Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт — төрки дөньяга капкалар ачкан галим. Истанбулда татар шәхесен искә алдылар


Надир Дәүләт (1944-2021)
Надир Дәүләт (1944-2021)

10 майда Истанбулның IRCICA ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәниятен өйрәнү үзәгендә 2021 елда вафат булган татар галиме Надир Дәүләтне искә алу чарасы узды. Искә алучылар — Надир Дәүләтнең шәкертләре. Чыгыш ясаучылар арасында мәрхүмнең хатыны, тарих укытучысы Бәрил Дәүләт тә бар иде.

Надир Дәүләтнең вафатына 30 апрельдә ике ел тулды. Узган ел галимне искә алу аның кабере янында булган. Истанбулның Фәрикөй зиратында Надир Дәүләтнең якыннары җыелган, дога укылган. Бу — аның тол калган хатыны Бәрил Дәүләтнең теләге. Тыныч кына уздырасы, дога белән искә аласы килде, рухы шат булсын дип теләдем дип аңлата бу адымын Бәрил ханым.

Ә фәнни үзәктә татар галимен искә алу — беренче тәҗрибә. Аны да IRCICA үзәге Бәрил Дәүләткә үзе тәкъдим иткән. Искә алу — аларның инициативасы. Ни өчен IRCICA? Надир Дәүләт бу оешмада эшләмәсә дә анда эшләүчеләр белән тыгыз элемтәдә торган. Аеруча Надир Дәүләтне фәнни үзәкне кайчандыр җитәкләгән галим Әкмәлетдин Ихсаноглы белән дуслык җепләре бәйләгән. 2007 елда, әле Надир әфәнде исән булганда, IRCICA аннан китапханәсен тапшыруны үтенгән. Барысын да тәртипкә китереребез, категорияләп сакларбыз дип вәгъдә бирелгәч, Надир Дәүләт гомер буена җыйган китапларын фәнни үзәккә тапшырган. 2007 елда ук китапханәнең зур өлешен Надир Дәүләт үз куллары белән бүләк иткән. Галим вафат булгач, 2021 елның җәендә Бәрил ханым калган өлешен дә тапшырып эшне тулысынча төгәлләгән. Өстә калмасын, Надирның бурычы кебек эленеп тормасын дип теләдем, ди Бәрил ханым.

Күргәзмәдә Надир Дәүләт хезмәтләре
Күргәзмәдә Надир Дәүләт хезмәтләре

IRCICA китапханәсендә Надир Дәүләт туплаган 16 меңнән артык китап саклана. Искә алу чарасында берничә дистә китап, аеруча татар тарихына бәйле булганнары күргәзмә буларак килүчеләр хозурына тәкьдим ителде. Алар арасында галим язган китаплар да, башка авторлар иҗат иткән татар китаплары да бар иде. Бәрил ханым әйтүенчә, Надир Дәүләт үз китапханәсе белән горурлана иде, кая барса да татарга, төрки дөньяга бәйле китапларны сатып алды, укыды, кешеләргә укытты, татарча китаплар коллекциясе — аерым кадерле ядкәрләр, хәзинә иде аның өчен, диде ул. Күргәзмәдә Надир Дәүләтнең кыскача биографиясе белән, кайда, ничәнче елларда эшләгәне хакында танышып була иде. Ә аның тормышы катлаулы, мавыктыргыч, бай, бер генә кәгазькә сыярлык түгел.

Надир Дәүләтне искә алу чарасында башлыча аның шәкертләре, бүген инде танылган галимнәр катнашты. Алар күп түгел иде, әмма һәркайсысы Надир Дәүләт белән ничек очрашканнарын, аның аларда тарих фәненә кызыксыну уятканын, яратып, аркадан сөеп укытканнарын искә алды. Ә аның шәкертләре күп. Алар арасында галимнәр генә түгел, ә дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре дә, укытучылар һәм эре эшмәкәрләр дә шактый. Мәсәлән, бүген Төркиянең парламентына дәгъва итүче фирка — "Iyi parti" ("Яхшы фирка") лидеры Мерал Акшәнәр да Надир Дәүләтнең укучысы. Һәрбер укучысын ул белсә, һәрбер диярлек шәкерте Надир Дәүләтне олы акыл иясе һәм җор телле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле дип рәхмәт белән искә ала.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Иң зур чыгыш Төркиянең Мәрмәрә унивирситеты профессоры Әхмәт Канлыдәрә чыгышы булды. Әлеге вакытта ул Төркиядә остазының эшен дәвамчысы булып санала, Әхмәт әфәнде татар тарихын, аның шәхесләрен җентекле өйрәнүче галимнәрнең берсе. Шәкерт булган вакытта нәкъ Надир Дәүләт аркасында ул татарлар белән "җенләнә" башлый, төрки дөньяда татарларның ролен өйрәнә, Госманлы империясе, аннары Төркия белән татарлар арасындагы элемтәләрен өйрәнә ул. Идел-Урал халыкларының тарихын тирән белүче фән кешесе бүгенге көндә Йосыф Акчураның көндәлекләре белән эш итә. Әлегәчә билгеле булмаган кулъязмалар бар диде ул Азатлыкка.

Әхмәт әфәнде чыгышында Надир Дәүләтнең авыр балачагын да искә алды, фәнни эш белән шөгыльләнсә дә, Азатлык Радиосы белән хезмәттәшлек итүе турында, аның шәкертләр белән ничек аралашканын да искә төшерде. Яратып, хөрмәт итеп сөйләде ул аның турында. Аның киң карашлы галим булганын аңлатып бетерерлек түгел дип әйтә ул. Ул аны ихтрам итеп, хуҗам дип сөйли.

Әхмәт Канлыдәрә
Әхмәт Канлыдәрә

— Бер вакыт Төркиядә Русияне, аның тарихын белгән, өйрәнгән галимнәр юк иде диярлек. Төркиядә бу тема Көнбатыш галимнәре хезмәтләре аша өйрәнелде. Тәрҗемә ителде. Мондый хәл Надир Дәүләткә кадәр булды. Аннары ул ничек өйрәнергә, нәрсәләргә игьтибар итәргә - барлык юлларны ачты, — ди Әхмәт Канлыдәрә, — Бу гына түгел, ул Русияне дә, төрки дөньяны да, шул ук вакытта Көнбатышны да белде. Аларның үзара мөнәсәбәтләре хакында зур белгеч иде. Киңкырлы, киң фикерли белгән шәхес. Төркия галимнәре Русия, андагы төркиләрнең хәле, тарихы турында аннан белде, аннан өйрәнде. 35 китап язды, фәнни хезмәтләре, мәкаләләре, монографияләре бихисап, шулкадәр күп өйрәнде, эшләде, бу мине дә, башкаларны да әлегәчә канатландыра, язарга илһамландыра. Аның үз фикере булды һәм ул аны курыкмыйча әйтә белде, дәлилли иде. Үзен тәнкытьләгәнгә үпкәләмәде, шик астына куеп исбатланса, ул кабул итә иде. Бәхәсләшүгә ачык булды. Бу эзләнергә юллар ачылганын белде. Аналитик шәхес булды. Дипломат, кешеләр белән уртак тел таба белде.

1985 елда таныштык. Мин Госманлы империясенең тарихын өйрәнә идем, аннары ул миңа төрки халыклар дөньясын ачты. Мәрмәрә университында төрки дөньяны өйрәнү үзәген югары дәрәҗәгә җиткерде, чөнки оста оештыручы булды. Күп телләр белә, күп сәяхәт итте, шуңа күпне күзаллый ала иде. Аның тормыш тәҗрибәсе гаять зур. Ул сәясәтне яхшы аңлады.


Надир хуҗам Төркиядә татар иҗтимагый тормышны җанландырды. Актив катнашты, төрлесен башкарды: журналын да чыгарды, Гаяз Исхакыйның пьесасы нигезендә спектакль дә куйды, биюләр дә оештырды. Ул үзе дә шәп биеде.

Аның кешелек сыйфатлары хакында аерым сөйләргә кирәк. Мәрхмәтле, эшне сөяргә яратты, кешеләргә ихтирам белән карады. Ирония белән сөйләшә иде, нечкә юморлы булды. Шәкертләренә карата илтифатлы, игьтибарлы, аларның уңышларына сөенә белде. Самими, ихлас кеше.

Әхмәт Канлыдәрә Надир Дәүләтнең вафатына кадәр аның белән элемтәдә булган, аралашканын әйтте һәм соңгы елларда аның Идел-Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортларның хәлләре өчен өзгәләнгәнен әйтте. "Бүгенге хәлләрне беләбез, тел белән хәлләрне дә, тарихны өйрәнү мәсьәләләрен дә. Надир хуҗам бүгенге хәлләрне авыр кичерер иде. Ул нечкә күңелле иде һәм татарларның телләрен югалтуларын, мәктәпләрдәге хәлләрне авыр кичерә иде. Еш сөйли иде бу хакта", дип сөйләде Азатлыкка.

Башка галимнәр дә Надир Дәүләтнең төрки дөнья тарихында зур ачышлар ясаган галим булганын билгеләде һәм үзләренең остазлары белән ничек танышканнарын, аларга Надир Дәүләт ничек булышканын рәхмәт белән искә алды.

Бу искә алу чарасында иң хисле һәм башкалардан аерылып торган чыгыш ул мәрхүм галимнең хатыны, бергә 23 ел гомер иткән тормыш иптәше Бәрил Дәүләтнеке булгандыр, мөгаен. Ул чара вакытында да башкалар сөйләүләрен чын күңелдән рәхмәтле булып тыңлап утырды. "Иремне зурлаганыгыз, аны искә алыр өчен килгән һәр кешегә рәхмәтлемен", диде ул. Азатлыкка ул ике ел узса да, Надир Дәүләтнең үлемен тулысынча кабул итә алмадым, әле дә нык итеп сагынам, аны юксынам дип сөйләде. Бәрил ханым ире хакында китап чыгарды. Ул төрекчә язылды, аннары татарчага журналист Раушания Алтай тарафыннан тәрҗемә ителеп, Казанда басылды. Ул урысчага да тәрҗемә ителгән, әмма сугыш аркасында бу эш тоткарланып калырга мөмкин дип борчылуын белдерде.

Бәрил ханым чыгышын мин бик бәхетле хатын, язмыш мине Надир белән очраштырып, кавыштырды, 23 ел дәвамында аның белән бергә бәхетле тормыш кичердем дип сөйләде һәм аның белән бергә булган аерым хәтирләрне искә алды.

Бәрил Дәүләт
Бәрил Дәүләт

— Надирның балачагы авыр булды. Ул ятимлектә, әнисез, әтисез үсте. Әтисен күрмәде, ул ГУЛАГта үтерелде. Әнисе белән дистә еллар узгач күреште, әнисе картайган, Надирга инде 30дан артык яшь. Совет Берлегенең җинаяте - баланы ата-анасыннан аеруы һәм аларга озак еллар буена күрешергә юл ачмаулары, аралаша алмыйча тилмертүләре. Коточкыч хәл. Аның Фәридә сеңлесе совет төрмәсендә туган бала. Фаҗига - Надир аның белән туган телендә сөйләшә алмады. Фәридә татарча белмәде, ә Надир аның белән урысча аралашырга теләмәде. Ике бертуган кеше бер-берсенә чит, ят булды. Надир бу хакта сөйләргә яратмады. Аңа, туганнарына карата җинаять кылучыларның язмышлары нинди булган, аларга җәза булдымы — белмибез, әмма мин бу фаҗигане китапта тасвирладым, — дип сөйли Бәрил ханым. — Без мөмкинлек булганда Казанга бергә кайттык. 2015 елда башта Сембергә бардык. Фәнни конференция булды. Урамга чыктык, йөреп килик дидек. Елмаеп-көлеп йөрдек һәм бер паркта Икенче дөнья сугышына багышланган һәйкәлгә юлыктык. Ике ятим балага багышланган сын ул. Сугыш аркасында калган ятимнәрне күреп, Надир елый башлады. Шулкадәр тәэсир итте ул аңа, үзен, сеңлесен күз алдына китерде. "Надир, бас бу һәйкәл янына. Син дә ятим, өч ятим буларак фоторәсем ясыйм" дидем.

Казанга килдек, Кирмән буйлап йөрибез. Капкалап алдык һәм Сөембикә манарасы яныда Татар дәүләтчелеге музее бар, шунда кердек. Анда төрле экспонатлар урын алган, карап йөрибез һәм диварга карыйм "Милли байрак" газеты урын алган. Бу - Надирның әнисе белән әтисе чыгарган газет. Ничектер мин дә, Надир да нык тәэсирләнде. Дулкынландык. Надир күз яшьләренә тыгылды. Музейдан чыктык, кирмән диварларына капланып түгелеп елады да елады. Мин дә еладым. Надир язмышын каһәрләмәде, әти-әнисенә үпкәләмәде. Язмышын ничек бар, шулай кабул итте, зарланмады.

Бәрил ханым Надир Дәүләтнең татарның символлары хакында еш кына уйлануын, милләтне берләштереп, яшәргә дәрт өстәүче нәрсә була ала дигән сорауны еш куя иде дип искә алды. "Сөембикә манарасы милли символ була алмый, ул матәм, урысларның басып алуы, дәүләтне югалту билгесе. Ә милли символ, яңару символы - ул Кол Шәриф мәчете булырга тиеш дия иде. Ул Кол Шәриф мәчетен яратты. Мин истәлек булсын өчен аның кабер ташының икенче ягына Кол Шәриф мәчете рәсемен ясаттым", диде Бәрил ханым.

Надир Дәүләтне искә алу чарасына килүчеләр күп түгел иде, татарлардан исә ике кеше генә иде. Бәрил ханым моңа үпкәләмим, Истанбулдагы татар җәмәгыятен тәшкил итүче кешеләр картайды, аларга хәрәкәт итү авыр дип аңлатты. Ә яшь буын вәкилләре интернеттан булса да язманы карарлар дип өмет итәм дип әйтте.

Шулай да, Надир Дәүләт вафат булгач, Истанбулдагы Татарстан вәкиллеге мәрхүмнең туган көненә туры китереп зур искә алу чарасын уздырды, узган ел Мимар Синан университеты Надир Дәүләткә багышлап, онлайн конференция оештырды, ягъни сөекле иремне онытмыйлар, диде ул.

Надир Дәүләт

Надир Дәүләт — күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор (Төркия). Төркиянең TASAM премиясе иясе. Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы. Күп кенә берләшмә һәм фәнни оешмалар әгъзасы.

Татарстанда һәм читтә, аерым алганда Төркиядә һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче татарларның һәм төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте өлкәсендә зур галим. Төрек, татар, инглиз, азәрбайҗан телләрендә басылган егермедән артык фәнни китаплар авторы.

  • 1944 елның 15 июлендә Кытайның Мукден шәһәрендә туа.
  • 1967-1971 елларда Истанбул университетында белем ала.
  • 1972-1974 елларда Мүнхендагы Людвиг Максимилиан университетында укый.
  • 1972-84 елларда Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясендә эшли.
  • 1982 елда Германиядә тарих фәненнән докторлык диссертациясен яклый.
  • 1984-2001 елларда Истанбулның Мәрмәрә университетында укыта.
  • 1986-1997 елларда Мәрмәрә университеты каршындагы Төрки эзләнүләр үзәге мөдире урынбасары.
  • 1997-2001 елларда Мәрмәрә университеты каршындагы Төрки эзләнүләр үзәге мөдире.
  • 1997-2005 елларда Истанбулдагы Хәрби академия укытучысы.
  • 2001-2007 елларда Истанбулның Йедитәпә университетында тарих кафедрасы мөдире.
  • 2021 елның 30 апрелендә Истанбул шәһәрендә вафат була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG