Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәяси тоткыннарга теләктәшлек рухын тою мөһим". Азат Мифтаховка тагын бер ел кала


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мәскәүдә активистлар җыела торган "Ачык киңлек" мәйданчыгында сәяси тоткыннарга хат язу кичәсе узды. Чарада катнашучылар математик Азат Мифтаховка, "Новое Величие" фигурантларына һәм "Мәскәү эше"нең соңгы фигуранты Вячеслав Синицага хатлар язды.

Чараны оештыручылар әйтүенчә, хөкем карары чыкканнан соң, гаепләнгән кешеләргә игътибар кими, яңа җинаять эшләре һәм тормыш мәшәкатьләре барлыкка килә, әмма әлеге кешеләр төрмәдә утыруын дәвам итә һәм аларга элеккечә үк теләктәшлек рухын тою мөһим. Кичәдә барлыгы сиксәннән артык хат язылган.

Азат Мифтаховның хатыны Елена Горбань әлеге кичәгә иренең сәяси тоткынлык биографиясен әзерләгән. Без Елена белән Азатның колониядәге тормышы һәм киләчәккә планнары турында сөйләштек.

Азаттан нинди яңалыклар бар?

— Азат инде елдан артык Киров өлкәсенең яманатлы ИК-17 колониясендә утыра. Аңа турыдан-туры көч кулланмасалар да, ул колония "кызыл" дип атала, биредә режим кырыс, эштән баш тарту мөмкин түгел. Беренче елны пилорамада авыр бүрәнәләр тәгәрәтүдә эшләде, хәзер аны күптән түгел тегү цехына күчерделәр.

Елена Горбань
Елена Горбань

Азат СИЗОда да математика белән шөгыльләнергә тырыша, хәтта хезмәттәшләре ярдәмендә фәнни хезмәтләре дә бастырылды. Колониядә фән белән шөгыльләнү авырлашты. Эчке тәртипкә сылтанып, иректән колониягә җибәрелгән китапларны тапшырудан баш тарталар.

Кызыклылардан шул, колониядә Азат дүрт начар гадәттә шикләнелә: Балашихада кан тамырларын кисү омтылышы аркасында – суицидка, һәм тагын террорчылык эшчәнлегенә, наркотиклар куллануга һәм хезмәткәрләргә һөҗүм итүгә омтылышы булуда шикләнелеп, махсус исемлекләрдә тотыла.

Дөрес, бүрәнәләр китерелсә, аны анда кире кайтарырлар әле. Ә хәзер, ничек кенә сәер булмасын, ул яңа эшенә шат – тегү машинасында беренче эшләгән көннәрдә бу эш аңа видео уенга охшагандай тоелды, дип сөйләде. Хәзер алар ниндидер төркем белән (аларның төркемнәргә ничек бүленгәннәрен белмим) заказлар алалар һәм аларны билгеле бер вакыт эчендә тегеп бетерергә тиешләр. Беренче ике заказ Урал курткалары булган.

Һәр ике сәгать саен, шул исәптән төнлә дә, аның янына колония хезмәткәре килеп видеорегистраторга төшерә, һәр ике атна саен әйберләрен тулаем тикшерәләр. Хатларны вакытында тапшырмыйлар, 3-4 көн тапшырылмый яткан хатларны тагын да искерәк хатлар белән бергә китереп бирергә мөмкиннәр.

Озак вакыт аның белән элемтәгә чыгу бик кыен булды – колониягә икенче тапкыр килүчеләр һәм кешеләр саны арту аркасында. Әмма бу проблемны, ниһаять, бу айда хәл иттеләр, һәм хәзер ул ешрак, атнага берничә тапкыр шалтырата башлады, моңа кадәр аннан айлар буе шалтыратулар булмады. Сүз уңаеннан, матбугат төрмәләрдә сугышка яллау булды дип язган чорда колония белән зонателеком аша элемтә булмый торды.

Хәзерге вакытта аңа бер елдан азрак, 2023 елның көзенә кадәр утырасы калды. Күптән түгел узган мәхкәмә аны вакытыннан алда иреккә чыгарудан баш тартты. Бу мәхкәмә утырышына кадәр чираттан тыш тикшерү уздырдылар, эчке тәртиптәге яңа үзгәрешләргә туры килмәгән кимчелекләр табарга тырыштылар (ятак янындагы тумбасында рөхсәт ителгәннән күбрәк фотолар тапканнар), һәм тәртип бозуда гаепләделәр.

Күптән түгел Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Азатка компенсация түләтү карары чыгарган иде, ул компенсация түләнәчәкме?

— Страсбург мәхкәмәсе карары хакында берни әйтә алмыйм, әмма адвокат сөйләвеннән бу компенсацияне алып булмаячак дип аңладым. Ник икәнен әйтә алмыйм.

Азат киләчәккә планнары турында сөйлиме?

— Планнары турында да күп сөйли алмыйм. Ул планнарны террорчы оешма эшендә катнашуда гаепләү кебек яңа җинаять эшләре сызып ташламас дип өметләнәм. Әйтергә кирәк, хәзерге хакимият сакланып калганда ул Русиядә кала алмаячагын аңлый, әмма әлегә детальләп фикерләшүнең мәгънәсе юк, һәм без хәтта аның тиешле вакытка чыгачагына да ышанмыйбыз – Балашиха эшенең куркынычы булуы да, террорчы оешмада катнашуда гаепләп яңа җинаять эше ачу куркынычы да өстәлә.

"Народная самооборона" хәрәкәтен террорчы оешма дип тану турындагы яңалык, бу оешмада катнашучы дип аталган Азатның һәм башка күп кенә фигурантларның язмышы өчен аерым борчу тудыра. Бу оешманың ысуллары террорчылыктан ерак торуга, аның күптән яшәүдән туктавына һәм кайбер әгъзаларының Русиядән качуына карамастан. Боларның барысы да әлеге карарның нәкъ менә яңа җинаять эшләре фабрикацияләү һәм анархистларга яңа мөддәтләр бирү өчен кабул ителүен күрсәтә.

—​ Галимнәр һәрвакыт Азатка теләктәшлек белдереп килде. Бу теләктәшлек хәзер дә сизеләме?

— Галимнәр үзлшренең теләктәшлеген күптән түгел генә онлайн чарада күрсәтте. Азат элек университетлардан алган чакырулар (Һарвард стипендиясе һәм Франция програмы) хәзер дә гамәлдә булырга тиеш. Азатка теләктәшлек турында сөйләгәндә, бу эштә аның Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты булуы мөһим роль уйнавын искәртеп үтәргә кирәк. Кулга алынганчы ул шул ук елда фәнни эш якларга, МДУның механика-математика бүлеге аспирантурасын тәмамларга тиеш иде. Аңа кадәр ул МДУның мехмат бүлеген тәмамлады. Мәскәү дәүләт университетына ул олимпиадаларда, шул исәптән бөтенрусия олимпиадаларында җиңеп керде. МДУ һәм башка югары уку йортлары студентлары, DOXA студентлар журналы актив ярдәм күрсәтте, һәм бу эш халыкара дәрәҗәгә чыкты, Азатны азат итү өчен күп кенә математик берләшмәләр һәм танылган математиклар чыгыш ясады. Алар барысы да аның язмышын хәзер дә күзәтеп тора.

—​ Сәяси тоткыннарга хат язу кичәсендә нәрсә турында сөйләштегез?

— Катнашучылар миннән Азатка ничек ярдәм итәргә мөмкин булуы турында сөйләүне сорадылар. Иң зур өметләрне мин илдә буласы сәяси үзгәрешләргә баглыйм, алар, бәлки, безнең өчен яхшыга булыр. Моңа исәп тотмаган очракта, хәзерге режим тоткыннары өчен аларның эшләре турында ачыктан-ачык фикер алышу, шулай ук аларга хатлар язу бик мөһим – бу арестантка мораль ярдәм генә түгел, ә төрмә җитәкчелегенә тоткынның эше халыкка билгеле булуын күрсәтү өчен дә мөһим. Шулай ук һәрвакыт матди ярдәм кирәк: ай саен 10 мең сум акча колония каршындагы кибеттән сатып алу өчен тоткынның шәхси хисабына китә, һәр ике ай саен – 20 кг посылка, медицина әйберләре җыярга кирәк. Ара-тирә көтелмәгән чыгымнар да була: колониягә килергә кирәк булган очракта Мәскәүдә яшәүче адвокатка юл акчасы яки җирле адвокатка әҗер түләү. Элемтә проблемнары чыгып Азат өчен куркырга җитди сәбәпләр туарга мөмкин. Күптән түгел колониядә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең яллау компаниясе узуы турында хәбәрләр тарала башлагач шулай булган иде.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG