Казан мэриясендә шәһәр янында төзелүче чүп яндыру заводының язмышы турындагы сорауга җавап биргәннәр. Башкарма комитеты хезмәткәрләренең рәсми сүзе социаль челтәрләрдә чыкты, дип яза "Бизнес Online".
"Әлегә чүп яндыру заводын төзү билгесез вакытка кичектерелә. Торак-коммуналь хуҗалык комитетында хәбәр ителгәнчә, элеккеге кебек хәзер дә калдыкларны Мәскәү районындагы Химическая урамындагы полигонга чыгаралар", дип аңлатканнар мэриядә.
Күптән түгел Казан янында чүп яндыру заводына эшләтеп җибәрү өчен җиһаз таба алмаулары хәбәр ителгән иде. Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә чикләүләр кертелгәч, Татарстандагы заводны кытай инвесторлары ярдәмендә төзеп бетермәкчеләр. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин белдерде.
"Заводта Швейцария белән Япония технологиясен кулланырга теләгән идек. Санкцияләр сәбәпле җиһаз бирелмәде. Хәзер без "Росатом" белән беренче килешү төзедек. Әлегә финанслар эзлибез. Аның суммасы бермә-бер артты. Бүгенгә кытай инвесторларының өч тәкъдиме карала", диде ул.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның Яшел Үзән районы Яңа Николаевка авылында чүп яндыру заводы төзелешендә кыенлыклар килеп туды. Корылманы 2023 елның декабрендә тапшырырга тиешләр иде.
- Бу төзелешкә халык каршы чыкса да, чүп яндыру заводын салуга рәсми рөхсәт бирелде.
- Узган ел ахырында да санкцияләр сәбәпле корылманы кулланышка тапшыру вакыты "билгесез вакытка" кичектерелгән иде.
- Ел башында Казан активистлар Татарстанда чүп яндыру заводы белән беррәттән Кама Аланында атом энерготехнология станциясе (АЭТС) төзүгә каршы чыкты. Әлеге ике проектны да Росатом тормышка ашыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум