Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үз телем" җиңүчеләре балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы проектлар вәгъдә итә


"Үз телем" бәйгесе җиңүчеләренең берсе Батырхан Шәйхетдинов

"Үз телем" бәйгесендә татар проектлары өчен грант алучылар моңарчы коры энтузиазмга гына корылган эшләр өчен акча бүленүе яңа этәргеч бирә дип саный. "Азатлык" бәйге җиңүчеләре белән сөйләште.

27 июль Казан мэриясе игълан иткән "Үз телем" премиясе җиңүчеләре билгеле булды. Миллион сумлык премиянең биш җиңүче проект арасында бүленүе хәбәр ителде:

  • "Ник? Нигә? Ник алай?" китап проекты (Сәрбиназ Шәйхелова) – 122 000 сум;
  • "Татар-урыс һәм урыс-татар сүзлекләре өчен электрон тышча" (Батырхан Шәйхетдинов) – 149 889 сум;
  • "Яшел китап" проекты (Эльза Нәбиуллина) – 150 000 сум;
  • SkyTat онлайн татарча сөйләшү клубы – 200 000 сум;
  • "Татар комикслары" (Регина Гаязова) – 330 000 сум.

Җиңүчеләр Казанда 9 августта бүләкләнәчәк. Азатлык проектлар авторлары белән аларның төп идеялары һәм гамәли файдасы турында сөйләште.

1. "Ник? Нигә? Ник алай?" китап проекты авторлары – биология фәннәре кандидаты, КФУ "Бионанотехнологоияләр" лабораториясе хезмәткәре Гөлнур Фәхруллина һәм КФУ магистранты, "Идел" яшьләр журналының бүлек мөдире, "Гыйлем" фән һәм мәгърифәт үзәге әгъзасы Сәрбиназ Шәйхелова.

Сәрбиназ Азатлыкка моңарчы энтузиазм нигезендә генә алып барылган эшкә бу премиянең яңа этәргеч бирәчәген сөйләде.

Сәрбиназ Шәйхелова
Сәрбиназ Шәйхелова

— "Ник? Нигә? Ник алай?" исемле фәнни-популяр китап проектының нигезен табигать, андагы күренешләр, хайваннар, үсемлекләр, микроорганизмнар дөньясы турында сораулар һәм аларга галимнәр тарафыннан бирелгән аңлаешлы җаваплар тәшкил итә. Мисал өчен, "Нигә шешәсыман агач Татарстанда үсми?", "Нигә күк зәңгәр төстә?", "Нигә Иделдә крокодиллар йөзми?" кебек сораулар һәм аларга җавап текстлары. Ул сорауларны без социаль челтәрләрдә ата-аналар арасында уздырылган сораштырулар ярдәмендә тупладык. Һәрбер сорау-җавап тексты төсле иллюстрацияләр, тематик шигырьләр белән баетылачак. Китап азагында һәр текстта очраган фәнни терминнарны туплаган татарча-русча фәнни терминнар сүзлеге дә булачак.

Дүрт яшьтән зуррак балалар өчен исәпләнгән фәнни-популяр китапны "Юлбасма" нәшриятында бастырырга телибез, хәзерге вакытта нәшрият белән сөйләшүләр алып барабыз.

Мондый төр балалар китабына ихтыяҗ бик зур, моны бигрәк тә татар ата-аналары яхшы аңлый

Соңгы елларда татар телендә басылган балалар китаплары арасында сыйфатлы һәм саллы фәнни-популяр басмалар юк диярлек. Күркәм мисаллар – химия фәннәре докторы Фәрит Ямбушевның 2017 елда басылып чыккан "Кызыклы химия" китабы, аңа кадәр, 2011 елда, биология фәннәре докторы Әхмәт Халидовның "Яшь натуралистларга" китабы дөнья күргән иде, әмма алар икесе дә мәктәп яшендәге балаларга исәпләнгән. Шуңа күрә мондый төр балалар китабына ихтыяҗ бик зур, моны бигрәк тә татар ата-аналары яхшы аңлый. Фәнне татар телендә популярлаштыручы оешмалар да бездә бармак белән санарлык. Иң билгелесе – Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин җитәкчелегендәге "Гыйлем" фән һәм мәгърифәт үзәге бу юнәлештә актив эшчәнлек алып бара һәм төрле яшьтәге кешеләр өчен сыйфатлы фәнни-популяр контент булдыра. "Идел" һәм "Ялкын" журналларында да фәнгә багышланган махсус рубрикалар эшләп килә. 2021 елның Русиядә Фән һәм югары технологияләр, өстәвенә, республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге еллары булуын исә тотып, әлеге проектны тормышка ашырырга уйладык. Аның идеясе 2020 елда ук туган иде, идея авторы – биология фәннәре кандидаты, "Бионанотехнологияләр" фәнни-тикшеренү лабораториясе хезмәткәре Гөлнур Фәхруллина.

Хәзерге вакытта без проектның өч этабын башкардык, дисәк тә була. Сораулар тупланды, аларның күбесенә җавап текстлары һәм шигырьләр язылды, алда тагын өч этап – фәнни мөхәррир, иллюстратор һәм нәшрият белән эшләр көтә.

Бәйгедә җиңгәнбез икән, димәк, оештыручылар, ягъни жюрида булган кешеләр дә без тәкъдим иткән проектның әһәмиятен һәм аңа ихтыяҗ барлыгын аңлый – бу бик шатландыра һәм өмет өсти. Без татар телендә фәнне популярлаштыру юнәлешендәге бик күп эшләрне энтузиазмга таянып башкара идек һәм башкарабыз да. "Үз телем" кебек бәйгеләр ярдәме белән бу юнәлештәге адымнар кыюрак ясалачак, әлбәттә.

2. Эльза Нәбиуллина ("Яшел китап") балалар өчен табигать турында китапларны ярты яки чирек елга бер мәртәбә чыгарырга вәгъдә итә.

Эльза Нәбиуллина
Эльза Нәбиуллина

— Безнең балалар өчен эшләп килгән "Урман клубы" бар иде. Ул шактый популяр булды, безгә һаман мөрәҗәгатьләр килә. Вакыт һәм урын ягы кысан булганлыктан, аны һәрдаим эшләтеп торып булмады. Һәм без балалар, әти-әниләр, гаиләләр үзләре яшәгән җирдә мөстәкыйль эшли алырлык һәм шушы темада - табигать, әйләнә-тирә мохит, ачык һавада вакыт уздыру кебек активлык булдырыр өчен "Яшел китап" проектын тәкъдим иттек. Бу әле аның эшче атамасы, соңрак исеме бәлки үзгәрер дә – безнең берничә вариант бар. Ул бер тапкыр гына чыга торган китап түгел, журнал кебек алдан язылып була торган торган китап - ел фасылына карап, чирек елга яки ярты елга бер тапкыр чыгачак.

Бу башлангыч һәм урта мәктәп укучылары өчен татар телендәге фәнни-популяр басма булачак

Идея 2018 елдан бирле яшәп килә, "Яшел китап" җәй көне үк чыгарга тиеш иде, бәйге һәм башка сәбәпләр белән бәйле тоткарланды. Бу башлангыч һәм урта мәктәп укучылары өчен татар телендәге фәнни-популяр басма булачак. Кызыксынучан ата-аналар материалларны балаларга иртәрәк тә бирә ала. Китапта дөнья табигате белән генә түгел, Татарстан табигате белән дә бәйле төрле кызыклы маршрутлар, тәҗрибәләр, лаборатор эшләр каралачак.

Бер тапкыр гына чыга торган китап булмаячак, бер санны сатудан кергән керемнән киләсе китаплар чыгачак.

3. Сүзлекләр проекты авторларының иң яшенә – 15 яшь. Татар-урыс һәм урыс-татар сүзлекләре өчен электрон тышча турында проект авторы Батырхан Шәйхетдинов һәм аның әтисе Эмиль Шәйхетдинов белән сөйләштек. Татар теле һәм IT белән кызыксынучы гаилә өчен бу беренче проект кына түгел.

Батырхан Шәйхетдинов
Батырхан Шәйхетдинов

— Проект сүзлектә эзләү системын һәм эзләү процессын тизләтү өчен кирәкле форматка конвертацияләү програмыннан гыйбарәт. Сүзлекләрдә, хәтта электрон сүзлекләрдә дә, кирәкле сүзне эзләгәндә кыенлыклар туа. Мәсәлән, без бер сүзне урысча-татарча сүзлектән таба алмыйбыз, ә татарча-урысча сүзлектә ул сүз бар. Тәкъдим ителгән сүзлек кирәкле сүзнең тәрҗемәсен башсүзләр (ачкыч-сүзләр) аша да, сүзлек мәкаләсендәге текстта да табарга мөмкинлек бирә. Сүзлекне офлайн һәм онлайн режимнарда кулланырга мөмкин булачак: офлайн-сүзлекне компьютерга йөкләп, интернетсыз да кулланырга була. Онлайн режимда сүзләрне тавышландыру мөмкинлеге дә каралган. Теләсә кайсы сүзгә басып, аның әйтелешен ишетергә була, ди Батырхан.

Аның әтисе Эмиль Шәйхетдинов әйтүенчә, проектның инде 95 проценты әзер. Ул телне өйрәнүчеләр өчен дә, башкалар өчен дә файдалы булачак. Бу тышчага башка телләрне дә кушарга була, мәсәлән, хәзер безнең планда нугай-урыс сүзлеген эшләү, ди ул.

4. Премия сәхифәсендә күрсәтелгәнчә, грантның өчтән бере "Татар комикслары" проектына биреләчәк. Проект авторы Регина Гаязова татар телендә комикслар җитмәвен, Казан риваятьләренә багышланган комикслар тупланмасы бастырырга теләүләрен белдерде.

Регина Гаязова
Регина Гаязова

— Проектның иң беренче этабында комикс ясаучылар өчен Казан турында, билгеле кешеләре турында татарча комикслар ясау турында игълан бирәчәкбез. Гаризаларны җыйгач, алар өчен ачык лекцияләр яки Казанның билгеле урыннары буенча экскурсияләр үткәрербез, Казанның мифлары турында китаплар тәкъдим итәрбез дип торабыз. Һәм алар үзләренә йә каһарманны, йә урынны сайлап, комикс ясарга тиешләр. Без аларны бер комикс китабы итеп чыгарабыз. Ничә кеше катнашачагы әлегә билгесез, бу китапны бастыру бәясеннән һәм гариза бирүчеләр саныннан тора. Без йөз битлек китап дип күзаллыйбыз. Җыентык күбрәк яшьләргә йөз тотып эшләнә, чөнки алар комикс укырга ярата. Китапханәгә килсәң, комикслар залында күп вакыт комикслар җитми, аларны алып бетергән булалар. Татар телендә комиксларны күргәнебез дә юк, шуңа күрә без Казан тарихы турында комикслар ясарга уйладык. Әгәр дә кызыксыну булса, проектны дәвам итәрбез дип уйлыйм.

Комиксларны татар мәктәпләренә, китапханәләргә генә түгел, туристларга да тәкъдим итәргә була.

Грантны яклаганда без июньнән башлап, инде октябрьгә кадәр нәтиҗәләрен алырбыз дип уйлаган идек. Нәтиҗәләр хәзер генә билгеле булды. Бәйге игълан итү, экскурсия-лекцияләр белән, комиксчыларга ясау өчен бирелгән вакыт, нәшер итү белән барысы биш ай кирәк булачак – августта башласак, Аллаһ боерса, декабрьдә тормышка ашырып чыгарбыз дип торабыз. Без дигәнем - ирем белән мин, без бу идеяне ирем белән уйладык. Һәм безнең иптәш кызыбыз комикслар ясый, аның тәҗрибәсенә таянабыз, диде Регина.

5. SkyTat онлайн татарча сөйләшү клубы инде 2020 ел башыннан эшләп килә. Идея авторларының берсе Данил Идиатуллин Азатлыкка "Беренчедән, шундый конкурслар булуына мин бик шат – татар теленә багышланган проектлар өчен беренче тапкыр шундый бәйге күрәм. Ләкин, минемчә, бу гына аз, катнашучылар күп иде, аларның проектлары да ниндидер бүләккә лаек, ләкин аңа бер премиянең генә акчасы җитмәде, шуңа күрә мондый конкурслар күбрәк булырга тиеш дип саныйм", дип белдерде.

Данил Идиатуллин
Данил Идиатуллин

— Татарстаннан читтә – Мәскәү, Әстерхан, Екатеринбур кебек шәһәрләрдә татарча аралашырдай кеше, татарча аралашыр өчен мохит юклыгы белән очрашасың. Син татарча аралашырдай кешеләр эзли башлыйсың, ләкин Татарстаннан тыш икегез дә татарча сөйләшердәй мохит булмаганлыктан, барыбер икегез дә урысча сөйләшәсез. SkyTat – менә шул татар телендәге онлайн мохит булдыра, аның ярдәмендә, безнең модераторларның берсе әйтмешли, "татарча сөйләшү өчен хет төньяк полюста да әңгәмәдәш табарга була". Татар телен онлайн-курслар, дәреслекләр, интернет-материаллар ярдәмендә өйрәнгәндә, барысын да аңлый башлыйсың кебек, ләкин барыбер сөйләшә алмыйсың. SkyTat бу проблемны да чишә – биредә башта практика, аннан соң теория. Ягъни син башта сөйләшеп китү киртәсен җимерәсең, һәм сиңа татар телендә нәрсәне өйрәнергә икәнен ачыклыйсың, шулай итеп, син башта сөйләшә башлыйсың, аннары үзеңә җитмәгән теоретик материалны "куып тотасың". Мәктәптә унберенче сыйныфка кадәр чит телне "башта грамматика, аннан практика" методикасы белән өйрәнсәң, гадәттә нәтиҗәсе бер үк – ул телдә барыбер нормаль сөйләшеп китә алмыйсың. Татар теле белән дә шул ук, әгәр башта татар телле мохиткә эләгеп, татарча сөйләшә башлап, соңыннан грамматикасын "куып тотсаң", син максатыңа тизрәк ирешәсең һәм телне өйрәнүе дә җайлырак.

Безнең онлайн-клуб инде хәзер үк тел барьерын җимерергә, төрле ил һәм шәһәрләрдәге татарларга танышырга, аралашырга ярдәм итә. Проектның файдасы шул – мәктәптә татар телен укымаган, татар телендә сөйләшә алмаган кешеләргә татар телендә иркенрәк сөйләшә башлар өчен Татарстанга барып тору кирәкми.

Сентябрьдә безнең икенче сезон башлана, бу юлы индивидуаль дәресләр һәм "нульдән башлап" өйрәнүчеләр курсын башлап җибәрергә планлаштырабыз. Грант проектын яңа елга кадәр гамәлгә ашырырга, бу вакыт эчендә бер "нульдән башлап" өйрәнүче төркемне татарча сөйләшә башларга өйрәтергә, былтыргы төркемнәрнең сөйләм дәрәҗәсен үстерергә планлаштырабыз, ди Данил.

"Әйдә! Online" проекты

Азатлык радиосы 2018 елдан бирле татар телен өйрәнүчеләр өчен ​"Әйдә! Online" проектын алып бара. Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә. Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Facebook һәм Instagram.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG