Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан архивы кемнән нәрсә яшерә?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан дәүләт архивында XIX гасырга караган документларны файдаланырга рөхсәт итми башлаганнар. Бу шәҗәрә ясаганда кулланыла торган документларга карый. Әлеге хәл бары Татарстанда гына күзәтелә. Кайбер тарихчылар инде Русия президенты хакимиятенә мөрәҗәгать итмәкче.

Татарстан дәүләт архивында XIX гасырга караган шәҗәрә ясаганда кулланыла торган ревизия кенәгәләрен (Ревизские сказки) бирми башлаганнар. Республика тарихчылары сүзләренчә, бу хәл узган елның җәеннән башланган. Моңа башта татарстаннар гына аптыраса, хәзер мәсьәлә федераль дәрәҗәгә чыккан. Бу турыда үз сәхифәсендә "Архивный дозор" төбәкара иҗтимагый оешмасы язып чыкты.

"Татарстанда архивның ревизия кенәгәләрен бирмәү турындагы мәгълүмат расланды. Без Русия президенты хакимияте, Татарстан ФСБсына мөрәҗәгать итәчәкбез. Татарстан Дәүләт архивының гаугалары белән танылган җитәкчесе Габдрахманова (Гөлнара Габдрахманова – ред.) бары тик ревизия кенәгәләреннән торган өченче фондның икенче хисап тасвирламалары һәм унынчы фондның мәгълүматлары тыелуын раслады. Ул моны "таралышы чикләнгән эчке мәгълүмат" сәбәпле дип аңлаткан", диелә "Архивный дозор" интернет сәхифәсендә.

Оешманың Вконтакте битендә Габдрахманованың җавап хаты да китерелгән.

"Архивный дозор" оешмасы җитәкчесе Виталий Семенов хат белән бергә: "...чикләү өчен бернинди хокукый нигез дә була алмый һәм бу архив турындагы канунга каршы килә. Түрәләр оятсыз рәвештә үзләрен халыктан ил тарихын ябарга хокуклы дип саныйлар" дигән пост калдырган.

Ревизия кенәгәләре XVIII гасыр – XIX гасырның беренче яртысында Русия империясе халкына ревизия нәтиҗәләре нигезендә төзелгән рәсми документлар. Мондый исемлекләр кеше башына салым салу өчен булдырылган. Аларда авыл-шәһәрләрдәге гаилә башлыгы һәм калган әгъзалар турында мәгълүмат булган.

Китап язу өчен архив документларын кулланучы, Алабугада яшәүче Ленар Мифтахов бу хәлне ачыклауны сорап Татарстан президентына хат язган булган. Аңа җавап Татарстан прокуратурасыннан килгән. Әлеге мәсьәләне ачыклау архив урнашкан Лаеш районы прокуратурасына җибәрелүе әйтелгән. Прокуратура әлегә дәшми. Азатлык шалтыраткач: "Язмача мөрәҗәгать итегез", диделәр.

Кешеләр шәҗәрәләрен төзи алмыйлар

"Документларны япкач, кешеләр шәҗәрәләрен төзи алмыйлар. Кайберәүләр бу тыюларны аңламыйча "шулай булырга тиештер" дип саный. Урысларның башка документлары да бик күп, шуңа бу беренче чиратта татарларга зыян. Татарларның бер документы булса, урысларның шундый – унау. Татарларның бердәнбер документын да алып булмый. Бу – хурлык", ди Ленар Мифтахов.

Аның әйтүенчә, тарихчылар үзара зарланса да, дәүләт оешмаларына, прокуратурага язарга курка, чөнки беркемнең дә архив белән мөнәсәбәтләрне бозасы килми.

"Мин үзем бу мәсьәләгә федералларның кушылуын теләмәс идем, әмма, кызганыч, күп очракта проблемны алар кысылгач кына хәл итеп була.

Татарстан архивының XIX гасыр документларын карарга рөхсәт итмәве канун бозу икәнен һәркем яхшы аңлый. Документларны карау мөмкинлеге һәркемдә булырга тиеш. Әлбәттә, "сер" тамгасы сугылганнары бар, әмма бу бит һич тә аңа карамый. Шуңа прокуратура ул ревизия кенәгәләрен ачтыруны таләп итәр дип өметләнәм", ди Мифтахов.

Аның әйтүенчә, әлеге документлар бирелмәү сәбәпле, ул үзе теләгәнчә китабын тәмамлый алмый.

"Ун ел элек архивка килеп, ул документларны кулга тотып эшли идек. Аннары сканердан чыгарылган документларны компьютердан карап эшли башладык. Хәзер инде берсе дә юк. Ояты Татарстанга.

Башкортстанда барлык ревизия кенәгәләрен инде 15 ел элек үк җәмәгатьчелеккә чыгардылар

Мисал өчен, Самар архивына бер документ сорап гариза биргән идем, алар интернет аша бушка карарга рөхсәт иттеләр. Башкортстанда барлык ревизия кенәгәләрен инде 15 ел элек үк җәмәгатьчелеккә чыгардылар. Сайтларында һәр авыл турында мәгълүмат бар. Теләгән кеше үз авылы турында китап яза ала. Татарстанда авыллар тарихыннан сер саклыйлар дип әйтеп була, чөнки ревизия кенәгәләре – авыл тарихының төп документы. Авылда яшәүчеләр исемлеге шунда язылган. Тулы исемлекне карап була", ди Ленар Мифтахов.

Берничә ел элек Казанда узган төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында да Татарстан архивларына үтеп керү авыр булуы турында да сүз күтәрелде. Сембер тарихчысы Фазылҗан Алиуллов Татарстандагы архив хезмәтләрендә ярдәм итәргә ашкынып тормыйлар, мәгълүмат алу катлаулы, дип сөйләде.

"Самар, Сембер, Казан, Тольятти архивлары белән эшлим. Казаннан аермалы бар җирдә дә эш җайга салынган, ә Казанда кирәкле мәгълүматны таба алмадым. Самарда хәтта электрон материалны компьютерга кертеп, өч көнгә куллану хокукы бирелә", дигән иде.

Татарстаннан тагын бер тарихчы (исеме редакциягә генә билгеле) республика архивында элек тормыш кайнаса, хәзер "биздерделәр" дип әйтә.

"Җиңел генә үтеп керә идек, шунда утырып эшли идек. Күңелле иде. Коронавирус вакытында анда санаулы кешеләр генә кертелә башлады. Бу андагы эшчеләргә ошап китте, чөнки мәшәкате әзрәк. Аннары күп документларны компьютерга күчерделәр һәм килгәч аларны карарга компьютерлар җитми башлады. Оригинал документларны бөтенләй бирмәс булдылар. Интернетлары начар эшли иде. Фотоларының копияләре дә сыйфатсыз. Аннары архив бер урыннан икенче урынга күченә башланды. Анысы бер мәхшәр булды. Хәзер ул бик ерак, барган да юк, күңел дә тартмый. Танышларымның да күбесе анда йөрмәскә тырыша", диде.

Әлеге тарихчы да ревизия кенәгәләре бирелмәүне раслады.

Кайбер тарихчылар нәкъ ревизия кенәгәләрен тыюларны архивка якын кеше яки оешмаларның бөтен мәгълүматны үзләре генә кулланып, шәҗәрә сатып акча эшләргә тырышуы белән бәйле була ала дип саный.

Азатлык ревизия кенәгәләренә чикләү кертү турында аңлатма алырга теләп Татарстан дәүләт архивына да шалтыраткан иде, әмма безгә бу мәсьәләдә нәкъ алда телгә алынган Гөлнара Габдрахманова җитәкчелегендәге Татарстанның архив эшләре комитеты гына җавап бирә алуын әйттеләр. Комитетның матбугат үзәгендә мөрәҗәгатьне язмача җибәрүне сорадылар.

Габдрахмановадан хат алгач, алда телгә алынган "Архивный дозор" хәрәкәте рәисе Виталий Семенов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да хат язган һәм аның копиясен Татарстан ФСБсына җибәргән.

"Ким дигәндә 150 ел булган чыганакларда бернинди дә "таралышы чикләнгән эчке мәгълүмат" була алмый. Бу тыю Русиядә прецеденты булмаган тупас канун бозу", диелә хатта.

Семенов шулай ук Татарстан ФСБсына фондларны тыю сәбәпләрен тикшерүне сорап хат язуын әйтә.

"Имеш-мимешләргә караганда, бу тыюларга "Татары Уфимского уезда" китабы чыкканнан соң "ФСБдан килгән хат" сәбәп булган, диелә. Рөстәм әфәнде, сездән тикшерү уздыруга күрсәтмә бирүегезне сорыйбыз. Ул тикшерү бу борынгы фондларда нинди чикләнгән мәгълүмат булуы һәм бу фондларны ябуның Русия кануннарына никадәр ярашлы булуына төгәл җавап бирсен иде", диелә хатта.

Шулай ук анда дәүләт архивының Казаннан ерак булган Столбище авылында урнашуы кимчелекләре дә ассызыклана. Аерым алганда, документларны аннан Казанның уку залларына ташуның архив документлары өчен зыянлылыгы һәм Татарстан халкы тарихы һәм мәдәниятенә карата җинаятьчел һәм түбәнсетүчән булуы әйтелә.

***

Әлеге язма әзерләнеп беткәч кенә Ленар Мифтахов Татарстанның архив эшләре комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахмановадан җавап хаты алуын хәбәр итте. Анда да "Архивный дозор" оешмасына язылган хаттагы сүзләр китерелгән.

Мифтахов моны отписка дип атый һәм Татарстан архивыннан документлар ала алмаучыларны Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә чакыра.

"Бу мәсьәләне башкача хәл итеп булмый. Әгәр бу проблемны күтәрмәсәк, түрәләр җәзасыз калуларын сизеп, иртәгә Русиянең башка төбәкләре архивларында да фондларны яба башлаячак", ди ул Вконтакте битендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG