Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 92 авылында 94 мең кешегә шәҗәрә төзелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан дәүләт архивы комитеты каршында эшләүче "Ядкәр" генеологик проектының беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта 18 ноябрьдә комитет рәисе Гөлнара Габдрахманова Дәүләт шурасы утырышында хисап тотты.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә 9 районда эш алып барыла. Инде 92 авылда мәгълүмат тупланган, 94 мең кешенең шәҗәрәсе ясалган. Бу исемлектә республика түрәләре һәм депутатлары да бар. Ул Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның һәм башка министрларның (исемнәрен атамады) әлеге проект аша үз шәҗәрәсен ясавын әйтте.

"Ядкәр" шәҗәрә проекты 2021 елда тәкъдим ителде. Ул — архив мәгълүматларына нигезләнгән автоматлаштырылган систем. Анда барлыгы 111 миллионнан артык белешмә индекслаштырылачак. Хәзергә аның 400 меңе эшкәртелгән.

Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, төп эш иске татар теленнән бүгенге телгә дөрес итеп күчерүгә бәйле.

"Барлык эшләр тәмамлангач, республикада яшәүче һәркем (үзе яки ата-бабалары Татарстанда яшәгән булса), Госуслуги порталыннан бер көндә үзенең шәҗәрәсен ала алачак. Барлык мәгълүмат та дәүләт архивында сакланачак. Мондый платформа бездә генә бар", диде ул.

Шулай да проект тулы көченә кайчан эшли башлаячагы әйтелмәде. Гөлнара Габдрахманова һәр авыл белән аерым эшләүләре турында сөйләде. "Ядкәр" проекты хезмәткәрләре иң элек авылда халык җыены үткәреп, алардан анкета тутырта һәм мәгълүмат туплый. Шуннан соң авылга бәйле архив документын эзли.

"Кайбер авылларда архивлар янган, без аның шәҗәрәсен ясый алмыйбыз", диде ул.

Беренче шәҗәрә Актаныш районы Әнәк авылында ясалган. Мисал буларак Габдрахманова әлеге районның Иске һәм Яңа Байсар авылларында ясалган анализның беренче нәтиҗәләрен китерде. Бу җирлектә заманында 4 мәчет булган. Авылда 1685 елда туган хатын-кызның булуына кадәр ачыклаганнар. Өйләнешүчеләр 17 яшьтән башлап 77 яшькә кадәр булган. Кешеләрнең уртача гомере 50 яшьне тәшкил иткән. Шулай да авылда 101 яшендә үлгән кеше дә табылган. Үлемгә китергән төп сәбәп булып — эч (карын) авырту саналган. Гаиләләрнең аерылуда төп сәбәбе — "мәхәббәт һәм аңлашу булмауда" диелгән.

"Ядкәр" генеологик проекты нигезендә метрика китаплары, ревизия белешмәләре, кенәгәләрдәге мәгълүматларны туплау һәм индекслаштыру ята. Ясалма интеллект аша мәгълүмат тупланып, анализлана. Шәҗәрәне гадәттә ир-атлар нигезендә ясасалар, әлеге проект хатын-кызлар аша да нәселне өйрәнергә мөмкинлек бирә. 50 хуҗалыклы бер авылга шәҗәрә ясау 350 мең сумга чыга. Гадәттә бу 102 кешенең шәҗәрәсен төзергә ярдәм итә диелде.

Хәзерге вакытта "Ядкәр" проекты Русия борыңгы актлар дәүләт архивы һәм Башкортстанның милли архивы белән хезмәттәшлек итә.

Гөлнара Габдрахманова әлеге проектка химаячеләр ярдәм итүен сөйләде һәм депутатларны да бу эшкә кушылырга чакырды.

Әлеге проект депутатларда сораулар тудырды. Депутат Азат Хамаевка проектның исеме ошамады.

"Ядкәр" дигән сүз татар телендә дә, урыс телендә дә юк. Аны үзгәртергә һәм гади итеп язарга кирәк", диде ул һәм сүзнең ахырында нечкәлек билгесе куярга тәкъдим итте. Депутатларга тәкъдим ителгәндә проект "Ядкяр" дип язылган иде.

Гөлнара Габдрахманов моның белән килешмәде, ул Хамаевны сүзне тәфсир итү (интерпретацияләү) белән шөгыльләнүдә гаепләде. Бәхәскә парламент утырышы белән рәислек иткән Юрий Камалтынов нокта куйды. Шулай да Хамаев "татар телеме, мишәр телеме" дип, Марат Әхмәтовка "Ядкәр" сүзен башкага алыштырырга сорады.

Депутат һәм Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин Башкортстан мисалында эшләргә чакырды.

"Халыкта зур ихтыяҗ бар. Сезнең эшне мәгълүмати яктан җиткерергә кирәк. Башкортстанда гомумән давыл булып үтте. Һәрбер авылларда йөриләр. Бу безнең киләчәкне саклый торган фактор. Зур рәхмәт сезгә", диде ул.

Юрий Камалтынов исә Себердә яшәүче татарларның нәсел-шәҗәрәләре өйрәнеләчәкме дип кызыксынды.

"Без Идел буе төбәкләреннән башладык. Себер белән килешү бар. Эшнең икенче этабында Себергә алыначакбыз", диде Габдрахманова.

***

"Ядкәр" проекты тәкъдим ителгән вакытта Азатлык шәҗәрәләр төзү турында подкаст әзерләгән иде. Шәҗәрә төзү белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр Дамир Шәйхетдинов, Тимур Мөхтәров һәм Рамил Гаптрәхимов белән сөйләштек.

Шәҗәрә төзүне нидән башларга?
please wait

No media source currently available

0:00 0:41:51 0:00
йөкләү
  • Авыл шәҗәрәләрен өйрәнү Башкортстанда киң таралган. Төрле авыллар буйлап Шәҗәрә бәйрәмнәре уздырыла, татар авылына башкортлар нигез салган диелә. Моны галимнәр тәнкыйтьләп чыкты.
  • Тарихчы Раил Фәхретдинов Башкортстанда тарихны бозып, татарны башкортлаштыру алып барыла дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG