Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа хатыны Украинага барып контузияле туганын сугыштан алып кайткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфадан 47 яшьлек хатын контузияләнгән икетуган энесен Украинадагы сугыштан алып кайта алган. Алар Украинага өч хатын-кыз машинада барган. Бер атна дәвамында мобилизацияләнүчеләр янында яшәгән.

34 яшьлек Рамил (исеме үзгәртелде) Украина сугышына Башкортстаннан мобилизацияләнгән. Быел апрель аенда ике атналык ялга кайткан булган. Кире киткәч, ягъни 19 апрельдә контузияләнгән.

Дүрт көн элемтәгә чыкмагач, туганнары андагы дусларыннан сораша башлаган һәм алар аркылы туганының һоспитальдә булуын белгән. Бу хакта Азатлыкка Рамилнең туганы Лилия (исеме үзгәртелде) сөйләде.

— Тиз генә җыенып без 25 апрельдә юлга чыгарга булдык. Мин һәм Рамилнең хатыны рульдә алмаш-тилмәш бардык. 26сы анда булдык. Тагын безгә бертуган апам да кушылды.

— Юлда туктаттылармы, военкоматтан берәр документ алып киттегезме?

— Әйе, юлда туктаталар, тикшерәләр, барысын да карыйлар. Безнең махсус документлар юк иде. Чиктә туктаткач туганыбызның контузиясе турында аңлаттык. Башкортстаннан икәнне әйткәч, "башкортстаннар җенле алар(көлә), үтегез" дип үткәрделәр, алай сүз әйтмәделәр.

Ә менә кире чыкканда таможняда дүрт сәгать тордык. Миллеровода хәрби таможня бар, без аннан түгел, ә гади халык йөри торганнан чыктык. Менә анда инәсеннән җебенә кадәр сораштырдылар. Дүрт сәгать тикшерделәр, чөнки анда СВОга (Русия хакимияте сугышны "махсус хәрби операция" дип атый - ред.) эләккән кешеләрне бик кайтарырга тырышмыйлар. Яралы булуга да карамыйлар, чөнки кешеләр җитми. Без барыр алдыннан Русия саклану министрлыгын, хәрби прокуратураны сораштырып дер селкетеп бетердек.

Контузия алган энекәшкә ике атна отпуск дип әйткәннәр иде. Без анда биш көн дәвамында шул отпускка рөхсәт кәгазен көттек. Кулга алгач ук, ягъни беренче майда кайтырга кузгалдык.

— Сез биш көн буе Русиядән киткән хәрбиләр янында яшәдегезме?

— Әйе. ​Луһански өлкәсе Кременнойда. Без шул егетләр ял итә торган йортларда яшәдек. Анда Башкортстаннан Благовещенскидан, Бөредән, Нефтекамадан, Иглиннан егетләрне күрдек. Шулай ук Татарстан һәм Самар егетләре дә бар иде. Биш көн булдык, ичмасам, бераз өй җыештырып, ашарга пешереп, токмач кисеп, бәлеш салып, егетләргә бераз ял итәргә бирдек.

— "Ял йорты" дидегез...

—​ Егетләр алты көн позициядә (алгы сафта) булалар да, аннары бер тәүлеккә ялга, юынырга шул ял йортына кайталар.

—​ ​Алар ул фатирны, йортны үз акчаларына яллыймы яки аларга түлиләрме?

—​Юк, беркем дә түләми. "Кайнар нокта" булгач җирле халык торган җирләрен ташлап калдыра да китә, чөнки һәрдаим бомбалыйлар. Калган бердәнбер тыныч халык – инде беркая да китә алмаган әбиләр. Менә минем энекәш торган йорт – чегән бароны корган йорт. Ул үзе аларга торырга рөхсәт биргән. Барысы да шулай яши.

Димәк, андагы мобилизацияләнүчеләр бөтенесе төрле кешеләрнең йортларында яшиме?

—Әлбәттә, төрле йортларда. Энекәш торган йортта алар 36 малай. Әйткәнемчә, атнасына алты көн окопта яталар да, җиденче көнне иртән ял итәргә кайталар.

— Алты көн алар анда нишлиләр?

—​ Окопта позиция тоталар инде, нибары шул. Бомбалар төшә, ядрәләр очып килә.

—​ ​Сез анда вакытта мобилизацияләнүчеләр арасында һәлак булучылар булдымы?

—​ ​Булды, ничек булмасын? Без булганда егетләр позицияләрендә ядрәләр төшеп үлде. Башкортстаннан мин белгән кадәре ике егет үлде, калганнары шул Татарстан, Самар, Сарытау, Волгоградтан иделәр. Без торган йортка кадәр диярлек ядрәләр төште.

—​ ​Мәетләрне, яралыларны ничек алып чыгалар?

—​ ​Атышлар бит бертуктаусыз түгел. Әзрәк туктаган арада яралыларны алып чыгалар, беренче һоспитальгә илтәләр, авыр яралыларны икенче һәм өченче һоспитальгә илтәләр. Анда беренче һоспитальдә эшләргә кеше аз, шуңа мин анда эшкә бармакчы идем. Әмма туганнарым рөхсәт итмәде.

—​ Сезнең махсус белемегез бармы?

—​ Махсус белем юк, мин үз гомеремдә өч инсульт, ике инфаркт кичердем, кечкенәдән, 13 яшьтән үземә кан тамырына уколлар куя беләм, беренче ярдәм күрсәтә беләм. Шуңа һоспитальдә ихтыяри булып эшкә барырмын дигән идем, туганнар җибәрми. Анда эшләргә кеше юк. Егетләргә беренче ярдәм күрсәтү юк, шуңа кеше күп үлә.

— Табиблар җитмиме?

—​ Табибларны икенче һәм өченче һоспитальгә җибәрәләр. Ә иң кайнар нокталарга якын беренче һоспитальгә эшләргә кеше бармый. Шуңа кеше кан югалтудан күп үлә. Беренче ярдәм күрсәтерлек кеше юк. ​ Мин инде ихтыяри буларак барырга теләк белдергән идем, хәрби комиссариаттан махсус белемсез килеш барырга дип рөхсәт биргәннәр иде. Военкоматтан миңа шалтыратканда сеңлем монда булды. Ул ишетте дә, бөтен туганнарым җыелып килеп җиттеләр дә бармаска куштылар.

Дөресен әйткәндә, мин анда баштан ук калырга дип барган идем. Әмма мине рөхсәтсез, махсус медицина әзерлексез, саклану министрлыгы белән килешү булмаган килеш калырга рөхсәт итмәделәр, яшәгән урыныгызга кайтып, рәсми урнашып килегез, диделәр. Ә монда туганнар җибәрмәде.

Егетләр бит анда яклаусыз. Үзләрен бик лаеклы тоталар, әмма күзләрендә курку.

— Анда яшәгән җирле халыкта та куркудыр. Анда яшәгәндә авылда калган Украина әбиләре белән күрештегезме? Аларның Русия солдатларына мөнәсәбәте нинди?

—Безнекеләргә мөгамәлә начар дип әйтмим. Аларның өметтән башка берниләре юк. Әмма алар куркуда. Көчле куркуда. Безгә якын ирле-хатынлы яшиләр иде, тавыклары бар, безнең егетләргә йомыркалар бирәләр, булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырышалар. Бернинди начарлыклар эшләмиләр. Безнең егетләр сугыш туктауга ышанычны гына арттыралар, диләр.

Безнекеләр бит украиннарга каршы түгел, НАТОга каршы сугыша

Йортлары сакланган кешеләр әйләнеп кайта. Аларның башка барыр җире юк. Әлеге дә баягы гади халык интегә. Алар да безнең Башкорстандагы, Татарстандагы кебек тиенен тиенгә җиткереп яшәгән кешеләр. Мин анда кешеләр начар димәс идем. Безнекеләр бит украиннарга каршы түгел, НАТОга каршы сугыша.

Мобилизацияләнгән егетләр шулкадәр кызганыч. Барысы да яшьләр. 40 яшьтән өлкәнрәкләр юк. Мин алар хакына дип барыр идем, туганнарым җибәрми. Үзем бәләкәйдән гаделлек өчен көрәштем, патриот мин.

— ​Энегез ике атна ялда булып китте, дидегез. Китәсе килеп киттеме?

— Кыю рәвештә китте ул. "Бармыйм", дигәне булмады. Әмма бу контузия аның йөрәгенә ут салды, курку калды. Берни була калса, шунда ук паника башлана.

—​ Паникасы нидән сизелә?

—​ Берәр катырак кискен тавыш булса идәнгә ята, тирә-ягына карана, үзен кая куярга белми. Әз генә, әкрен генә эндәшеп, кочаклап тынычландырсаң, өйдә икәнен аңлап, тынычлана.

—​ Контузиядән соң дәвалау булдымы?

— Юк, бернинди дәвалау булмады. Тегендә дә дәваламадылар. Өч көн аңсыз ятты, аңына килеп бер тәүлек торгач, һоспитальдән чыгарып җибәрделәр. Яңадан баш авыртуына түзалмый баргач, алмадылар. Аның башы туктаусыз авырта. Танавыннан кан килә.

Уфага кайткач, аңа йокларга бердәнбер психотроп матдә – фенозепам бирделәр, ансыз гомумән йокламый. Өч көн йөри торгач, мондагы военкомат безгә һоспитальгә юллама язып бирергә булды инде. Анысы да Русия саклану министрлыгына шалтыратып, монда Уфадагы хәрби прокуратурага язып, Мәскәүдәге хәрби прокуратурага шалтыратып, дер селкеткәннән соң Самар хәрби һоспиталенә кәгазь бирәчәкләрен әйттеләр.

—​ Ник нәкъ Самар һоспитале?

— Мобилизацияләнгәннәрне Петербур, Самар, Мәскәү кабул итә. Безгә шулар арасыннан сайларга тәкъдим иттеләр. Без иң якынын сайладык инде.

Акчаларын түлиләрме? Дәвалау һәм юл чыгымнарын түләделәрме?

— Берни дә түләмиләр. Энекәшне алыр өчен барып кайтуга бензинга гына 17 мең сум бетте, тегендә биш көн ашап яттык – анда, әлбәттә, азык-төлек кыйбат, мондагыдан ике тапкыр кыйбатрак. Без кулга илле меңләп акча алган идек, шуның ничәдер сумы гына калды.

— Ә башка вакытта Русия саклану министрлыгы вәгъдә иткән хезмәт хакларын вакытында алып бардымы?

— Айныкын аена алып барды. Отпускка кайтканнан бирле бер акчасы да күчмәгән әле. Ягъни, отпуск акчасы да, бер ай хезмәт хакы да юк.

— Аны һоспитальдән соң тагын җибәрәчәкләрме, бу хакта әйтмәделәрме?

Белмим инде, хәрби һоспитальдә ни әйтерләр. Ә болай контузия белән бер-ике егетне беләбез, аларны җибәрмәделәр. Үзе "бармыйм", ди инде.

***

Соңрак Лилия энесен Самарга түгел, ә Оренбур хастаханәсенә җибәрәчәкләрен әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG