Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов татарлар сакланып калсын өчен республика хакимиятләре барысын да эшләргә тиеш дип белдерде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русиядә узган җанисәп нәтиҗәләренә фикер белдергән.

"Татарстанда татарлар күбәйгән. Әмма алар башка төбәкләрдә кимеде. Бу нәрсә белән бәйле? Сыйфатлы бәяләмәне бары тик галимнәр һәм махсуслашкан белгечләр генә бирә ала. Белүемчә, шундый анализ уздырыла", дигән ул. Аның сүзләрен "Интерфакс" җиткерде.

"Безнең өчен төп нәтиҗә шул - "үзләрен татар дип билгеләүчеләр алга таба да телен, мәдәниятен, үзбилгеләнүен саклап калсын һәм аны киләсе буыннарга тапшыра алсын өчен, Татарстан хакимиятләре барысын да эшләргә тиеш", дип искәрткән Миңнеханов.

Моңарчы Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика президенты җанисәп нәтиҗәләре өчен борчыла, чөнки ул сыйфатсыз узды, дип белдергән иде.

Дәүләт шурасы рәисе җанисәпне "канәгатьләндермәслек" дип бәяләде һәм җәмәгатьчелекнең борчуын аңлавын әйтте. Ул җанисәпнең рәсми документлары алынганганнан соң, әлеге проблем уңаеннан Татарстанда "җитди тикшеренү эше" узачагын җиткерде.

  • Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды. Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.
  • Милләтләр саны турында мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителде. Бу нәтиҗәләргә күрә Русиядә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты.
  • Татар зыялылары арасында җанисәп нәтиҗәләре белән килешмәүчеләр күп булды. Әйтик Дөнья татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Русиядә яшәүче татарларның саны кимендә 5,5 миллион дип белдерде. Ул җанисәптәге саннарда хилафлыклар булуын әйтте.
  • Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җанисәптә башкортлар "безнең исәпкә артты" дип белдерде. Шулай ук ул татарлар саны кимүнең төп сәбәбе — балалар аз туу, дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG