Accessibility links

Ямалиев Казанда Русия татар милли конгрессының бүлеген ачарга җыена


Рөстәм Ямалиев
Рөстәм Ямалиев

Яңа бүлек рәисе итеп элек Дөнья татар конгрессында эшләгән җитәкчелектәге хезмәткәрләрнең берсе куелырга мөмкин диелә.

Русия татар һәм төрки халыкларның милли конгрессы Казанда үз бүлеген ачарга җыена. Бу хакта оешманың рәисе Рөстәм Ямалиев БИЗНЕС Online-га белдергән. Моны ул Дөнья татар конгрессына каршы эшләнми дип аңлаткан.

"Казанда аксакаллар белән очрашу булды. Алар "Мәскәү татарлары штабы" эшенә һәм татар милли конгрессы активистларына югары бәя бирде. Казандагы бүлек төрки халыкларны берләштерү, иҗтимагый тормышны җанландыру максатыннан оеша. Без Дөнья татар конгрессы белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә җыенабыз", дигән ул.

Ямалиев сүзләренчә, киләчәктә Русия конгрессы татарлар электән яшәгән урыннарда — Рязань, Кырым, Әстерхан, Пермь, Ярославль, шулай ук Литва, Беларус, Казакъстанда үз бүлекләрен ачарга тели.

Хәзерге вакытта Ямалиев Казанда оешма өчен бина эзләү белән мәшгуль дип хәбәр ителә. Яңа бүлек рәисе итеп элек Дөнья татар конгрессында эшләгән җитәкчелектәге хезмәткәрләрнең берсе куелырга мөмкин диелә.

2022 елда Рөстәм Ямалиев Русия татар һәм төрки халыклар милли конгрессы оешмасын теркәде. Бу узган ел башында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Ямалиев җитәкләгән Мәскәүдәге "Татар штабы" оешмасын ябылганнан соң оешты.

Аңа кадәр "Татар штабы" белән Дөнья татар конгрессы арасында низаг булды. 2019 елда Милли шура җитәкчелеге "Татар штабы"ның Дөнья татар конгрессы халыкара берлеге кысаларындагы эшчәнлеген туктатып тору турында карар чыгарды. Шуннан соң штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев альтернатив структура — Бөтенрусия татар конгрессы төзиячәген белдергән иде. Ләкин Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашудан соң Ямалиев яңа оешма төзү кичектерелүен хәбәр итте.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Рөстәм Ямалиев җитәкләгән Русия татар милли конгрессы шикле оешмалар белән хезмәттәшлек итә башлады. Узган ел алар "Урыс берлеге" оешмасы әгъзалары белән көнбатыш кыйммәтләренә каршы көрәшергә килеште. "Урыс берлеге" координаторы, "Азов. Украинаның кара кояшы" китабы авторы Алексей Кочетков татар оешмалары белән эшләү турында әйтте.

Быел исә ФСБның запастагы полковнигы, Украина көнчыгышында сепаратист хәрәкәте лидерларының берсе Игорь Стрелков (Гиркин) Мәскәү татарлары штабында булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG