Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Без сезне ашатабыз, ә сез – рәхмәтсез!" Херсон өлкәсендә көчләп урыслаштыру


Херсон шәһәре үзәгендә балалар: "Ходай һәм Залужный (Украина кораллы көчләре баш хәрби җитәкчесе Валерий Залужный) безнең белән" дигән граффити янында. 2022 елның ноябре
Херсон шәһәре үзәгендә балалар: "Ходай һәм Залужный (Украина кораллы көчләре баш хәрби җитәкчесе Валерий Залужный) безнең белән" дигән граффити янында. 2022 елның ноябре

Русия баскынлыгында яшәгән Херсон өлкәсе кешеләре оккупацион хакимиятләрнең халыкны мәҗбүриләп урыслаштырырга тырышуын сөйли. Аеруча украин балаларын "яңадан тәрбияләүгә" басым ясалды ди бу хәлләргә шаһит булучылар.

Урыслаштыруның иң киң таралган ысулларының берсе – Русия паспорты булмаучыларга яки аны алудан баш тартучыларга һуманитар ярдәм бирмәү. Ә Русия паспорты аласы кешеләргә, киресенчә, торак һәм акчалата ярдәм вәгъдә иткәннәр.

Наталья Лукина – Херсоннан, ул кызы Катяны оккупация вакытында тапкан. Баскын хакимиятләр баланы Русия ватандашы итеп теркәүне таләп итте ди ана, әмма кызына барыбер Украинаның туу турындагы таныклыгын алган. Шул сәбәпле аңа берничә мәртәбә баласы өчен һуманитар ярдәм бирүдән баш тартканнар.

"Памперслар сораган чакта урыслар: Русия таныклыгы белән килмәсәгез, бирмибез, дип әйтә иде. Бары тик урыс таныклыгы белән генә бирәбез диләр. Баш тарттык, нишләп яңадан ясатыйк ди? Без Украинада тудык дидек", - дип искә ала ул.

Херсон клиник һоспитале баш табибе Леонид Ремина төбәктә яшәүчеләрне мәҗбүри "урыслаштырырга" тырышулары - бала тудыру йортында ук башлана иде, ди.

"Алар монда килеп, пропаганда сүзләре сөйли иде, янәсе Русия монда мәңгелеккә. Кемнәрдер барыбер баш тарта иде, ул очракта ФСБ хезмәткәрләре килеп, яный башлый: Русия документлары алмасагыз, проблемнарыгыз булачак, без сезне моннан читкә алып чыгабыз, дия иделәр", дип сөйли ул.

Баскын хакимиятләр әти-әниләрне балаларын сугыштан ераграк – сәламәтләндерергә җибәрергә күндергән. Бу балалар Кырымда булган чакта Украина кораллы көчләре һөҗүмгә күчте. Херсоннан киткән вакытта, русияләр күперне шартлатты. Балаларны һәм әти-әниләрне фронт аерды.

Баскын хакимиятләр аеруча ятимнәр йортларындагы балаларга зур игътибар биргән. Мондый оешмаларның җитәкчеләреннән балаларны Русиягә яки аннексияләнгән Кырымга чыгаруны таләп иткән. Әмма кимендә бер балалар йортында хезмәткәрләр болай эшләүдән баш тарткан һәм балаларны яшергән дип сөйләде "Настоящее Время".

Әлеге ятимнәр йортының мөдире Владимир Сагайдак әйтүенчә, хәрбиләр балаларны Русиягә чыгару өчен төрле сәбәпләр тапкан:

"Яшерен төрдәге депортацияләү булды. "Әйдәгез, сезне экскурсиягә алып барабыз. Әйдәгез, сезне сәламәтләндерү өчен Кырымга алып барабыз", диделәр. Һәм башкалар. Әмма мин моның бер якка билет булуын аңлый идем", ди ул.

Анастасия һәм аның әнисе Русия хәрбиләренең үгетләүләренә бирешкән һәм аннексияләнгән Кырымдагы аланга барырга булган. Аларга бу сәфәрне мәктәптә тәкъдим иткәннәр. Настя әйтүенчә, узган ел октябрьдә генә дә Херсоннан ярымутрау ягына конвой белән йөзләп автобус кузгалган.

Шулай да кызга Кырымдагы алан бөтенләй ошамаган. "Алар: без сезне монда ашатабыз, эчертәбез, су һәм уңайлыклар бирәбез, ә сез шундый рәхмәтсез, дия иде. Хәтта украин байрагы төсләрендәге шарларны шартлатып, безгә рәхмәтсезләр дия иделәр. Үзегезнең фашистларыгыз янына китегез, диделәр", ди ул.

Кызның әнисе балаларны бу аланга "яңадан тәрбияләү" өчен алып чыгуларын тиз аңладым, ди.

"Алар безне үзләренә кушарга теләделәр, әлбәттә. Үзләренең менталитетларына өйрәтергә, алар белән булуыбызны, аларның кагыйдәләренә буйсынып яшәвебезне", ди ул.

Мондый "яңадан тәрбияләү" алымнарының нинди булуы турында Херсон өлкәсеннән Русия аланнарына җибәрелгән, күптән түгел гаиләләренә кире кайтарылган балалар үзләре дә сөйләде.

Украина омбудсмены мәгълүматынча, сугыш барышында Украинадан Русиягә барлыгы 16 меңнән артык бала чыгарылган.

Мәҗбүриләп яки алдау юлы белән Русиягә чыгарылган балаларны кире кайтару белән шөгыльләнүче оешмада әйтүләренчә, бу балаларны беренче чиратта украиннарның милли үзбилгеләнүен юкка чыгару өчен депортациялиләр.

"Русиягә чыгарылган балаларның украин тарафлы булуы, украин үзаңы ачыкланганда, аларга көчле басым ясалган. Бөтен бала да шулай дип сөйли, ди Save Ukraine җитәкчесе Николай Кулеба. — Бер бала бар — 6 ай дәвамында мие юылганнан соң, ул өенә кайтырга теләмәде. "Украинага кайтырга куркам, чөнки Русия миңа моның куркыныч булуын әйтте, ди ул. Әмма өч көн элек бу бала олы апасына "Әгәр сез кайтсагыз, мин дә өйгә кайтам", дигән. Апасына аны ризалаштыру өчен тагын өч көн кирәк булды", ди ул.

Настя аланда булган чакта Херсонны украин гаскәрләре азат итте. Кыз башка балалар белән бергә гаиләсенә кайтты. Ә хәзер, Херсон баскынлыктан азат ителгәннән соң, андагы "Русия монда мәңгелеккә" дигән сүзләргә ышанган күпчелек кешеләр украин документлары алырга ашыга.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон — шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге иде.
  • Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.
  • Элегрәк шәһәргә сәфәре вакытында "Бердәм Русия" баш шурасы сәркатибе Андрей Турчак, Русия монда "мәңгегә" калачак, дип белдергән иде.
  • 2022 елның 11 ноябрендә Украина саклану министрлыгы Херсонны кабат Украина контроленә кайтаруны хәбәр итте.

Язманың оригиналы: Настоящее Время

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG