Accessibility links

Азат Мифтахов колониядә кулын җәрәхәтләгән


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Азат Мифтахов агач эшкәртү эшендә кулын кыстырган. Аның бармагында шеш калган.

"Бердәм Русия" офисының тәрәзәсен вату эше нигезендә алты елга хөкем ителгән сәяси тоткын, математик Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясендә агач эшкәртүдә эшләгәндә җәрәхәтләнгән. Аның хатыны Елена Горбань әйтүенчә, Азатка зур бүрәнәләр белән эшләргә, аларны сул кулы белән тасмага тәгәрәтеп кертергә туры килгән. Бу эшләр барысы да 25 дәрәҗә суыкта эшләнә. Бик куркыныч эш, кешеләр җәрәхәтләнә, әмма эштән баш тарта алмый, чөнки төрмә җитәкчелеге белән проблемнар булачак. Күнекмәгәнлектән Азат нәрсәнедер дөрес эшләмәгән", ди Горбань.

Аның сүзләренчә, җәрәхәтләнүдән соң, Азатны медицина ярдәме күрсәтү бүлегенә алып барып рентген ясаганнар. Кулында сынган урын булмаган. Бу хәлдән соң аны бер айга эштән азат иткәннәр. Бу хәл инде октябрьдә үк булса да, Азат якыннарын борчымас өчен бу хакта аларга әйтмәгән. Горбань әйтүенчә, Азатның сул кулындагы бармагы шешеп торганы әле дә сизелә. Ул ире белән кыска вакытлы очрашуда 4 декабрьдә булган. Алар махсус бүлмәдә пыяла аша телефоннан сөйләшкән. Аралашу дүрт сәгать дәвам иткән. Колония хезмәткәрләре һәрдаим бүлмәдә күзәтеп торган.

Азат хатынына әйтүенчә, ул хәзер балта остасы курсларын тәмамлый. Элгеч, урындыклар, швабралар ясый. Гыйнварда ул бу һөнәрне үзләштерүе турында имтихан тотачак. Аңа имтиханда урындык ясарга кирәк булачак. Ул шулай ук пыялачылар курсын узарга тели. Аның әйтүенчә, Киров колониясендә Мәскәүдәгегә караганда күпкә яхшырак ашаталар. Әмма Омутнинский районында бик салкын, ә битне капларга рөхсәт итмиләр.

Азат белән Елена Яңа елдан соң озаграк вакыт күрешергә дип язылган.

Элегрәк Горбань Азатлыкка Азатның эше иртәдән үк башлануын әйткән иде.

— Хәзер ул тасма буйлап бүрәнә тәгәрәтә, әйтүенчә, бу эш аңа артык авыр булып күренми. Элегрәк йомычка җыюга да күнеккән иде. Әмма бер ай элек бу бүрәнәләрне "тәрәзәдә" тотып калу эшендә эшләгәннән соң аның тәнендә һаман күгәргән урыннар кала бирә. Кулларындагы яңа җәрәхәтләре миңа да тәэсир итте, әмма ул үзе барлык җәрәхәтләрне тыныч кабул итә. Әйе, андый авыр эштә аларсыз булмыйдыр, - диде ул.

Мифтахов Киров өлкәсендәге колониягә август башында китерелгән иде.

Моңа кадәр Горбань Омутнински колониясе администрациясенең, бернинди комиссиясез, Мифтаховның үз-үзенә кул салырга, террорчылыкка тартылырга, наркотиклар кулланырга һәм хезмәткәрләргә һөҗүм итәргә мөмкин тоткыннарның махсус исемлегенә кертүен әйткән иде.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG