Башкортстан ягында калып төпләнгән. Шуның аркасында, әти-әнием дә нәсел турында авыз ачып берни сөйләмәгән, гомер буе килмешәклектән кимсенеп яшәгәннәр, дип уйлыйм.

Кыскасы, милли күтәрелеш вакытында, юк сәбәпне бар итеп, иремне энә терапиясе курсларына укырга Казанга җибәрдем. Аннары тагын бер төрле курсларга барып кайтты — шулай, әкренләп, Татарстанга күченү җаен эзли башладык. Без — татарлар, татар дәүләтендә яшисебез килә бит. Ахыр чиктә, күп көч куеп, Чаллыга килеп төпләндек. Бу инде 1992 елның ноябре иде...

­— Тормыш сез көткәнчә булып чыктымы соң?

Авылда чакта ук Фәүзия Бәйрәмованың "Иттифак" фиркасенә кергән идек

— Укытучы булып бер училищега урнаштым. Тулай-торактан бүлмә бирделәр, шунда яши башладык. Милли хәрәкәт, Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлегендә актив катнаштык. Авылда чакта ук Фәүзия Бәйрәмованың "Иттифак" фиркасенә кергән идек. Чаллыга килгәч, атна саен, яшь ярымлык баланы күтәреп, милли хәрәкәт җыелышларына, очрашуларга йөри идек. Шул шаукымга кушылып йөрүләр тагын ике ел чамасы дәвам итте бугай, аннары милли хәрәкәт эшчәнлеге сүрелә башлады.

Соңгы вакытта гел борчылып уйланам: барысы да бөтенләй сүнеп баралар, дим. Бетте бит татар милли хәрәкәте... Милләт язмышы дип җан атучы санаулы кешеләр калып бара, алар да өлкән яшьтә.

Алып баручы Илзирә Вәлиуллина белән
Алып баручы Илзирә Вәлиуллина белән

— Флүрә ханым, сез ел саен Хәтер көнендә чыгыш ясый идегез. Узган ел Хәтер көне булмады, Татар иҗтимагый үзәген дә экстремистик оешма дип игълан иттеләр. Боларны ничек кабул иттегез?

Чаллыга килгәч, атна саен, яшь ярымлык баланы күтәреп, милли хәрәкәт җыелышларына, очрашуларга йөри идек

— Бик күңелсез хәл, җаным көя. Мин — бик эмоциональ кеше, авыр кабул иттем. Халыкның бердәнбер таянычы, безне туплап тора торган мәйдан булып шул Хәтер көне калган иде. Безнең барып борын төртерлек, үз сүзебезне әйтерлек бер урыныбыз булса да булырга тиеш бит инде. Татарның таркалуы, милләт буларак тыелу процессы шул Хәтер көненең әкренләп басыла баруыннан да күренде инде. Аны бөтенләй тыюлары да символик мәгънәгә ия һәм без бу күренешне дә йоттык.

Мин моңа карап кына үземнең эшемне туктатмадым, чөнки бар рухым белән көрәшчемен. Кулымнан килгәнне эшлим, җырларымны язам. Һәм һәркем үз өлкәсендә милләт өчен нидер эшләргә тиеш дип саныйм.

— Безнең милләтнең 1990нчы еллардагы милли күтәрелешне кабатларлык потенциалы бар дип саныйсызмы?

— Әлегә юк. Кеше киләчәктә бераз ачылмасмы икән. Моңа кадәр телне тыюда күпме эш башкардылар, хәзер сугыш белән бастылар, болай да куркак халык хәзер урамда да баш иеп йөри, концертта да баш иеп утыра башлады. Көчсез шул. Ләкин аңа карап утырырга тиеш түгелбез, без әле халыкны тәрбияли алабыз. Эстрада җырчылары үзендәге көчне үзе дә аңламый. Булган бар мөмкинлекне бүген халыкны тәрбияләүгә юнәлтергә кирәк.

"ХАЛЫК КАРШЫНА БУШ ЧЫГЫП БУЛМЫЙ"

Чаллыга күчеп килгән елларда ук милләт турында, сәяси-фәлсәфи җырлар башкара идегезме?

Халыкның бердәнбер таянычы, безне туплап тора торган мәйдан булып шул Хәтер көне калган иде

— Юк. Чаллыда милли хәрәкәттә йөргәндә, иҗат кешеләре белән таныша, аралаша башладым. Гармунда уйнап, моңланып утырган, шигырьләрне көйгә салган чакларым була иде. 2000 елдамы икән, үземне борчыган темаларга шигырь язып, аларны көйгә салдым. "Мин яшим", "Мин яшәргә тиеш" дигән, фәлсәфи уйлануларга корылган җырлар иде ул. Аннан соң милләт турында җырлар языла башлады. Гомумән, милләт, халык язмышы турындагы җырлар сәхнәгә соңрак менде. Милли күтәрелеш вакытында, эстрада бу теманы тиешле дәрәҗәдә күтәреп алмады. Әгәр эстрада күтәреп алган булса, инерциясе бүгенгә дә җитәр, сәяси җырларны бүген дә башкарырлар иде. Үзегез күрәсез — бүген ул өлкә буш.

Ни өчен нәкъ менә шундый җырлар башкарырга булдыгыз?

— Мәхәббәт, сагыну һәм башка көнкүреш темаларына җырлау миңа берни бирми. Сәхнәгә менеп баскан артистның халыкка әйтер сүзе, үз кыйбласы булырга тиеш. Халыкка буш килеп булмый бит. Мәхәббәткә дан җырлау яшеннән дә уздым инде. Минем йөрәк яшьтән үк милләт язмышы өчен, хакимиятнең безгә мөнәсәбәтеннән әрнеде. Бу мине бик борчыды, шул хакта яздым һәм сәхнәгә чыгардым.

2000нче елларда, милли рух сүнеп барганда, милләт язмышы, татар халкы турындагы җырлар әле актуаль идеме?

Мин халыкны көнкүреш дулкыныннан йолкып алып, икенче паралелльгә күчерәм

— Сәяси, милли җырлар кайчандыр актуаль булды да, хәзер актуаль түгел, дип әйтү хата булыр. Бигрәк тә хәзер, кеше курку эчендә яшәгәндә, сәясәт турында үзара сөйләшергә дә курыкканда, актуальлек турында сөйләшеп булмый. Кайчандыр мин аны үзем кирәк дип таптым һәм шул темага иҗат итә башладым.

2000нче елларга килсәк, ул чакта әле Хәтер көннәре узса да, Татар иҗтимагый үзәге ничектер эшләргә тырышса да, җәмгыятьтә милли рух чынлап та сүнеп бара иде, әмма минем күңелдә бу көрәш уты беркайчан да сүнмәде. Әле дә, сүнми — авылларга гастрольләр белән йөргәндә дә, барыбер милләт темасын күтәрәм.

— Андый җырларны халык ничек кабул итә?

— Үземне зал тутырып тамашачы җыя торган җырчы дип әйтмим. Күбесе, бәлки, шуның өчен дә килмидер: ул милләт, сәясәт турында җырлый диләрдер. Тыңлап утырган кешене дә аңлыйм, кабул итү өчен авырдыр. Тик барыбер үз тамашачым бар, аларны бу җырлар тетрәндерә. Кемдәдер горурлык хисе туа, кемдер күз яшьләрен сөртә. Мин халыкны көнкүреш дулкыныннан йолкып алып, икенче паралелльгә күчерәм дип әйтергә мөмкин.

Флүрә Талипова-Коләхмәтова концертларында Гөлдания Хәйруллина да җырлый
Флүрә Талипова-Коләхмәтова концертларында Гөлдания Хәйруллина да җырлый

Сез Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим кебек даими эзәрлекләнүче иҗатчыларыбызның шигырьләренә язылган җырларны башкарасыз. Ул шигырьләрне алар үзләре бирәме, үзегез сорап аласызмы?

Мин бары тик милләтемә хезмәт итәм. Аның өчен мине эзәрлекләргә тиешләр дип санамыйм.

— Әле җырлый гына башлаганда, Айдар абыйны эзләп барганымны хәтерлим. Ул миңа ышанмый гына берничә шигырен биреп карады. Хәзер аның 17 шигыренә язылган җырым бар: "Халкым, димен", "Татарлар, берләшегез!" дигән җырларны ишеткәнегез дә бар. Ә Фәүзия апа белән мин "Иттифак" фиркасенә кергәндә үк танышкан идем, Чаллыда фирка җыелышларына да йөрдем. Аның "Тимәгез татарга!", "Башың имә, татар!", "Минем телем" җырларын халык бик яратты. Алардан тыш Фазыл Вәлиәхмәтов, Айрат Суфиянов һәм башкаларның сүзләренә язылган җырларым да күп. Җәмгысе 300ләп җырым бар.

Үзегезгә дә хокук саклау органнары бәйләнгәне юкмы?

— Мин үземне хокук бозам дип санамыйм. Үз милләтемне хөрмәт иткәнгә, телемне яратканга шул җырларны җырлыйм. Мин бары тик милләтемә хезмәт итәм. Аның өчен мине эзәрлекләргә тиешләр дип санамыйм.

"ТАТАР ЭСТРАДАСЫНЫҢ ПОТЕНЦИАЛЫ ЗУР"

— Иҗатының башында Илсөя Бәдретдинова да сәяси җырлар башкара иде. Аның "Алтын урда", "Демократия", "Кризис", "Ахырзаман", "Татарлар", "Без" дигән һәм башка милли, сәяси җырлары бар иде. Хәзер ул да попсага күчте. Ни өчен дип уйлыйсыз?

— Ул шул сәяси җырлар белән халыкны үзенә карата алды, тамашачы туплады. Туры сүзле, кыю булып танылды. Иҗатында юнәлешен үзгәрткәч, аңа претензия белдерүчеләр, элеккеге җырларын башкаруны сораучылар да булды. Ул, халыкның психологиясен аңлап, сәяси җырдан монологлар сөйләүгә күчте. Журналист буларак тел белән, мәзәкләр, тормыш вакыйгаларын сөйләп, тамашачыны тота алды. Шул рәвешле Илсөя үз юлын тапты. Аның — үз юлы, минем — үз юлым.

Әлмәт районы Иске Әлмәт мәдәният йортында концерт куйган төркем
Әлмәт районы Иске Әлмәт мәдәният йортында концерт куйган төркем

Татарстанның атказанган артисты дигән исем бар. 20 ел сәхнәдә йөрисез, милләт язмышы турында җырлар башкарасыз, Татарстан халкы өчен ут йотасыз. Сез үзегезне шул исемгә лаек дип саныйсызмы?

— Һәрбер җырчы үз эшен күрүләрен тели, аңа өмет итә. Ләкин исемне сорап алып булмый. Аны сорап аласың икән, бу бер дә күңелле күренеш түгел. Алай сорап йөрергә минем тәрбия дә рөхсәт итми, тыйнаклык комачаулый.

— Милләтне үстерүгә бүген татар эстрадасы ничек үз өлешен кертә ала дип исәплисез?

— Җырчылар да сәхнәдән милләт турында әйтсә, шул хакта җырлар башкарса, без, татар артистлары, барыбыз да шул бер юнәлештә эшләсәк, милләт, сәясәт темасын күтәреп алып күпмедер басым ясасак, халык та аңа өйрәнер иде. Ул әкренләп барыбер аңга керә. Барлык җырчылар да шуңа кушылса, халык уйлана, нишләп уйланмасын?! Телне саклау комиссиясе, Татарстан мәдәният министрлыгы милли җырлар буенча ниндидер бәйгеләр игълан итәргә, шушыны ничектер хуплап чыгарга, этәргеч бирергә тиештер. Чынлыкта, татар эстрадасының потенциалы бик зур, әмма без аны файдаланмыйбыз.

Флүрә Талипова-Коләхмәтова

Флүрә Нәфыйк кызы Талипова-Коләхмәтова Башкортстанның Салават районы Лаклы авылында туа. Әнисе ягыннан нәселләре Татарстанның Саба районы Көек авылыннан башлангыч ала. Стәрлетамак шәһәренең Педагогика институтын тәмамлый. 1992 елда Татарстанның Чаллы шәһәренә күчеп килә.

Автор-башкаручы буларак, шигырьләр, көйләр яза. Бүгенгә 300ләп иҗат ителгән җыры бар, аның җырларын 40лап җырчы башкара. Ул үзе дә 20 елдан артык сәхнәдә үз концертларын куя. Бүген Чаллының "Эврика" сәнгать үзәгендә вокалист булып эшли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG