Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марсель Бакиров: "Татар әдәбияты тарихын яңадан зур акчага хаталы итеп чыгару нигә кирәк?"


Марсель Бакиров
Марсель Бакиров

Фольклорчы галим Марсель Бакиров "Татар әдәбияты тарихы"ның яңа басмалары "ярым-йорты чикләүләр, фәнни яктан кайтыш хаталы алмаштырулар"дан тора дип саный. Моңарда ул Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллинаны гаепли.

"Татар әдәбияты тарихы" дигән 8 томлы фәнни хезмәт 2022 елның 17 февралендә Татарстан язучылар берлегендә тәкъдим ителде. Хезмәтне Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләгән. 8 томлык 2014-2021 еллар аралыгында язылган. Китаплар Татарстанның дәүләт телләре програмы кысаларында чыгарылган.

Соңгы вакытта "Татар әдәбияты тарихы"ның 8 томлыгы турында бәхәсләр яңадан куера башлады. Сүз хезмәтнең инде яңа басмасы, яңа тәкъдим ителгән 1-2 томлыгы турында бара. Фольклорчы галим Марсель Бакиров бу яңа басманы эшләүчеләрне тарихны бозуда һәм аерым галимнәрнең, шул исәптән үзенең мәкаләләрен төшереп калдыруда гаепләп чыкты.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ) эшләгән "Татар әдәбияты тарихы" моңа кадәр дә галимнәр һәм язучылар арасында бәхәс тудырып килде. Узган ел аның соңгы томнарын тәкъдим итү вакытында әлеге хезмәтне "кулуар" рәвештә язылуда гаепләгәннәр иде. Аңа кадәр ТӘСИ татар әдәбияты тарихын өйрәнү концепциясен үзгәртеп, урыс телле язучылар иҗатын өйрәнүгә керешүе дә зур сораулар уятты.

Бу тәнкыйтьләргә җавап буларак Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, әдәбият галиме Дания Заһидуллина күптомлылыкны яңа концепция нигезендә язылуын, аның совет чоры идеологиясеннән һәм географик яктан бары Татарстан белән чикләнүдән арынган булуын белдерде.

Азатлык фольклорчы галим Марсель Бакиров белән сөйләште. Ул ТӘСИ кабул иткән "яңача карашлар" татар әдәбияты тарихын нәрсәдә мәхрүм калдыруы һәм үзенә "шәхси чикләүләр" кертелүе турында сөйләде.

— Моңа кадәр матбугатта чыккан минем фикерләргә теләктәшлек белдерәләр, кызыксыналар, — дип башлады ул сүзен.

— Марсель әфәнде, сезнеңчә, күптомлык нәрсәләрдән мәхрүм калды? Яңа басмада берничә галимнең хезмәте, шул исәптән сезнең тарафтан язылган "Чура Батыр" дастаны турындагы мәкалә төшеп калган. Сез моны "идеологик хатадан торган" Лилия Мөхәммәтҗанованың мәкаләсе белән алыштырылган дип әйттегез. Шул ук вакытта Чура Батыр мәсьәләсендә ТӘСИ мөдире Ким Миңнуллин сезнең дәлилләрне шик астына куйды.

— Мин гарантия рәвешендә әйтә алам, алар ышанычлы җитди чыганаклар. Аның бер өлеше җирле галимнәребезнең күзенә чалынмаган, моңа кадәр фәнни кулланылышка кермәгән. Уникаль материалларны миңа күпъеллар Алматы, Фрунзе (Бишкәк), Ташкент, Мәскәү, Петербур китапханәләрендә бөртекләп җыеп өйрәнергә туры килде. Шуңа да аларга нигезләнеп ясалган нәтиҗәләр, аерым өлкәләрдә төптән уйланмыйча калкавыч кебек өстә яткан фактлардан аерыла, хәтта еш кына аларны кире дә кага.

Беренче басмада чыккан Чура Батыр турындагы мәкаләгә хәзер алмаш итеп бирелгән язманың концепциясе белән мин тамырдан килешмим

Яңа 8 томлыкта минем беренче басмада чыккан Чура Батыр турындагы мәкаләгә хәзер алмаш итеп бирелгән язманың концепциясе белән мин тамырдан килешмим. Чөнки анда Казанны дошман яуларыннан саклап көрәшкән Нәрык улы Чураның прототибы исемнәре үзара туры килүдән чыгып кына Казан бәге Чура Нарыков булган дигән фикер үткәрелә. Асылда Чура Нарыков — Явыз Иванга кат-кат илчеләр җибәреп, Казанны алырга яу белән килүне чакырып яткан хыянәтче, сатлыкҗан. Соңыннан ул Мәскәүгә качып киткән вакытта юлда тотылып җәзалап үтерелгән. Бу турыда мәгълүмат билгесез авторның "Казанские истории" дигән китабында һәм урыс елъязмаларында китерелә.

Шәхсән мин дастанда тасвирланганча, атына атланып Казанны батырларча саклап көрәшкән һәм аты белән ярдан суга егылып төшеп һәлак булган Чура Батыр дигән яугир булгандыр дип уйламыйм. Бу сәнгати чараларга һәм өлешчә традицион сюжетка корылган эпик әсәр. Чураның реаль шәхес булмаганлыгы Кол Шәриф тарафыннан 1550 елда сугышта урыс явын кыйнатуга багышланган Казан мәмәләкәтенең бәяне турындагы әдәби-публицистик язма белән дә раслана. Анда Казанны саклаган батырлар берәм-берәм исемләп аталса да, алар арасында Чура исеме юк. Марсель Әхмәтҗанов тапкан Чура һәм Нәрык исемнәре кергән шәҗәрәдә дә әлеге шәхеснең данлы яугир булуы яки Казан белән бәйләнеше турында бер сүз дә юк. Авторның Яшел Үзән районының Карауҗа авылында язып калган ярым риваятендә дә көрәшче образының дастан сюжеты тәэсирендә туганлыгы сизелеп тора. Чөнки анда аталы-уллы бер үк гаилә әгъзаларының берсе әтисе Казан серләрен урыска сатучы, икенчесе — Казанны яклаучы булып сурәтләнә. Җитмәсә, икесе дә Чура исемле. Татарда атага һәм улга бер үк исем бирү юк. Бу урысларда гына шулай. Билгеле, Казан серләрен сатучы Чураның хыянәтче Чура Нарыковка бәйләнешле булуы сиземләнә. Башкорт фольклорындада Чура Нарыковның урысларга Казанны алырга ярдәм итүе турында риваять сакланган.

Объектив концепциягә нигезләнеп язган мәкаләне тарихны бозып аңлаткан мәкалә белән алыштыруны сизгер һәм әзерлекле укучы аңлар дип уйлыйм

Мин ясаган нәтиҗә шул: дастанда тасвирланган Чура Батыр асылда Казанны батырларча саклап көрәшкән һәм һәлак булган батырларның җыелма символик образы. Бу сюжет безнең җирлектә түгел, ә нәкъ менә көньякта туганлыгын исбат итә. Нугайлар аша безнең җирлеккә үтеп кергән, Казан исеменә һәм урысларга каршы көрәш белән алмаштырылган. Ул дастан кырымтатарларда да бар. Бу объектив концепциягә нигезләнеп язган безнең мәкаләне тарихны бозып аңлаткан мәкалә белән алыштыруны сизгер һәм әзерлекле укучылар аңлар дип уйлыйм.

Ризасызлык һәм аяныч нәтиҗәләр моның белән генә чикләнми. Фән докторы, аксакал Мәсгуд Гайнетдиновның "Исламлашу, болгарлашу, мәдәни күтәрелеш" һәм тагын берничә мәкаләсе, тирән фикерләүче профессор Резидә Ганиеваның "Шәрык яңарышы һәм Кол Гали иҗаты" дигән үтә җитди тикшеренүе дә реформаторлар кайчысына эләгеп кисеп калдырылган. Ганиеваның мәкаләсе Болгар дәүләтенең Көнчыгыш ренессансына керүен беренчеләрдән булып исбатлаган һәм атаклы Кыйссаи Йосыф поэмасының шул мохиттә иҗат ителүен расланган иде югыйсә. Шушы ук рәткә урта гасырлар әдәбияты белгече Шакир Әбиловны да әйтеп узарга кирәк. Бу авторларның өчесе дә вафат булган, тәүге икесе әле күптән түгел генә арабыздан киткән галимнәр.

Миркасыйм Госманов, Ибраһим Хәлфин, Гали Рәхим тикшергән Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорына бәйләнешле "Дәфтәри Чыңгыз-намә" мәкаләсе дә төшереп калдырылган. Мәскәү профессоры Әлфинә Сибгатуллинаның төрки-татар дөньясында дини-суфыйчыл әдәбият турындагы саллы хезмәте төшеп калды һәм башка мәкалә белән алыштырылды.

Яңа 8 томлыкның беренче томында реформаторлар төшереп калдырган прототөркиләр иҗаты турындагы күләмле мәкалә дә күп көч куеп, моңарчы борыңгы тарихыбызны өйрәнүчеләр тарафыннан читтә калган хезмәтләргә һәм фактларга нигезләнеп язылган иде. Оппонентларым, рецензентларым, атап әйткәндә, Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты Мансур Хәсәнов, Башкортстан академигы Гайсә Хөсәенов, Якутия университеты профессоры тарафыннан "чор ачышы" дип югары бәяләнде. Асылда тарихта беренче булып, конкрет дәлилләргә нигезләнеп, ерак бабаларыбызның тел авыз иҗатында формалашкан уннан артык жанр һәм риторика, матур сөйләм сәнгате тикшерелә. Бу хезмәтнең яңа басмадан төшереп калдырылуын берничек аңлап та, аклап та булмыйдыр.

— ТӘСИ яңа басмаларны әзерләүне яңа концепция, яңа чыганаклар һәм табышлар табылуы белән бәйләп аңлатты. Бу концепцияне сез ничек бәялисез? Сезнеңчә, "Татар әдәбияты тарихы"ның нинди казанышлары, югалтулары бар?

— Дания Заһидуллинаның яңа 8 томлыкка концепция рәвешендә язган кереш мәкаләсендә "бөтенләй үзгә нигезләрдә әзерләү", "тулыландырып, төгәлләндереп яңа басма итеп әзерләү" бурычы куелса да, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы тарихына, мәдәниятенә һәм фольклорына багышланган гомуми характерда язылган берничә бөртек мәкаләне исәпкә алмаганда, "үзгә нигездә" эшләнүе белән аерылып торган яңа хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Минем карашымча, беренче басма белән чагыштырганда, югалтулар яңадан өстәлгән казанышларга караганда күбрәк.

Беренче басма чыгып бетмәс борын шул ук тупланманы кабат нәшер итү янә 15-20 млн сумга төшәчәк!

Иң борчыганы шул, 11-12 млн сумга төшереп бастырылган 8 томлык белән канәгатьләнмичә, кабаттан мәдәниятебез тарихын шул ук тупланмасын нәшер итүгә алыну һәм беренче басмадагы җитди казанышлардан баш тартып, күбрәк ярым-йорты чикләүләр, фәнни яктан кайтыш, хәтта хаталы алмаштырулар белән мавыгу, йомшак итеп әйткәндә, каш төзәтәм дип күз чыгару белән бер. Кереш мәкаләдә вәгъдә ителгән концептуаль үзгәрешләрнең укучыларны хет аз гына булса да ышандырырлык дәрәҗәдә үтәлмәгәнлеген, киресенчә, һич тә аклана алмый торган югалтуларга һәм җитди хаталарга юл куюын раслап торалар.

Әйтергә генә ансат: җитәкчелекнең беренче басма чыгып бетмәс елында ук кабаттан шул ук тупланманы нәшер итәргә алынуы тираж һәм бәяләр арту исәбенә янә 15-20 млн сумга төшәчәк! Истән чыгармыйк: болар бит салымнар исәбенә җыела торган, безнең сай кесәләрдән чыга торган акчалар.

— Cез бу низаг артында шәхси мәнфәгатьләр ята дип саныйсызмы?

Низагның сәбәбен Дания Заһидуллинаның миңа үчле булуы белән бәйлим

— Моның бер сәбәбен мин Дания Заһидуллинаның миңа үчле булуы белән бәйлим. Интернетта "Үчлек белән үрелгән түрәлек" дигән мәкалә урнаштырылды. Анда Дания белән икебезнең арада башланган низаг турында әйтелә. Эш шунда, Дания Заһидуллина академик булып сайланганда шигырь төзелешен өйрәндем дигән белешмә язды. Мин үзем дә шигырь белгече. Заһидуллинаның китап булып басылган докторлык диссертациясендә сүз Каюм Насыйриның татар бәетләре төзелеше турында бара. Мин Даниягә Каюм Насыйри ялгышкан һәм син шуларны сизми калгансың дидем. Шушы ук фикерне мин Тәлгать Галиуллин, Фәрит Йосыпов, Фәнзилә Җәүһәрова алдында да әйттем. Шушы мәкаләдән кала минем Даниянең бер хезмәтенә дә тел-теш тидергәнем юк һәм Даниянең исемен шушы өч кеше алдында гына әйткәнем булды. Дания мине күргән саен, мине хурлап сөйләвеңне ташла дип әйтә торган иде. Мин акланып та карадым. Аның ачуы минем мәкаләләрне алып атуга кадәр барып җитте.

— Узган ел профессор Хатыйп Миңнегулов сигез томлык "кулуар рәвештә" язылды, фикер алышу җитмәде, дип белдергән иде. Яңа басмалар әзерләүдән сез тулысынча читләштерелдегез булып чыгамы?

— Хатыйп дөрес әйткән. Алар хәтта Татарстан язучылар берлеге белән киңәшләшмәгәннәр һәм китап аларга барып ирешмәгән. Гаҗәп хәл бит бу.

Беренче томда мин фәнни редактор булдым, сигез томлыкның редколлегия әгъзасы булып тордым. Мин хезмәтне редакторлауда, хәтта төзелешендә дә катнаштым. Әмма тик торганда, бернинди сәбәпсез, ул (Дания Заһидуллина) минем фамилиямне редакторлыктан һәм редколлегиядән алып ташлаган, тюркологиядә зур урын алган мәкаләләремне төшереп калдырган. Алар исәбендә "Идегәй" һәм "Чура" дастаннары.

15 мең данәдә чыккан "Татар әдәбият тарихы"ның беренче басмасы беркайда да юк. КФУда ул 30 бөртеккә дә тулмый. Кая киткән ул?

Ислам диненең 1100 еллыгы уңаеннан мин "Тайное происхождение наших предков" дигән урысча китап яздым. Аны Татарстан китап нәшрияте бик теләп алды. Монда да, сизүемчә, Дания таяк тыкты һәм хезмәтне кат-кат рецензияләргә бирде. Уңай фикер әйтелгәннән соң гына ел ахырында дөнья күрде. "Хан кызы" дигән пьесам да ике елдан соң гына чыкты.

Дания Заһидуллина — Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты. Иң кирәкле китаплар исемлеге аның кулы аша үтә. Миңа инде 90 яшь тула. Шул уңайдан, нәшрият "Татарский фольклор" дигән урысча китабымны бастырып чыгарырга җыенган иде. КФУның филология институтыннан хуплап хат та юлланды. Бу югары уку йорты өчен кирәкле хезмәт. Әлеге китапны "Иң кирәкле китаплар" исемлегенә керткәннәр иде, соңыннан Дания аны сызып ташлаган. Бүген ТӘСИ дә, мөдире Ким Миңнуллин да аның кубызына бии. 15 мең данәдә чыккан "Татар әдәбият тарихы"ның беренче басмасы беркайда да юк. КФУда ул 30 бөртеккә дә тулмый. Кая киткән ул? Тагын бер хәл — беренче томны язучыларның берсенә дә гонорар түләнмәде. Тикшерүләр булыр һәм кемнәрдер зыян күрер күк.

— Әгәр Дания Заһидуллин белән сезнең арада каршылык бар икән, ни өчен алайса башка галимнәрнең мәкаләләре дә төшеп калган? Бәлки бәхәс артында шәхси каршылыклар ятмыйдыр?

— Ул яңача карашка нигезләнеп үзгәртелде дип үзенең каланчасы белән үлчәп бәя бирә. Минем "Татарский фольклор" китабымда "эшчеләр фольклоры" дигән бүлек бар. Тикшерү вакытында ул аңа каршы чыккан иде. Мөхәммәт Мәһдиев тә эшчеләр фольклоры бар дигән фикердә булды.

Кешеләр китү белән аларны оныталар. Зур галимнәр хезмәтләрен кайтыш мәкаләләргә алыштыралар. Бу — амораль, әдәпсез күренеш.

— Сез гомумән "Татар әдәбияты тарихы"ның башка томнары белән танышып чыктыгызмы? Моңа кадәр язучылар һәм аерым галимнәр томлыкларда татар әдәбиятына катнашы булмаган, урыс телле язучылар керүгә ризасызлык белдергән иде. Мәсәлән, Гүзәл Яхинаның тарих китабына кертелүе каршылыклы фикерләр уятты.

Яңадан 15-20 млн сум акчага томнар бастыру үзен аклый алмый

— Килешәм, кайбер мәкаләләр артыктыр, урынсыздыр. Аңа карап кына, яңадан 15-20 млн сум акчага томнар бастыру үзен аклый алмый. Әгәр үзгәрешләр бар икән, өстәмә том чыгарырга мөмкин булыр иде. "Зур энциклопедия"гә өстәмә томнар чыгарган кебек. Шулай да 8 томны яңадан чыгару була алмый.

Урыс телле язучылар мәсьәләсе бәхәсле әйбер. Аларны татар язучысы түгел дип караучылар бар, шул ук вакытта телләре башка булса да, татар җанлы язучылар дигән караш яши. Мин аларны сызып ташлау ягында түгел. Гадел Кутуйның улы Рөстәм Кутуй татар җанлы булган. Нигә аны урыс телендә язган өчен генә төшереп калдырырга мөмкин. Татарлыкны искә алмыйча язган бер-ике автор турында сүз барса, анысы башка мәсьәлә булыр иде.

— ТӘСИ мөдире Ким Миңнуллин Бакировның тәнкыйте эшлекле әйтелсен иде дигән фикер белдерде.

— Минем тәнкыйтьне бөтен кеше таный. Үз гомеремдә 8-10 монографиям, 600 мәкаләм бар. Берсенә дә тәнкыйть сүзе әйткән кеше юк. Ким Миңнуллинның докторлык хезмәтеннән башка нинди хезмәте бар соң аның? Аның миңа карата әйтелгән сүзе — нуль!

— Марсель әфәнде, ТӘСИнең хәзерге эшчәнлеген, аерым алганда, фольклор юнәлешен ничек бәялисез? Ни өчен бүгенгә кадәр "Татар фольклоры" күптомлыгы басылмады?

"Татар фольклоры" күптомлыгы ни өчен тулысынча басылмады — бу мәсьәлә дә Дания Заһидуллинага килеп терәлә. Ул бит акча бүлеп бирә

— "Татар фольклоры"ның 25 томлыгы 1980 елларда Фатих Урманечеев заманында ук эшләнә башлаган иде. Мин биш томын редакцияләдем, кереш мәкаләләрен тоташ үзгәртеп яздым. Менә бу эшкә акча бүленергә тиеш иде. Күзалдына китерегез. Бүгенгә аның икенче томы яңарак кына чыкты. Ә менә "Татар әдәбияты тарихы"ның 8 томлыгы чыгып бетүгә яңадан 15 млн сумга басыла башлады. Ни өчен "Татар фольклоры" күптомлыгы тулысынча басылмады — бу мәсьәлә дә Дания Заһидуллинага килеп бәйләнә. Ул бит акча бүлеп бирә.

Заманында классик галимнәребез бар иде. Бүген исә институтта фольклор өлкәсендә эшләүче галимнәр — кайтыш. Лилия Мөхәммәтҗанованың язма дастаннарын мин редакцияләдем, күп төзәтмәләр керттем, йомгак өлешен үзем язып бирдем. Нәтиҗәдә, минем мәкаләмне шәкертемнең язмасы белән алыштырдылар. Фольлор бүлегендә Ләйлә Дәүләтшинага өмет зур, ул көчле галим булачак. Ә менә калганнары — йомшак.

***

14 март узган матбугат очрашуында Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина фольклорчы галим Марсель Бакировның тәнкыйтенә җавап кайтарган иде. Аныңча, 1-2 томның яңа басмасына үзгәрешләр кертелүе яңа чыганаклар барлыкка килүе белән бәйле. Бакировның прототөрки — һуннарның сүз сәнгате турындагы язмасы төшеп калуга җавап биреп, Заһидуллина аның тарихи чикләргә туры килмәве белән аңлатты.

"Без академик басма, татар әдәбияты тарихы турында сүз алып барабыз. Ул - безнең эраның V гасырыннан башланган гомумтөрки әдәбият. Бу бөтен төрки дөньясында кабул ителгән вакыт. Прототөркиләрнең яшәү вакыты безнең эрага кадәр III-II гасырга кадәрге вакыт санала. Ягъни, без бу материал белән X гасыр дәвамында чорга килеп керәбез. Шуңа күрә бу язма "Татар әдәбияты тарихы"на кертелмәде. Прототөркиләр дип аталган һуннар, аерым бер кабиләләр, Алтайда, Монголиядә яшәгән төркиләр тарихи-мәдәни күзәтүләрдә язылган", диде ул.

"Берничә томда бер үк материал ике авторның ике мөстәкыйль материалы итеп бирелде. Академик басмада бу мөмкин түгел. Академик басмада "Кыйссаи Йосыф" яки "Чура Батыр" турында ике авторның ике материалы була алмый", дип өстәде ул.

Бакировның Лилия Мөхәммәтҗанованың мәкаләсен "идеологик хата" дип әйтүенә Заһидуллина:

"Бу бәхәс билгеле бер фольклор мәктәбенең карашлары белән бәйле. Лилия Мөхәммәтҗанова фольклордан докторлык диссертациясе яклаган хезмәт авторы. Ачыклык кертер өчен махсус фәнни мәкалә сорыйдыр дип уйлыйм мин", дип җавап биргән иде.

Соңрак Бакировның тәнкыйтенә ТӘСИ мөдире Ким Миңнуллин "Интертат" басмасына үз мөнәсәбәтен белдерде. Ул фольклорчы галимнең ризасызлыгын "эш барышында, эшлекле мөнәсәбәттә әйтелмәде" диде.

"Чура Батыр" мәсьәләсендә ул "чыганаклар җитәрлекме, ышандырып бетерәме", дип Бакировның дәлилләренә шик белдерде.

"Безнең фольклор мәктәбенең үз фикерләр-карашлары бар. Китапта бу турыда бик тәфсилләп, фәнни чыганакларга таянып язылган. Ярар, Чураны "сатлык" дидек. Шуннан кая килеп чыгабыз? Максат нәрсәдә? "Идегәй"дә дә шул әйбер... "Сатлык" дибез…", диде Миңнуллин.

***

"Татар әдәбияты тарихы"ның 8 томлыгы узган ел тәкъдим ителде. ТӘСИ галимнәре төп казаныш буларак хезмәтнең совет идеологиясеннән арындырылуы һәм моңа кадәр "ак таплар" булып саналган сәхифәләр кире кайтарылуын әйтте. Күптомлыкта язучы Гаяз Исхакыйның әсәрләре кертелде. Соңгы өч томда Башкортстанда яшәүче әдипләр иҗатына күзәтүләр ясалган. Шулай ук себертатар әдәбиятына да зур урын бирелгәне әйтелде.

Шул ук вакытта аерым галимнәр һәм язучылар "Татар әдәбияты тарихы"ның 8 томлыгына карата тәнкыйди фикерләр җиткерде.

Профессор Хатыйп Миңнегулов сигез томлык "кулуар рәвештә" язылды, фикер алышу җитмәде, дип белдергән иде. Алга таба "диктатура булмасын, киңәш кирәк", дип тә өстәгән иде галим.

Язучы Вахит Имамов соңгы томнарда 90нчы елларда туган милли азатлык өчен көрәш әдәбиятын аерып күрсәтелмәүдә гаепләде.

Милли зыялылар "Татар әдәбияты тарихы"ның соңгы томнарында урын алган урыс телле татар язучылары турындагы күзәтү урын алуына да ризасызлык белдергән иде. Язучы Рабит Батулла Гүзәл Яхина әсәрләрен пропагандалау дип атады. Аңарчы да кайбер галимнәр моны тәнкыйтьләп чыкты.

Ул вакытта галимә Дания Заһидуллина "Татар әдәбияты тарихы"ның 1-2 томлыгын үзгәртеп бастырылачагын әйткән иде. Моның мөһимлеген ул бәйсезлек алган төрки халыклар арасында уртак мирасны бүлешү башлануы белән аңлатты.

Азатлык Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин сораулар юллады. Җавап килгәч, аларның фикерләре дә безнең сәхифәдә урын алачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG