Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Казан мэриясе апрель аенда татар телендә төрле чаралар узачагын игълан итте. Бәйгеләр хакында Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова мэрия киңәшмәсендә таныштырды.
Рәссамнар һәм дизайнерлар арасында узачак "Саумы, Казан!" бәйгесендә катнашучыларга Казан шәһәренең сәнгати образын тудырырга туры киләчәк. Анда яшьләр дә, олылар да катнаша алачак. Беренче урынга - 120 мең сум, икенче - 100 мең, өченче урын алучыга 80 мең сум акча бирү каралган. Җиңүчеләрнең әсәрләре 30 августта республика көнендә күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.
"Үз телем" бәйгесендә yztelem.ru мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр катнаша алачак. Алар татар телен өйрәнү проектларын тәкъдим итәчәк. Бүләкләү фонды - 2 млн сум. Гаризалар 9 июльгә кадәр кабул ителә. Финалга чыгучылар соңрак үз проектларын жюри алдында якларга тиеш булачак. Җиңүчеләргә үз проектларын ел ахырына кадәр тормышка ашыру бурычы куела.
Узган елларда "Үз телем" бәйгесендә "Ник? Нигә? Ник алай?" китабы, "Татар-урыс сүзлекләре өчен электрон тышча", "Яшел китап" проекты, SkyTat онлайн татарча сөйләшү клубы, "Татар комикслары" проектлары җиңү яулаган иде.
Шулай ук апрель ае дәвамында "Апуш" театр студиясе Камал театры һәм "Чулпан" үзәге бинасында балалар өчен татар спектакльләре күрсәтәчәк. Апрель азагында "Ягымлы яз" фестивале дә узар дип көтелә.
Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, бүген татар теле яшьләр теленә әйләнә башлаган.
"Татар теле совет чорындагы кебек әби һәм бабай теле булудан туктады. Бүген бик күп яшьләр үз телендә матур итеп сөйләшеп кенә калмый, төрле прогрессив жанрларда иҗади проектларын тормышка ашыра. Бу туган тел яшәсен, үссен һәм әлеге телдә балаларыбыз һәм оныкларыбыз сөйләшсен өчен иң дөрес юл", диде ул.
2021 елда Русия халык санын алуда татарларның саны якынча 600 мең кешегә кимеде. Русиядә татар телен белүчеләр саны 20 елда 2 миллионга нигә кимегән? Белгечләр моның төп сәбәпләре дип Мәскәүнең милли мәгарифкә басымын, Татарстанның җитәрлек тырышлык күрсәтмәвен һәм татар шәһәр мәдәниятенең барлыкка килмәвен атый.
• 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
• Узган ел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.
• Быел Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырырга сигез укучы язылган.
• Узган уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум