Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дүрт ел көткәнне дүрт ай көтәрмен". Азат Мифтаховның әнисе улының төрмәдән чыгуын көтә


Азат Мифтахов, архив фотосы
Азат Мифтахов, архив фотосы

Азат Мифтахов Киров өлкәсе төрмәсендә ике елдан артык утыра. Сентябрьдә ул иреккә чыгарга тиеш. Әмма Азат, аның хатыны төрмә системыннан ычкыну җиңел булмас дип шикләнә. Аның янында әнисе булып кайтты. Азатның шөгыле, төрмәдә утыручы татарлар белән туган телдә аралашуы, ураза ае турында сөйләде.

Гөлнур Хөсәенова улы янына бару өчен башта Түбән Кама-Мәскәү юлын таптады. Ял алса, тизрәк шунда юл тотты. Бер генә мәхкәмә утырышын да калдырмады. Авырлык белән ирешелгән "свидание"ләргә төянеп килде. Улына терәк булды, юатырга сүз тапты. Аның каршында еламаска тырышты, яхшыга өметләнде. Нахакка утыртылган улын иреккә чыгаруларын, гадел мәхкәмә таләп итеп шигарләр тотып урамга да чыкты. Кулыннан ни килде, шуны эшләде. Күңелендә гаделлек чаткылыры, өмет белән яшәде ул. Әмма Русия режимының гаделлеккә үз карашы. Ананың күз яшьләренә берсе дә игътибар итмәде. Аның улы - галим Азат Мифтахов акланмады, Мәскәүдәге "Бутырка" тикшерү изоляторыннан ул Киров өлкәсенә, урманнар арасындагы колониягә озатылды.

Гөлнур Хөсәенова ике ел дәвамында Түбән Кама-Омутнинск маршруты белән йөри. Туры автобуслар да, поездлар да юк. Улы белән очрашуга аны ире, Азатның үги әтисе йөртә. Гөлнур ханым да, ире дә ял алыр өчен эшләрендә өстәмә сәгатьләр эшли, кешеләрдән үтенә-үтенә графиклар төзиләр. "Кешеләр мәрхәмәтле, хәлемә керәләр, мине алыштырып торуны сорасам, кире какмыйлар", дип кечкенә мөмкинлеккә дә сөенеп сөйли ана кеше.

12 майда ул янә улы янына, Азат утырган төрмәгә барды. Улы яраткан ризыкларны алды. Үзләре бакчада үстергән бәрәңгесен тыкты, чөнки улы әнисенең табада кыздырып пешергән бәрәңгесен үлеп ярата. Килгән саен Гөлнур улына бәрәңге кыздыра. Үзе кискән токмачны үзе белән алып килгән итле шулпада кабартып ала. Улын шулай, татарча, өйдәге ризыклар белән сыйлый.

— Дәү әнисе өчпочмаклар, апасы — кыстыбыйлар пешерде. Пиццаны да сагындым дигәч, аны да пешердек. Төяп алып бардык бу юлы да. Ике көнлек очрашу ул, ашалып та бетми, төрмәдә утырган кешеләргә, иптәшләреңә эләксен дия идем. Әмма рөхсәт ителми. Очрашу бүлмәсенә Азат бернисез килеп керә, буш кул белән чыгып китә, — дип сөйли Гөлнур Хөсәенова. — Әмма ашалмаган, тиелмәгән ризыкны калдырам. Бездән соң якыннары белән очрашалар, шулар ашыйлар. Бер хатын белән гел туры киләбез, ул баласы белән ире янына килә. Акчалары артык юк дигән хис калды, алар калган ризыкка рәхмәтләр укый.

Гөлнур Хөсәенова ике ел эчендә улы янына төрмәгә дүрт тапкыр барды. Төрмә кагыйдәләре нигезендә, тагын августта очрашырга хокукы бар. Әмма килеп тормасмын ди ул, сентябрьдә улымны чыгаралар, шунда каршы алырга килермен, дип улын ничек каршы алуларын күз алдына китерергә тырышып планнар кора. "Мин тыныч, Азат исә борчыла, хатыны Ленаның да эче поша", ди ул .

— Гомумән тынычмын. Улымны күрдем. Ашаттым, сыйладым. Туйганчы кочтым, янында утырдым, сөйләштек. Мин яхшыга өмет итәм, улым сентябрь аенда иреккә чыгар дип яшим. Шул өмет яшәтә. 4 ел көткәнне 4 ай ничек тә булса көтәрмен. Августта килеп тормасмын инде, улым, дидем. Каршы алырга килербез дидем. Азат өздереп сөйләшми, аңарда да, хатыны Ленада шик бар. Җиңел генә җибәрерләрме икән соң дип борчыла алар. Ә мин төшенкелеккә бирелмәгез, яхшыга юрыйк дип әйтәм, — ди ул.

Елена Горбань һәм Гөлнур Хөсәенова
Елена Горбань һәм Гөлнур Хөсәенова

Гөлнур Хөсәенова узган баруда "Сеть" җинаять эше нигезендә берничә кешедән янә сораулар ала башлаулары һәм алардан Азат Мифтахов турында да сораштырулары билгеле булды. Галимнең әнисе дә, аның хатыны Елена Горбань да Азатка яңа җинаять эше ачарга мөмкиннәр дип борчылды. Әмма бу тарихның дәвамы ишетелмәде, ничектер тынып калды ди Азатлыкка Гөлнур Хөсәенова. "Ул эшкә Азатны ничек катыштырып була? Мөмкин түгел. Онытсыннар да, җибәрсеннәр иде улымны", ди ул һәм улының төрмәдәге хәле турында сөйләвен дәвам итә.

— Азат сәламәт күренә. Әмма урология проблемнары булган. Шөкер, төрмәгә табиб килгәч, УЗИ ясаганнар. Артык зыянлы берни табылмады. Табиб карагач, үзем тә тынычландым диде Азат. Авыртулары басылган. Әле берни борчымый дип ышандырды, — ди әни кеше. — Шунда ук эшли. Теге цехында торак-коммуналь хезмәткәрләре өчен махсус киемнәр тегәләр. Арыдым, туйдым, ди. Көн саен бер үк эш. Акылдан язарлык була кайчак, урман кисәргә чыгып китәрлек хәлгә җителә ди. Яңа шөгыль тапкан үзенә — химия дәреслекләре. Мәктәптә берни аңламый идем, китапханәдән "Химия" дәреслеген алдым, укый башладым. Төшендем. Мәктәптә аңлашылмаган, үзәккә үткән формулалар да хәзер аңлашыла. Кызык икән химия фәне дип көлеп сөйләде.

Төрмәдә аңа сукмыйлар, какмыйлар. Колониядә татарлар, таҗик белән кыргызлар күп ди. Татарлар шактый. Бер-икесе белән тыгыз аралаша. Туган телдә сөйләшәбез ди. Аңа дәү әнисе (мәрхүм әтисенең әнисе) татарча хатлар яза. Төрмәдә ул хатларны актаралар. "Ник урысча язылмаган?! Мондый хатлар ярамый!" дигәч, Азат аларга сүзгә сүз тәрҗемә иткән. Миңа ышанмасагыз, әнә башка татарлардан укытыгыз, минем кебек тәрҗемә итеп бирәләр дип тарткалашканнар. Дәү әнисе белән телефоннан сөйләшкәндә дә татарча аралашалар. Аннары трубканы куйгач, дәү әниләре сагынып елый, "Балам татарчасын онытмаган" дип юаналар.

Төрмәдә мөселманнар шактый дип сөйләде Азат. Төрмәдә махсус намаз кыла торган урын да бар. Намаздагылар кереп укый, әмма рөхсәт ителмәгән чаклар да күп дип сөйли Азат. Сәбәпләрен генә аңламыйбыз ди. Ураза гаете булган көнне төрмәгә хәзрәт тә килгән, әмма аның исемен белми, хәтерләми ул.

Азат ашханәдә, ниһаять, ашарлык ризык бирә башладылар дип сөйләде. Моңа кадәр ашханәдә "первоходка"лар эшләгән (төрмә телендә - беренче тапкыр төрмәдә утыручылар - ред.), эшләренең рәте юк иде ди. Хәзер ашханә "второходка"лар кулында (ягъни берничә тапкыр утырган кешеләр - ред.). Азат әйтүенчә, алар табак-савытны да чиста итеп юа, элеккеге кебек майлы, пычрак савытлар, кашыклар юк, ризыкны да мөмкин кадәр ашарлык итеп әзерли башлаганнар. Менә шундый инде төрмә юанычлары.

Гөлнур Хөсәенова улы янында моңа кадәр февраль азагында булды. Азат Мифтахов төрмәсендә дә Украинага сугышка китәргә кыстау булган. Китүчеләр шактый булган, хәзер бу хакта берни ишетелми. Тынлык.

Азат Мифтахов янында әнисе бер тәүлек булган. Кыска күрешү булса да, күңелгә рәхәт булып кала, ди Гөлнур ханым. Аның белән төрмәгә Азатның хатыны Елена да килгән. Азатны Мәскәү "Бутырка"сынан этап белән Киров өлкәсенә төрмәгә алып киткәч, Елена Мәскәүдәге эшен калдырып Киров шәһәренә китте. Кечкенә бүлмә аерып алды, заводка эшкә керде. Азат янында якын кеше булсын дип тырышты ул. Мөмкинлек булганда иренә "передачка"лар ташыды, очрашуларга килде. Хәзер Елена Мәскәүгә киткән. Ул да Азатның 23 сентябрьне, Азатның иреккә чыгу көнен зарыгып иреккә чыгуын көтә. Планнар кормый, күпкә өмет итми.

Белешәмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG