Русиянең югары дәрәҗәле түрәләренә җинаять эзәрлекләве белән янап, сугыш барганда вазифаларыннан китүне тыялар. Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Важные истории" яза.
Кремльдә вазифадан китү теләген хыянәт дип бәялиләр, шуңа дәүләт хезмәткәрләре алдына "бердәмлекне күрсәтү" бурычы куелган дип искәртә басма.
"Важные истории" әңгәмәдәшләреннән берсе сугыш башланганнан соң кәнәфиен калдырырга теләүчеләр "күп", әмма "алар барысы да китсә, идарә югалачак", дип белдергән. Вазифадан китүне искәрмә буларак, әйтик, сәламәтлеге какшаганнарга яки коррупция белән бәйле рөхсәт итәләр диелә.
Шул ук вакытта "Медуза"ның президент хакимиятенә якын ике чыганагы түрәләр һәм аеруча губернаторлар өчен дәүләт хезмәтеннән китү сугышка кадәр дә кыенлаштырылган иде, дип искәрткән. Әйтик 2021 елда РБК Оренбур губернаторы Денис Паслерның эштән китәргә соравын хәбәр иткән иде. Әмма ул әле дә үз вазифасында кала. "Барысы да кешесенә карап хәл ителә. "Русия Почтасы"ның элекке җитәкчесе Максим Акимовка китәргә рөхсәт иттеләр, Чукотканың элекке губернаторы Роман Копинга да. Әмма гомуми тренд чынлап та шундый – үз урыныңда калырга кушалар", дигән "Медуза"ның бер чыганагы.
- Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, югары дәрәҗәле түрәләргә чит илгә чыгуны да чикләделәр.
- Март аенда Русия оешмаларында һәм дәүләт корпорацияләрендә эшләүчеләрне эштән җибәрү белән янап, чит ил паспортларын тапшырырга мәҗбүр итәләр дип хәбәр ителде. Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле бер ел эчендә аларның күбесе чит илгә чыга алмас булган.
- Яңа ел алдыннан Түрәләргә һәм дәүләт ширкәтләре вәкилләренә Яңа ел бәйрәмнәрендә Русиядән китү тыелуы билгеле булды. Кышкы ялларда аларга хәтта шәһәрдән чыкмаска киңәш ителгән. Түбәнрәк вазифада торучыларга исә Яңа елда дус булмаган илләргә бармаска кушылган, юкса эштән җибәрү ихтималы булуы әйтелгән. Бу дәүләт серен белә алучыларга гына түгел, шәһәр хакимиятендәгеләрнең бөтенесенә дә кагыла, дип сөйләде "Вёрстка"ның Мәскәү мэриясендәге әңгәмәдәше.
- Түрәләргә генә түгел, төрле тармакларда эшләүче русияләргә мондый тыюлар кертелүе турында мәгълүматлар чыкты.
- Русиядә дәүләт нефть-газ ширкәтләрендә эшләүчеләргә чит илгә чыгуны тыялар дип хәбәр иткән иде. Бу хакта басмага "Газпром" һәм "Роснефть"тәге чыганаклары сөйләде.
- Узган ел октябрьдә Петербур хакимиятләренең медицина хезмәткәрләренә чит ил сәфәрләрен тыюы билгеле булды.
- Мобилизация чорында Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның полиция хезмәткәрләренә илдән чыгуны тыюы хәбәр ителгән иде.
- Июньдә Русия думасы депутатлары ярдәмчеләренә ялда чит илгә чыкмаска киңәш бирделәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум