Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлзада Сафиуллина: "Кырымда халык Украинага каршы сугышмаячак"


Гөлзада Сафиуллина
Гөлзада Сафиуллина

Кырымда яшәүче җырчы Гөлзада Сафиуллина Русия оккупациясендә калган Кырымдагы вазгыять, кырымтатарларның Украинага кайтырга теләве турында Азатлыкка сөйләде.

Соңгы ике айда Русия аннексиясендә яшәгән Кырымда вазгыять киеренкеләште. Август аенда Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулардан соң халык ярымутраудан китә башлады. Украина Харьков өлкәсен кайтара алганнан соң, Русия оккупациясендә калган Кырымны да кире үз карамагына алачагын әйтте. Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, Кырымда сугышка күбесенчә кырымтатарлар алына дигән мәгълүмат таралды.

Украина Кырымга килсә, җирле халык аларга каршы сугышмаячак, дип саный Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина. Ул 1994 елдан – Украина заманыннан Ялта шәһәрендә яши. Азатлык хәбәрчесе белән әңгәмә корган вакытта да ул ярымутрауда иде. Гөлзада Сафиуллина Кырымдагы вазгыять, халыкның ярымутраудан китәргә тырышуы, кырымтатарлар һәм башка халыкларның Украинага кайтырга теләве, мобилизациягә нигездә кырымтатарлар эләгүе турында сөйләде.

— Гөлзада ханым, Кырымда мобилизацияне ничек кабул иттеләр?

Кырымтатарлар моның Ватан өчен көрәш түгел икәнен аңлый, безнең баскын буласыбыз килми диләр

— Кырымнан байтак кеше качты. Күпләр Урта Азия илләренә, Төркиягә китте. Кача алмаган кешеләрне гаскәргә эш урыннарыннан, өйләреннән автобус белән алып китәләр. Берсенең дә барасы килми. Моның Ватан өчен көрәш түгел икәнен аңлыйлар. Кырымтатарлар безнең баскын буласыбыз килми ди. Бездә милли үзаң түбән булса, аларда ул югары.

Мобилизациядән халык бик курка. "Хәрби операция" яклы булып кыланган кешеләрнең чын йөзләре ачылып бара. Аларның фронтка барасы килми. Моңа кадәр сугышырга әзер дип йөргән урыслар да хәзер барырга теләми.

— Кырымда мобилизациягә кырымтатарларны күпләп алалар дигән мәгълүмат булды.

— Әйе, беренче чиратта кырымтатар һәм урыс булмаган башка милләтләрне алалар. Русиядә 300 мең кешене алабыз диделәр. Бу бит хезмәт итеп кайткан, генофондның иң шәп өлеше дигән сүз. Шуның яртысы гына үлсә дә, 150 мең кеше юк ителәчәк дигән сүз. Боларның бөтенесе дә үлеп бетәргә мөмкин. Нинди ана үзенең үстергән баласын акча түләп үлемгә җибәрә? Моны аңламаган кеше бөтенләй ахмак, аңгыра булырга тиеш.

— Дагыстанда халык мобилизациягә каршы күтәрелеп чыкты. Кырымда ничек?

— Кырымда бу мөмкин эш түгел. Монда бөтен җирдә полиция, Росгвардия йөри. Шундук барысын да сыпырып алып китәчәкләр. Кырымда кырымтатарлар аз. Әгәр алар күпчелек булса, чыгарлар иде. Урыслар урам җыеннарына чыкмаячак, кырымтатарларга кушылмаячак.

Хәзер Кырымда "без илбашының сәясәтен хуплыйбыз" дип бюджет оешмаларында эшләүчеләрдән кул куйдырырга мәҗбүр итәләр.

Сугышны махсус операция дип атап, кешене алдап, акны кара дип баралар

Мин нәрсәдән куркам – Татарстанда ике батальон җыйдылар. Карагыз сез боларны, безне, мөселман халыкларын ни рәвешле сугышта катнаштыралар. Чеченнарны бөтенләй адәм мәсхәрәсенә калдырдылар. Уйлаган кешегә аңларлык нәрсәләр җитәрлек. Күрә торып сугышны махсус операция дип атап, кешене алдап, акны кара дип баралар. Кайвакыт телевизорны кушып карыйм. Алар үзләре турында сөйләп, бу ялганны Украинага тагалар.

— Кырымда август аенда Русия хәрби базаларында бер-бер артлы шартлаулар булды. Халык арасында курку хисе тудымы? Кырымнан китүчеләр күпме?

— Халыкның бер өлеше шул сәбәпле Кырымнан китә. Украина Кырым Русия карамагына күчкәннән соң монда килеп урнашкан кешеләргә, без килгәнче китегез, дип кисәтте. Шул сәбәпле дә китүчеләр бар. Узган елларга караганда, Кырымда халык азрак. Бу пляжларда да күренә. Кешеләр куркып йөри. Украина заманында ял итәргә килүчеләр бик күп иде.

Кырымда шартлаулар хәрби базаларга ясалды. Аның кем шартлатканын әйтмәделәр. Сентябрь азагында дүрт көн газ булмады, ут сүндерделәр. Алар нәрсәне төзекләндерәләр икән? Бәлки кайдадыр тагын нәрсәдер булгандыр – барысын да әйтмиләр, әмма шик бар. Без Украина чыганакларыннан да мәгълүмат алабыз. Алар тыныч халыкка, шәһәрләргә тимибез дип әйтәләр. Шул сүзләргә ышанабыз.

— Урамнарда хәрбиләр йөриме? Очкычлар, һава һөҗүменнән саклану системнары эшләгәне күренәме?

— Көн саен әшәке тавышлы очкычлар оча инде. Сугыш вакытындагы кебек тавыш чыгарып йөриләр. Бәреп төшергән очраклар күренгәнем юк. Кырым күпере аша бу җирләрне дыңгычлап корал белән тутырдылар. Кунахканәләргә, отельләргә, шифаханәләргә бик күп хәрбиләрне урнаштырдылар.

— Украина Харьков өлкәсен кире кайтара алды. Хәзер Русия басып алган җирләр өчен контрһөҗүм бара. Украина Донбассны кайтарганнан соң, Кырымга да чират җитәчәген әйтә. Монда халык бу хакта нәрсә уйлый?

Кырымда Украина заманында яшәгән кешеләр ул заманда тормыш күпкә яхшырак иде дип искә ала

— Кырымда Украина заманында яшәгән кешеләр бар. Алар бөтенесе дә, урыслар булса да, ул заманда тормыш күпкә яхшырак иде дип искә ала. Мин дә Украина вакытыннан яшим бит. Тәртип булды. Кибеттәге ризыкларның арзанлыгы турында әйтеп тә торасы юк. Ялта каласында ЮХИДИ хезмәткәрләре дә, милиция дә әллә ни йөрми иде. Ә хәзер атлаган саен полиция, атлаган саен машиналарны алып китәләр. Бүген алар көтүе белән йөри.

Украина заманында чисталык бар иде. Гел урамнарны себереп, тәртиптә тоттылар. Бүген Ялта пычракка батты. Ялга килүчеләр эчәләр дә ыргыталар, чүп савытына салу дигән әйберне белмиләр, җирдә шешәләр аунап ята. Зур йомышны да юл кырыенда гына эшлиләр. Шулай да, кырыс кануннар кабул ителгәнгә күрә, монда яшәгән кешеләр Украинаны көтәбез дип ачыктан-ачык әйтми. Ләкин аерым сөйләшкәндә барысы да аңлашыла. Халык бу кыланышлардан туйды. Бер эш бармый. Мин халык Украинага каршы сугышмаячак дип уйлыйм.

— Кырымтатарлар нинди фикердә?

— Әлбәттә, кырымтатарлар Украинаны көтә. Аларны гомер-гомергә урыс дәүләте ашады, туган җирләреннән сөрде. Монда иң ныклары гына кайта алды. Аларга каршы бүгенге көндә дә көчле көрәш бара. Газет-журналларын, телевидениеләрен яптылар. Нахак ялалар тагалар. Аларның берсеннән дә мин Русия яклы дип ишеткән юк әле.

— Сез үзегез монда яшәргә курыкмыйсызмы?

Әлбәттә, кырымтатарлар Украинаны көтә

— Курыкмыйм, чөнки мин үз Ватанымда яшим. Монда өемне 1994 елда – Украина заманында алдым. Ул төзелеп бетмәгән йорт иде. Шул вакыттан бирле өйне төзим. Әгәр Украина килсә, мине куып чыгарырлар дип уйламыйм.

— Сез Кырымда Украина вакытыннан бирле яшисез. Чагыштырып әйтегез әле, Русия Кырымны басып алгач, тормыш ничек үзгәрде?

— Бер мисал китерәм. Без 1999 елдан башлап җиде тапкыр төрки-татар балаларының "Сөембикә варислары" халыкара фестивале үткәреп килдек. 2014 елдан соң аны бер тапкыр да оештыра алмадым. Ни өчен? Украина заманында тыныч иде. Русиягә күчкәч, беренчедән, куркыныч, икенчедән, бәяләр бик нык күтәрелде. Хәзер залларны да, кунакханәләрне дә алып булмый. Монда каршылыклар күп. Урыс җыеннарын үткәрү берни тормый, ә менә татар чараларын оештырырга мөмкинлек юк. Без заманында байраклар күтәреп, Кара диңгез ярыннан татарча җырлап, шигарләр әйтеп, кырымтатарларга тынычлык һәм бердәмлек теләп йөреш үткәрә идек. Язучы Галимҗан Ибраһимов яшәгән җиренә, сөрелгән кырымтатарлары мемориалына йөрдек. Бернинди куркыныч әйбер янамады. Уйлап карагыз, бу канунсыз митинг бит. Анда 500 бала җыела. Ә хәзер пәри башка, җен башка.

— Соңгы ярты елда урыс җырчыларының күбесе илдә барган вакыйгаларга риза булмыйча чит илләргә чыгып китте. Ә татар җырчылары йә битараф, йә сәясәткә кысылмыйбыз, диләр. Шул ук вакытта кычкырып сугышны яклап чыгучылар бар. Шул ук Фирдүс Тямаевның сугышучыларга ярдәме, Рифат Фәттаховның Донбасс өчен хәйрия концертлары оештыруын искә алырга була. Ни өчен татар сәнгать әһелләре үз фикерләрен белдерми. Алар чынлап та битараф микән, әллә күңелләрендә ризасызлык бар дип уйлыйсызмы?

— Менә шушы ике җырчы үз фикерен белдергән бит. Рифат Фәттахов оештырган концертта җырчылар да катнашкан, димәк, алар да "хәрби операция" яклы булып чыга. Башкалар фикер белдерми, чөнки кырыс кануннардан курка. Бүген сугыш дип әйтергә дә ярамый. Мин курыккан кешене гаепләмим. Хәтта Алла Пугачева да яңа гына үзенең фикерен язды. Бу аптырарлык хәл түгел. Бездә бик абруйлы җырчылар да юк бит. Ә халыкның үз фикере бар. Аеруча авылларда үз фикерле кешеләр яши. Алар "махсус операцияне" яклый дип әйтә алмыйм. Минемчә, җитәкчеләр дә бу "операцияне" якламый, бары үз фикерләрен әйтә алмый.

Русия илбашы кешеләрне шундый хәлгә китереп куйды. Халыкны хайванга әйләндереп бетерделәр

Татар конгрессы корылтае да "махсус операцияне" яклаган резолюция кабул итте. Кабул итмәсә, аларны шундук алып атарлар иде. Русия илбашы кешеләрне шундый хәлгә китереп куйды. Халыкны хайванга әйләндереп бетерделәр. Ана кеше акчага баласын кеше үтертергә җибәрә башлады. Әле ул акчаны бирмиләр дә. Безнекеләр бу ялганга ышанмасыннар иде. Ялта хакимияте бинасында "Без сугышны башламыйбыз, без аны тәмамлыйбыз" дип зур итеп язып куйганнар. Карагыз, монда күпме ялган. Ул моны үзе башлады, ләкин бетерә алмый. Боларның сөйләгән сүзләреннән нәкъ киресен уйларга кирәк.

Русиягә һөҗүм итмәделәр. Украина да, Америка да бәреп кермәде. Ватанны саклыйбыз дип чит илдә сугышучылар баскыннар дигән сүз. Синең туган җиреңә басып керделәрме? Башта керсеннәр иде, шул вакытта син хаклы булыр идең. Бик акыллы кеше булса, ни өчен ул тыныч юл белән җиңә алмады? Ни өчен 8 ел буе Украина белән сугышты? Бөтен гаепне аларга сылады. Бу бик куркыныч әйбер. Монда бер сүзгә дә ышанырга кирәкми. Аналар балаларын фронтка җибәрмәсен өчен бик аң булырга тиеш.

— Һәр җырчының үз тамашачысы, аудиториясе бар, алар үз артыннан кешене ияртергә сәләтле. Җырчы әйткән сүзгә тамашачы да колак сала. Сез үз фикерегезне курыкмыйча әйтеп килдегез, ләкин бүгенге җырчылар фикер лидерлары була алмый дигән хис бар. Җырчы җырчы булып кына калырга тиешме?

Күп кенә җырчыларның исемнәре дә, медальләре дә бар, әмма алар шәхес түгел, җырлаучы гына

— Күп кенә җырчыларның исемнәре дә, медальләре дә бар, әмма алар шәхес түгел, җырлаучы гына. Болар коммерсантлар, үзаңсыз кешеләр. Мин каһарман җырлардан торган фестиваль үткәргән идем. Бүген мондый җырлар башкаручы бармы? Юк та юк. Бүгенге җырларны тыңладың ни, тыңламадың ни. Кешенең башын миңгерәйтү, төрле бәйрәмнәрдә йөртү аларның эше. Бу җырчылардан нәрсә көтәсең? Әле бит галимнәр, дин әһелләре бар. Алар да бер сүз дәшми.

Гаепләп булмый, әйтеп кенә карасын, төрмәгә утырталар. Күпме кешене алып киттеләр бит. Без суверенитет вакытында мәйдан тоткан, чыныккан кешеләр. Ул вакытта Татарстан җитәкчелеге республиканы сугышка кертмәде, бу юлы да акыллары җитсә иде.

— Бу уңайдан тиздән Хәтер көне җитә. Сез бу җыенга йөри идегез. Быел Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип игълан иттеләр. Моны ничек кабул иттегез?

— Моңа кадәр телне киссәләр, хәзер башны кистеләр. Хәзер куркытып, урамга чыкмаска, дәшмәскә мәҗбүр итәләр. Авызларны тагын бер кат йомдырдылар. Бу бездә генә түгел. "Мемориал" хокук яклау үзәген (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте - ред.) яптылар, күпме кешене "ят агент" дип таныдылар. Русия күләмендә әлеге эш алып барыла. Татарларны, сан ягыннан икенче халык буларак, ничек тә бастырып тотарга кирәк дип саныйлар. Моның өчен лидерларны алып аталар. Хәзерге вакытта кешедә курку хисе тәрбиялиләр.

— Бүген илдә барган вакыйгаларга карап, киләчәктә татар халкы, Татарстан белән ни булыр дип фаразлыйсыз?

— Зур галимнәр, сәясәтчеләр Русиянең таркалуын әйтә. Бәлки бүгенге вакыйгалар күрәзәлек булып торадыр. Менә шушы юл бар бит, сез авызыгызны ачып калмагыз инде, берләшегез диюедер. Шушы форсаттан файдаланып, лидерлар, җитәкчеләр арасында курыкмаучы шәхесләр табылса иде. Форсат туса, татарлар авыз ачып калмасыннар. Безгә әзер булырга кирәк.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG