Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым Украинага кайтарылырга тиеш". Ярымутрауга игътибар арта


Новофедоровка авылы янында шартлаулар, 9 август 2022
Новофедоровка авылы янында шартлаулар, 9 август 2022

23 август Кырым платформасының чираттагы саммиты үтте. Быел ул Украинада сугыш шартларында узды. Онлайн чарада Украина, Польша, Канада, Германия, Италия, Британия, Словения, Эстония, Финляндия, Япония, Грузия, Нидерланд, Лихтенштейн, Исландия, Молдова, Швейцария, Төркия, Дания, Бельгия, Хорватия, Чехия, Греция, Люксембург, Македония, Черногория, Романия, Испания, Яңа Зеландия, Маҗарстан һәм башка илләр, халыкара оешмалар җитәкчеләре катнашты. Чыгыш ясаучылар Украинага, кырымтатар халкына теләктәшлек белдерде, Русиянең Украинага каршы сугышын кискен тәнкыйтьләде, бу сугыш 2022 елда түгел, ә 2014 елда Кырым аннексиясеннән башланды һәм ул Кырымны азат итеп, ярымутрауны Украинага кайтару белән тәмамланырга тиеш дигән фикерләр әйтте.

Узган атна исә Кырымда берничә шартлау яңгырады. Бу шартлаулар сурәтендә Украина рәсмиләре, белгечләр ярымутрауны өлешләп демилитаризацияләү һәм алга таба тулысынча деоккупацияләү кирәклеге турында белдерүләр ясады.

19 августта Украинаның Милли иминлек һәм саклану шурасы сәркатибе Алексей Данилов твиттерда "Кырым Украинаның суверен территориясе булып тора. Көн тәртибендә "бу территорияне өлешләп демилитаризацияләү һәм алга таба деоккупацияләү" мәсьәләсе тора" дип язды.

Алексей Данилов
Алексей Данилов

Бер көн элек ул шул ук твиттерда "Чикләрне кайсы урынга кадәр торгызу Украинаның максаты булып тора?" дигән сорауга болай җавап бирде:

"Бары 1991 елгы чикләргә кадәр тулаем деоккупация. Кремль белән теләсә нинди территориаль компромисс – ул киләчәккә калдырылган сугыш ", – диде ул.

Украинаның Милли иминлек һәм саклану шурасы сәркатибе нәкъ менә бүген Русия дигән "балчык аяклы алыпны"ның умырткасын сындыру мөмкинлеге бар дип саный.

18 августта "РБК-Украина" басмасы Украина саклану министры Алексей Резниковның "Русия белән территориаль компромисс – Украинаның 1991 елгы чиккә чыгуы" дигән сүзләрен китерде.

Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

16 августта Украина президенты Владимир Зеленскийның видеомөрәҗәгатендә дә Кырым темасы яңгырады: "Мин хәзер Кырымда, дәүләтнең көньягындагы башка төбәкләрдә, Донбассның басып алынган районнарында һәм Харьковщинада бик игътибарлы булуыгызны сорыйм. Зинһар, Русия армиясенең хәрби объектларына һәм алар үз штабларын тоткан, сугыш кирәк-яракларын һәм техника саклаган урыннарга якын килмәгез" диде ул.

Ул "басып алынган территориядә шартлауларның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, аерым алганда, оккупантларның үзләренең башбаштаклыгы", диде.

Август 2022: Кырымдагы шартлаулар

Украина һәм дөнья матбугаты август аенда Кырымда яңгыраган шартлаулар турында хәбәр итте. Атна дәвамында гына да ярымутрауның төрле районнарында берничә хәрби объектта шартлау булган, дип яза ТСН сайты.

18 август кичендә Русия аннексацияләгән Кырымның Акъяр (Севастополь) янындагы Бельбек һава аланы тирәсендә һәм Киречтә шартлаулар яңгырады. Русия хакимияте моны һава һөҗүменнән саклану системы эше белән аңлатты.

16 август иртәсендә Җанкөй торак пункты районында диверсия нәтиҗәсендә хәрби склад зыян күргән, дип "Интерфакс" Русия саклану министрлыгына таянып хәбәр итте.

"Зыян шәһәр объектларына килгән, алар арасында электр чыбыклары, электр станциясе, тимер юл, шулай ук кайбер торак йортлар бар. Җитди зыян күрүчеләр юк", - дип ассызыклана хәбәрдә.

Мәскәү шартлауларны диверсия дип атады

9 августта Новофедоровка авылыннан ерак түгел, Русия хәрбиләре куллана торган Сак һава аланында шартлаулар сериясе булды. Русия хакимияте бер кеше һәлак булды дип раслый, 14е җәрәхәтләр алган. Берничә дистә торак йортның зыян күрүе исбатланды.

Җәмгыять трансформациясе институты директоры, сәясәт һәм икътисад белгече Олег Соскин 19 августта "Главред" басмасы белән әңгәмәдә "Новофедоровкадагы шартлаулар очраклы вакыйга түгел – бу Украина һәм Русия арасындагы бәрелешләрнең яңа этап башы", диде.

"Кызыл сызык", Кырым һәм Русия

Сәясәтче, халыкара мөнәсәбәтләр эксперты Максим Несвитайлов фикеренчә, территориаль бөтенлек һәм деоккупация мәсьәләсендә Украина өчен Херсон, Донецки яки Кырым арасында аерма юк.

"Шунысы кызык, Русия хәтта тулы масштаблы сугышның алтынчы аенда да Украина аларның Кырымдагы хәрби объектларына һөҗүм ясар дип уйламады. Украинаның нинди дә булса нәтиҗәләрдән куркачагына ниндидер сукыр ышаныч булды. Мәсьәлә исә нибары шул хәрби объектларга ничек барып җитүдә генә иде. Соңгы көннәрдәге вакыйгалардан күргәнебечә, ярымутрауны "шапылдату" бездә шактый яхшы җайга салынган", – диде ул "Америка авазы" хәбәрчесенә.

Несвитайлов сүзләренчә, Украина башкарган гамәлләргә җавап итеп Русия тарафыннан хәрби хәрәкәтләрне җәелдерү хакындагы белдерүләр яки "без әле җитди итеп башламадык" дигән сүзләр күбрәк блефка һәм формаль янауларга охшаган, алар бернәрсәгә дә йогынты ясамый.

"Әгәр Русия хәрби планда берәр нәрсә эшли алса, ул моны эшләр иде. Аны инде бернинди формаль чикләүләр дә тоткарлый алмый. Бу сугышта Русия, атом коралын кулланудан тыш, әлбәттә, күз алдына китерергә мөмкин булган барлык "кызыл сызыклар"ны узды. Алар Украинага нәрсә белән янарга мөмкин? Кременчугтагы яки Винницадагы кебек терактларны башкарыр өчен, яки Ирпеньдә һәм Бучада массакүләм үтерүләр өчен аларга хәтта формаль сәбәпләр дә таләп ителмәде ", – ди белгеч.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG