Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәзифә Кәримова: "Азатлык радиосы бүген дә дөреслек сагында тора"


Нәзифә Кәримова
Нәзифә Кәримова

Быел Азатлык радиосына 70 ел тула - үз тапшыруларын ул 1953 елның декабрендә Германиянең Мүнһен шәһәреннән башлап җибәрә. Салкын сугыш чорыннан алып бүгенгә кадәр Азатлык радиосы көн саен үз тыңлаучылары һәм укучыларын иң соңгы һәм актуаль хәбәрләр белән таныштырып килә. Тарихи елларда эшләү турында монда сөйләдек. Салкын сугыш еллары тәмамланып "тимер пәрдә" җимерелгәч, Азатлык радиосы яңача эшли башлады. 90нчы еллар башыннан тапшыруларны әзерләүдә Татарстан, Башкортстан, шулай ук Ерак Көнчыгыштан алып Петербурга, Әстерханнан алып Үзбәкстан, Ижау, Омскига кадәр профессионал хәбәрчеләр катнаша башлады. Шуларның берсе — язучы, журналист Нәзифә Кәримова Мәскәү яңалыкларын 25 ел сөйләп торды. Бүген ул хатирәләре белән уртаклаша.

Сезнең Азатлык радиосына бәйле хатирәләрегез, сөйләргә теләгән истәлекләрегез, фикерләрегез бармы? Бу очракта безнең azatliq@rferl.org адресына языгыз, без сезнең белән элемтәгә керербез.


РӘХӘТЛӘНЕП, КУРЫКМЫЙ ЭШЛИ ТОРГАН ЗАМАННАР

Күп еллар Азатлыкның мөдире булган Фәрит Иделле турында күп итеп сөйли алыр идем. Эшкә мине ул алды, Казанда. Фәрит абый җирле журналистлар белән очрашыр өчен Казанга килгән иде. Бу 1993 елның 22 маенда, минем туган көнемдә булды. Менә шул туган көннән башланган үзгәрешләр мине шушы көннәргә кадәр үз дулкыннарында тибрәтте. Фәрит Иделле белән мин таныш түгел идем. Кайда да дуслар кирәк. Эмигрантлар башлап җибәргән радиода минем башлангыч та эмигранталар белән бәйле.

1989 елда Казанга Төркиядән Тумата ансамбле килде. Аларны ул вакытта минем белән таныш булган режиссер Дамир Сираҗиев чакырган булган һәм ул мине төрек телен белгәнгә тәрҗемәче итеп чакырды. Тумата төркемендә Гөлтән Ураллы да бар иде. Нәкъ бер елдан "Ватан" оешмасы Ураллылар гаиләсен һәм тагын 30 кешене Казанга чакырды. Мин аларга да ярдәм иттем. Шунда "Ватан" оешмасының ул чактагы җитәкчеләреннән берсе Ризмил Вәли һәм әле Казан университетында укыган Рим Гыйлфан мине Фәрит Иделле белән таныштырды.

Ул вакытта Азатлык радиосы Германиянең Мүнһен шәһәрендә иде. Мин хәбәрләрне өйдән, телефоннан бирә башладым. Вакыт аермасы сәбәпле Мүнһенда телефон башта автоматка куелган иде, аннары инде үзебез дә андагылар белән сөйләшә башладык. Германия белән сөйләшүдән телефонга түләүгә зур гына суммалар килә башлады. Бер ай, ике ай, байтак вакыт үтте. Азатлыкта эшлим дигән сөенечтән башта акчасы да уйланылмады. Ул турыда сөйләшмәдек тә шикелле. Ярты ел узгач, мин Фәрит абыйга әйтә калдым. Телефонга түләрлек булса да акчасы буламасмы дип сорадым. Шуннан соң миңа Мәскәүнең урыс редакциясенә килергә куштылар. Хәбәрләрне редакциядән бирә башладым. Анда милләтләр күп! Үзбәк, төрекмән, таҗик, украин, әрмән, латыш журналистлары да бар. Биш милли редакциягә ике компьютер - чират! Язмаларны магнит тасмага күчереп, тыңлап, кайчы белән кисеп, җилемле тасма белән ябыштыра торган заман. Ул монтаж машинасы да икәү генә, анда да чират! Мин аңладым инде - монда эшләр өчен үҗәтлек, кайчак усал булырга да кирәк икән!

Ләкин, еллар узу белән ул авырлыклар бетә барды. Һәрберебезгә аерым өстәл, аерым компьютер, аерым студия булдырылды. Диктофон, фотоаппарат белән тәэмин иттеләр. Мәскәү зур, чаралар күп уза. Туксанынчы еллар милләтләрнең, дини оешмаларның рәхәтләнеп, курыкмый эшли торган заманы иде ул.

МӘСКӘҮДӘ ТАТАР-БАШКОРТ ТОРМЫШЫН ЯКТЫРТУ

Безгә семинарларда эшебезнең мөһимлегенә басым ясап, милли проблемнар турында язарга тәкъдим иттеләр. Ул елларда китаплар, газетлар чыга башлады. "Татар яңалыклары" газеты Мәскәү татарларының көндәлек тормышын яктырта иде. Мәктәпләрдә татар класслары ачылды. Татар мәктәбе турында сүз күтәрелде. Темалар бик күп иде Азатлыкка язарга, сөйләргә. Аларны үзем табарга, мөһимлеген үзем билгеләргә тиеш идем. 25 ел эшләү дәверендә бик кызыклы темалар турында язарга, кызыклы шәхесләр белән очрашырга туры килде.

Мәскәү татарларының иҗтимагый тормышына кагылган мәсьәләләр турында язу минем бурыч иде. Милли мәдәни автономиянең формалашу заманы бит! Мәскәүнең милли тормышын, андагы кешеләрне бик яхшы беләм, чөнки алар белән бер сафта, бер чараларга йөргән кеше. Алар очрашудан соң таралыша. Ә мин редакциягә йөгерәм, язып тиз генә җибәрергә кирәк. Актуаль мәсьәлә бүген үк эфирга чыгарга тиеш! Тарихи Әсәдуллаев йортының татарларга кайтарылу тарихы, ул йорт өчен көрәш этаплары, Мәскәүдә татар мәктәбе ачылу, химик, профессор Вил Мирзаяновның төрмә белән ике арадагы кыл өстендә торган язмышы хакында да тыңлаучыларга җиткереп тордым. Язылмаган темалар калмагандыр дип уйлыйм. Сәяси темалардан – федерал үзәк белән Татарстан арасындагы вәкаләтләрне бүлешү, федерализм темалары, Югары мәхкәмәдә мөселман хатын кызларына яулыктан паспортка фотога төшү мәсьәләсен караган утырышлар. Шунысын да әйтергә кирәк, анда безнең хатын-кызлар җиңү яулады. Мәскәү хәбәрләре нинди генә булмасын, алар барыбер сәясәткә килеп тоташа иде.

Чыңгыз Айтматов, Мостай Кәрим, Фәндәс Сафиуллин, Миркасыйм Госманов, Марсел Сәлимҗанов, академик Роберт Нигъмәтулин, мөфти Равил Гайнетдин, галимнәр Рәис Төзмөхәммәтов, Әгъдәс Борханов, Елцинның йөрәгенә операция ясаган табиб Ренат Акчурин белән сөйләшүләр, Норд-Ост тамашасындагы террорда исән калганнар белән әңгәмәләр... Минем язмалар ул вакытта башка редакцияләргә дә таратылды, башка телләргә тәрҗемә ителде. Мәскәү язучылары, эшмәкәрләр һәм бик күп данлыклы шәхесләр белән булган әңгәмәләрне эчке горурлык белән искә алам. Алар бит барысы да үз темалары турында сөйләделәр, ул вакыттагы вазгыятькә үз фикерләрен белдерделәр. Бу темаларның күбесе бары тик Мәскәүдән яктыртыласы хәбәрләр булуына иманым камил.

АЗАТЛЫК МИНЕМ ӨЧЕН НӘРСӘ УЛ?

Безнең Азатлык радиосында эшләгән еллар үзгәртеп кору заманына туры килде. Без (хәбәрчеләр) Азатлык радиосында гына эшләп калмадык, без азатлык һавасын да суладык. Азатлык безне язарга, чын журналист булырга өйрәтте. Үзенең һөнәри кодексы белән таныштырды. Без тимер капкаларның ишелгәнен күрдек, һәм 25 елдан - бер караганда, бик кыска вакыт эчендә аларның янә шакылдап ябылуына, шартлатып бикләнүенә дә шаһит булдык.

Кайчандыр, әле эшләгән елларда ук мин "Азатлыкта эшләү минем өчен бәхет" дигән идем. Шушы яшемә җиткәндә дә мин шуны ук кабатлыйм. Чөнки безне тыңладылар ул вакытта. Татарстан безне үз радиосының беренче каналында сөйләтте. Безне тавышыбыздан таный иделәр. Азатлык радиосында эшләгәндә мин "Бәллүр каләм" иясе булдым. "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирделәр. Мәскәү тормышын Азатлыкта яктыртканым өчен Мәскәү мэриясе мине Мәскәүнең 850 еллыгына багышланган медале белән бүләкләде.

Безнең барыбыз өчен дә иң шатлыклы көннәр Фәрит Иделленең Казанда оештыра торган семинарлары иде. Без бик күп хәбәрчеләр белән радио аша гына таныш идек, күзгә-күз шул семинарларда күрештек. Бу очрашулар бер бәйрәмгә - аралашу, күрешү, фикер алышу бәйрәменә әверелә иде. Ә безнекеләр Ерак Көнчыгыштан алып Петербурга, Әстерханнан алып Үзбәкстан, Ижау, Омскига кадәр җирләрдән хәбәр бирделәр. Азатлык челтәре дөньяга таралды. Татарлар кайда - Азатлык радиосы да шунда иде. Татарсыз җир булмаганына да без Азатлыкта эшләгәндә инандык. Чөнки безгә тыңлаучыларыбыздан хәбәрләр АКШ, Австралия, Италия, Финляндия, Кытай кебек илләрдән дә килә иде.

ТУРЫ ЭФИРДА ЭШЛӘҮ: ҮЗЕМ ДӘ, ФИКЕРЛӘРЕМ ДӘ ТӘРТИПТӘ

Азатлык белән якыннан танышу башкаларга караганда миңа күбрәк тәтеде. Чөнки ел саен диярлек җәй көннәрендә Азатлыкның Прагадагы бюросында эшләдем. Биредә инде башка төрле эш! Беренчедән, матур Прага, аның тирә ягындагы тарихы, борынгы биналары белән дан казанган Чехиянең шәһәрләре белән танышу үзе генә дә зур бәхет булды минем өчен.

Прага студиясендә тапшырулар алып бардым, туры эфирда хәбәрләр укыдым. Туры эфирда хәбәр уку 10 гына минут булса да, үзенә күрә бер дулкынландыру тудыра иде. Студиягә керер алдыннан, үземне әзерли идем. Әйтерсең, Азатлыкның бөтен аудиториясе белән кара-каршы очрашам. Чәчләрне тарап, иреннәрне буяп әзерләнүемне күреп, коллегалар миннән көлә иде. Ләкин ул минем гадәткә керде. Шулай җыенганда гына сүзләрне ялгышмый, җаваплылык белән укый идем. Үзем тәртиптә, фикерләрем, җөмләләрем дә тәртиптә иде.

Нәзифә Кәримова: "Мәскәүдә мин журналист идем, авылда язучы булып яшим"
please wait

No media source currently available

0:00 0:38:13 0:00

Яңалыкларны әзерләү аерым бер җитдилекне таләп итә торган, эшебезнең мөһимлеген азсызыклый торган минутлар. Аны алдан әзерләп куеп булмый, Безнең үзгәрүчән заманда яңалыклар минут саен үзгәрә. Иртән килгән яңалык кичкә таба инде үзенең әһәмиятен югалтырга да мөмкин. Шундый бер очрак турында искә төшерәсем килә. Ул көнне мин Прага студиясендә, хәбәрләрдә идем. Азатлыкның эфирга чыгарына берничә генә минут калып бара. Кинәт Мәскәүдә, Пушкин мәйданында көчле шартлау булган, корбаннар бар дигән хәбәр килде. Мин нишләргә белмим! Аны язасы, програмга кертәсе, тапшыруны үзгәртәсе булачак! Андый чакта бөтен редакция эшкә кушыла - "синең хәбәр, син укыйсы, теләсә нәрсә эшлә" дигән сүз юк. Кемдер модерациягә яңа кереш өсти, мин хәбәрне язам, кемдер миңа иң соңгы саннарны һәм яңалыкларны әйтеп тора. Укыганда төртелеп тормас өчен текстны алдан укып та чыгарга кирәк бит әле! Бу вакытта барыбыз да студия янына җыелабыз. Көтеп торалар, ничек укырмын да, татар аудиториясенә бу иң соңгы хәбәр барып җитәрме дип. Туры эфир болай да дулкынландыргыч, ә мондый тизлектә эшләү адреналинны күтәрә. Хәбәрләр аның белән генә бетми. Эфирдан соң без ул фаҗигадә үз кешеләребезгә зыян булмаганмы, Мәскәү татарлары нинди булса өстәмә хәбәр бирә алмый микән дип эзләргә тотынабыз.

Бер Америкага баргач, Манхэттендагы "игезәк биналар" шартлаганда шул бинада булып, 42нче каттан җәяү төшеп котыла алган татар Рәшил Ләвәнт белән әңгәмә ясаган идем. Ул тапшыру да Азатлык радиосында яңгырады.

Легендар Фәрит Иделле, Төркия хәбәрләрен җиткереп торган Надир Дәүләт белән эшләгән елларымны зур горурлык белән искә алам. Әйтеп үтелгән, санап кителгән шәхесләр белән очрашу, аралашу форсатын миңа Азатлык бирде. Ул минем фикерләвемне, дөньяга карашымны билгеләде. Дөрес белән ялганны ачыклауда ярдәмче булды. Азатлык радиосы бүген дә дөреслек сагында торучы.

Азатлык безне генә үзгәртеп калмады, ул - татар дөньясын яхшы якка үзгәртүгә дә үзенең зур өлешен керткән бер радио.

Нәзифә Кәримова Мәскәү хәбәрләрен Азатлыкка 1993-2018 елларда җибәреп торды, аның язмалары белән монда танышып була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG