Кырым аннексиясеннән соң Кытай белән Түбән Новгород арасында тауар алмашы нык арткан. "Idel.Реалии"ның "Кытай көнбатышка таба бара" проекты авторлары Нижегородстат мәгълүматларын анализлап, шундый нәтиҗәгә килгән. Проектның яңа – дүртенче бүлеме Түбән Новгород өлкәсенә багышлана.
Бу үсеш аеруча төбәк экспорты мисалында яхшы күренә ди тикшеренүчеләр. 2014 елда Түбән Новгород Кытайга 18 миллион долларлык тауар җибәргән булса, 2015 елда бу күрсәткеч 34 миллион долларга җиткән. Югыйсә Көнбатыш чикләүләре аркасында, 2015 елда өлкәнең экспорт күләме алдагы ел белән чагыштырганда 42,5 процентка кимегән булган.
Биш елдан төбәк Кытайга 11 тапкырга күбрәк – 381 миллиард долларлык тауар җибәргән. Бу үсеш процентларда исәпләгәндә дә ачык күренә. 2014 елда Түбән Новгородтан чит илгә чыгарылган продукциянең 0,3 проценты гына Кытайга барган. 2015 елда бу күрсәткеч бер проценттан арткан, 2020 елда сигез процентка диярлек җиткән.
Шул ук вакытта Кытай Русиягә Көнбатыштан кертелгән чикләүләрне күз уңында тотып, төбәккә инвестицияләр кертергә ашыкмый. Хәзерге вакытка Кытай белән Түбән Новгород өлкәсендәге иң күзгә күренә торган нәтиҗәләр – тышкы сәүдәдә диелә.
2014 елдан Кытайның тышкы сәүдә партнерлары исемлегендә экспорт ягыннан да, импорт ягыннан да алгы урыннарга чыгуы әйтелә. Әмма Көнбатыш белән чагыштырганда Русия Кытай өчен ул кадәр әһәмиятле сәүдә партнеры булып тормый, ди проект авторлары.
Шулай да Түбән Новгород хакимиятләре фактлар белән расланмаган саннар китерә һәм экспорт күләменең нык артуын хәбәр итә. Әйтик Түбән Ногород өлкәсенең тышкы элемтәләр департаменты мөдире Ольга Гусева экспорт күләме 2014 елдан 2020 елга кадәр 21 тапкырга арттты дигән иде. Проект авторлары моны дәлилләнмәгән саннар ди.
"Кытай көнбатышка таба бара" проектының яңа бүлемендә авторлар баршка мәсьәләләрне дә күтәрә.
"Европа – Көнбатыш Кытай" халыкара машина коридорының Түбән Новгород өлкәсе аша узучы бер өлешен төзү җирле экологиягә тискәре йогынты ясый, диелә.
Биредә урманнарны кисәләр, ә бу урманнар санының кимүенә дә китерә, кыргый җәнлекләргә дә куркыныч тудыра, шул исәптән Кызыл китапка кертелгәннәренә дә.
Юл төзелешендә тонналаган авырлыкта тарнспорт чаралары кулланыла. Алар юлларны җимерә. "Кытай юлы" авыллар яныннан уза, аларга проблемнар тудыра, әмма хакимиятләр җирле халык белән очрашып фикер алышмый. Төбәк хакимияте Мәскәү кушканга буйсына һәм зарланучыларга игътибар итми, ди авторлар.
"Кытай юлын" төзү - төбәккә Кытай ватандашлары агылуга сәбәпче булмаган. Русиядә Кытай миграциясе турында еш сөйлиләр. Әмма "Idel.Реалии" ачыклавынча, Түбән Новгород өлкәсендә кытайлар аз, аларның күпләп күчеп килүе күзәтелми. Моның белән беррәттән Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Кытайның вак эшкуарлары сәүдә нокталарын башкаларга тапшырып, Русиядән китү ягын караган диелә.
- Моңа кадәр "Кытай көнбатышка таба бара" проекты кысаларында "Idel.Реалии" Кытай белән Чуашстанның, Башкортстанның, Татарстанның, Самар һәм Ульян өлкәләренең хезмәттәшлеге ничек баруын язган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум