Accessibility links

"Татарстанда телне дигитальләштерү инфраструктурасы Русиядәге башка төбәкләрдәгедән бер башка югарырак"


Магомед Магомедов
Магомед Магомедов

Иннополиста укучы дагыстанлы Магомед Магомедов Avzag проектын булдырган. Аның сүзләренчә, аны кавказ телләре порталы дип кенә атау дөрес булмас, чөнки төбәкләрдәге проблемнар охшаш һәм бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашу кирәк.

Дагыстаннан килеп Иннополиста укучы программист Магомед Магомедов Русия халыклары телләрен саклауның алдынгы тәҗибәләренә багышланган онлайн-конференциядә Кавказ телләренә багышланган Avzag порталын тәкъдим итте һәм Дагыстан телләренең аваз үзенчәлекләрен чагыштыручы анализаторның эш механизмын аңлатты. Бу портал дүрт бүлектән тора. Фонетика бүлегендә телнең барлык авазлары җәдвәле китерелгән, ул алфавит рәвешендә эшләнгән, авазларның һәркайсының яңгыраш үрнәген тыңларга була. Конвертер бүлеге – текстны бер язудан икенчесенә аудару – мәсәлән, осетин латиницасыннан осетин кириллицасына күчерүнең гади коралы. Әңгәмә бүлегендә сөйләшү өчен файдалы шаблоннар бирелгән, җөмләдәге кайбер сүзләрне үзгәртеп, тәкъдим ителгән тәрҗемә вариантын карау мөмкинлеге бар. Хәзер кушымтага электрон сүзлек тә өстәлгән.

Магомед Азатлыкка тел активлыгына килгән ИТ-белгечләрен нәрсә рухландыруы, Татарстанның Дагыстаннан ни белән аерылуы турында сөйләде.

Магомед, сез "За языки РФ" конференцияләрендә кавказ телләре турында чыгыш ясаган беренче спикер. Үзегез турында да бераз сөйләсәгез иде.

— Үзем турында сөйләрлек нәрсә дә юк. Мин Дагыстанда туган йөзләрчә мең егеттән берни белән дә аерылып тормыйм. Махачкала мәктәбендә укыдым. Күпләр югары белем алырга башка төбәкләргә киткәндә, Мәскәү, Петербурны сайлаганда, мин Казанга күчендем. Һөнәрем "програм инженеры" дип атала, халык телендә "программист" булам инде.

Avzag порталын булдыру идеясе ничек туды, үз такымыгыз бармы?

Менә шундый мохит алмашы кешегә "Кем мин?" кебек үзбилгеләнү сорауларын куя башлый

— Ӕвзаг (тел - ред.) сүзе осетин теленнән, ул төрле сөйләштә төрлечә әйтелә. Портал булдыру идеясына килгәндә, ул мин Махачкаладан Казанга укырга килгәч берничә елдан соң туды. Күз алдына китерегез – беркайчан да Дагыстаннан читтә булмаган 16 яшьлек үсмер бөтенләй башка мохиткә эләгә. Менә шундый мохит алмашы кешегә "Кем мин?" кебек үзбилгеләнү сорауларын куя башлый. Һәркем моның аша уза дип уйлыйм.

Тарих, мәдәният, дин белән беррәттән, үзбилгеләнүнең тагын бер компоненты – тел. Шул дулкында мин телне, тарихны өйрәнә башладым. Ничектер үз телем өчен нидер эшләргә карар иттем, чөнки Дагыстанда телләр гомумән камалыш хәлендә. Хәтта китаплар басыла, телевидение сөйли торган әдәби телләр дә шундый хәлдә. Махачкалада яшәгәч, үзәндәге шәһәрләрдә яшәүче дагыстанлылар кебек, аралашу, яшәү мохите урыс телендә генә. Гаилә, ата-аналар үзләре аңлап тотынмаса, тел мәсьәләсен үз агымына калдырса, икенче-өченче буын урыс теленә күчә.

Минем туган телне (хайтак теле - ред.) белү дәрәҗәсе әнинең туган авылында ярты ел эчендә өйрәнгән берничә җөмләдән генә гыйбарәт иде. Шул ук вакытта программист буларак, сайт ясау технологияләрен өйрәнү белән кызыксынуым да бар иде. Ягъни икеләтә мотивация: үз телем өчен нидер эшләү һәм һөнәри осталыгымны арттыру өчен бер сәбәп.

Беренче версиядә интерактив алфавит бар иде, төймәгә басып, телнең авазларын тыңларга була иде. Сүз уңаеннан, безнең телдә алтмыштан артык фонема бар. Беренче версия шактый гади иде, бер ел эчендә портал сез конференциядә күргән халәтенә җитте. Безнең такымны эш такымы дип атап булмый, ул күбрәк волонтерлыкка тартым. Бернинди рәсми килешү, кемдер алдында җавап тоту кебек әйберләр юк, бөтен эш энтузиазмга корылган. Хәзерге көндә техник якны мин тәэмин итәм, хайтак теле өлешен дә мин эшлим. Таймураз Бтемыраты ирон (осетин - ред.) теле белән ярдәм итә, Азамат Бирмамитов – кабарда-чиркәс, Абдурахим Каттирарин агул теле белән булыша. Мин башкаларны да җәлеп итәргә тырышам.

Башта ук түләмәячәгемне әйтәм, минем һәм башкаларның үз телләре өчен ниләр эшләвен күрсәтәм

Бу проектның төп идеясы – Кавказдагы телләр белән турыдан-туры танышу, аларны өйрәнү. Без бер-беребезнең телләре белән аз гына таныша алсак та, моның файдасы зур булачак. Хәзер проектта миннән башка, үз телләренең материалларын актив тулыландыручы өч кеше эшли. Конференциядән соң тагын икәү кушылды, берсе – Адыгея көнбатыш чиркәс теленең әдәби нормаларын, икенчесе – көнчыгыш Дагыстаннан, лезгин телен тулыландыра. Мин башта ук акча түләмәячәгемне әйтәм, минем һәм башкаларның үз телләре өчен ниләр эшләвен күрсәтәм, үз телегез өчен файдасын күрсәгез, кулланыгыз, мин шатланып ярдәм итә алам, дип аңлатам.

Онлайн-конференциядә катнашуның плюсы – үземнең чыгышымны уртак проектка кушылырга теләгән кешеләргә җибәрә алам. Алар минем ни эшләгәнемне тизрәк аңлый, үз телләре өчен кыйммәте бармы-юкмы икәнен бәяли ала. Конференцияләрдән соң бик күп элемтәләр барлыкка килә, икенче конференциядән соң мин Майкоптагы Адыгея дәүләт университеты профессоры Зарема Цей белән таныштым, ул – көнбатыш чиркәс диалекты таралган урын. Конференция узгач, ул мине тел порталы белән кызыксынган кеше белән тоташтырды. Тагын бер кешегә портал турында конференциягә кадәр үк язган идем, минем чыгыштан соң аннан ниһаять уңай җавап килде.

Безнең төбәкләрдәге проблемнар охшаш

Avzag проектын кавказ телләре порталы дип кенә атау дөрес булмас. Безнең төбәкләрдәге проблемнар охшаш, без бер-беребез белән тәҗрибә уртаклаша, технологияләр белән бүлешә алабыз. Конференция узуга, миңа ерак төньяк халыклары телләре белән шөгыльләнүче бер кеше язды. Ул бу сайтка төньяк милли телләрен өстәү мөмкинлеге турында сорашты, ахырда без ул телләр өчен минем сайтның аерым күчермәсен ясарга була дип килештек. Ул минем әзер ИТ-чишелешне алып, үзенең тел проекты өчен кулланачак булып чыга. Бу – бер вариант. Шулай ук уртак проект ясап, бөтен телләрне бер сайтка өстәп барырга була. Кавказ телләре, төньяк халыклары телләре, Урал һәм Идел буе телләрен өстәп, Русия телләре атласын төзергә булыр иде. Аңа, әлегә минем технологияне кулланып, аерым сайт ясау уңайлырак тоелды. Ягъни бу технологияне кавказ телләреннән тыш куллану преценденты да бар хәзер.

IT-белгечләрне тел активлыгына нәрсә җәлеп итә?

Телем һәм мәдәниятем өчен нидер эшләргә теләсәм, бу миннән матди чыгымнар таләп итми

— Мине һөнәри тәҗрибә уздыру, профессиональ күзлектән яңа техник проблемнарны чишү мөмкинлеге кызыксындырды. Бәлки безнең сүзлекләр, мультфильмнардан аермалы буларак, күренеп торган гамәли файда китермидер, ләкин минем өчен бу кызык. Чиста инженерларча кызыксыну. Икенчесе – телгә ниндидер файда китерергә омтылу. Ләкин бу сүзләр бөтен вазгыятьне сурәтләп бетерми. Башка даирәдә, әйтик, кинематографиядә эшләүче кеше үз телендә һөнәри проект иҗат итәргә теләсә, аңа бик күп көч түгәргә кирәк булачак – аңа актерлар ялларга, гонорар түләргә, мәйданчык, реквизитлар табарга кирәк булачак. "Айтишникка" исә артык чыгымнар кирәкми, санак һәм җилкәсендә баш булса, җитә. Мин үз телем һәм мәдәниятем өчен нидер эшләргә теләсәм, бу миннән матди чыгымнар таләп итми.

Мәсәлән, порталның хостингы миңа бер елга дүрт йөз сумга төште, бу – берни түгел. Тагын бер сәбәп – халыкта тамыр җәйгән стереотипларны сындырырга омтылыш. Безнең кешеләр безнең телләрне кухняда яки бакчада сөйләшер өчен генә яраклы дип саный, мондый стереотип безнекеләрнең башында ныклап тамыр җәйгән. Алар безнең телләрне заманча технологияләр, инновацияләр, IT-чишелешләр өчен куллану мөмкинлеген күз алдына китерә алмый. Минем үз телемне, башка телләрне яңа технологияләр өчен куллану үрнәге бу стереотипларны берникадәр җимерә.

​— Дагыстандагы телләр вазгыятен ничек бәялисез?

— Һичшисез, бик авыр. Русия күләмендә иң авыры булмаса да, Кавказ республикаларында иң авыр вазгыятьләрнең берсе. Дагыстанның иң күп милләтле төбәк булуы, этнографиянең күз алдына китергесез төрлелеге ассимиляцияне, урыс теленә күчүне тизләтә. Бу сәбәпләр һәм хәрәкәтләр лингвистика чикләреннән күпкә читкә чыга. Тауларда икътисади хәл бик авыр – эш юк, инфраструктура юк. Кешеләр икмәк телеме өчен үзәнгә төшә, зур калаларга туплана. Шартлы рәвештә, бер шәһәрдә җыелган кырык телне күз алдына китерегез. Табигый, дагыстаннар урыс телен куллана. Юкса, башка телне, элегрәк милләтара аралашу теле булган кумык телен кулланып булыр иде. Без үзара аралашуда урыс телен кулланабыз. Башка Кавказ төбәкләрендә бер-ике дәүләт теле: Осетиядә – осетин теле, Кабарда-Балкар республикасында - кабарда һәм балкар телләре. Ә бездә – бер өем. Махачкалада кешеләрнең милли һәм мәдәни үзенчәлекләре юыла, без туган теле урыс теле булган уртача дагыстанлыга әвереләбез. Бу минем үзем өчен бик ямансу перспектива. Дагыстанны Дагыстан иткән әйбер – аның халкының күптөрлелеге, һәрбер районның үз теле, үз үзенчәлекләре. Әгәр без барыбыз да бер казанда эреп, урыс телле уртача халыкка әйләнәбез икән, Дагыстаннан ни калыр, Дагыстан булып калырмы, башка нәрсәме – белмим.

​— Татарстан белән Дагыстанны чагыштырганыгыз бармы?

— Әлбәттә, һәрвакыт чагыштырабыз. Иннополиста яшәгәч, әлбәттә, мин монда да башка җирләрдәге кебек барысы да идеаль түгеллеген күрәм. Ә Иннополиска карагач, мондый урынның Кавказда да, Дагыстанда да булуын телисең. Әлбәттә, перспектива бар, ләкин бер перспектива белән генә барып чыга алмыйсың – кадрлар кирәк, чыгымнар кирәк. Әйе, бу яктан Татарстанны башка милли республикаларга үрнәк итеп куярга була – дәүләтчелекне ничек дөрес төзергә, ничек телне якларга. Шул ук телне дигитальләштерү инфраструктурасы да Русиядәге башка төбәкләрдәгедән бер башка югарырак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG