Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Өем-өем хатлар килә". Азат Мифтаховның хатыны колониядәге шартлар турында сөйләде


Азат Мифтахов мәхкәмәдә. 9 июнь 2021
Азат Мифтахов мәхкәмәдә. 9 июнь 2021

Алты елга колониягә хөкем ителгән Азат Мифтаховның хатыны Елена Горбань Киров өлкәсендәге колониягә барып ире белән очрашканнан соң Азатлыкка Азатның андагы тормышы турында сөйләде.

Омутнински колониясендәге очрашу 4-7 октябрьдә узган. "Азат белән күрешүдән тыш, колониягә сәфәр үзе дә тәэсирләндерде, – ди Горбань. – 2018 елда яшәгән урынымнан читкә чыгып йөрүләр тыелганнан бирле, минем каядыр барып йөргәнем дә юк иде. Бу юлы Кировны да, Омутнинскины да карап чыгарга берничә сәгать вакытым булды. Кировтан Омутнинскига кадәр көненә берничә тапкыр микроавтобус йөри, юлга 3-3,5 сәгать вакыт китә."

Елена Горбань
Елена Горбань

Еленага Киров шәһәре бик ошаган. "Шәһәрне белгән кеше киңәшләре белән мин берничә шәп урынга җитештем: Нократ елгасын күзәтә торган яр буена һәм үзәк урамнарның берсенә. Бу маршрут минем Азат колониягә кадәр тотылган тикшерү изоляторын карау планыма уңай килде. СИЗОның бу яр буе белән чикләнүе үзе бер контраст. Тимер чыбыклы биек койма белән уратып алынган борынгы бина, аңа терәлеп үк урнашкан балалар мәйданчыгы – һәм болар барысы да ял итүчеләр йөреп торган елганың иң матур манзаралы урыныннан берничә метр гына ераклыкта" ди ул. Моңа кадәр бу урын турында сәяси тоткын Виктор Филинков яклаучысыннан ишеткән булса да, урынны шәхсән үзе күрү Еленага нык тәэсир иткән.

Бутырка-Омутнински

Елена Омутнински колониясе шартларының Бутырка изоляторыннан аерылып торуына да игътибар иткән. "Биредәге халык – минем белән аралашкан кешеләрнең барысы да – мин гадәтләнгәннән мәрхәмәтлерәк булып күренде. Хәтта минем белән элемтәдә булган төзәтү колониясе хезмәткәрләре дә. Азат алар тоткыннарның туганнары белән генә шулай ди, ул үзенә карата бөтенләй башка мөгамәлә күрә. Мин аның сүзен кире какмыйм, әмма шул ук вакытта Бутырка хезмәткәрләренең күбесе үзләрен туганнар белән дә әдәпле тотмый, кайберләре тәкәббер, хәтта ачыктан ачык тупас тота, ә биредә хәтта мәрхәмәтлелек сизелде. Бәлки, миңа шулай туры килгәндер, әмма шәһәр миңа ошады. Без Азат белән беренче тапкыр күп нәрсәләр турында, шул исәптән шәхси темаларга сөйләшә алдык: Бутыркада чагында хөкем карарыннан соң очрашулар бирелсә дә, пыяла аша трубкадан сөйләшүнең шәхсилеге чамалы, ә колониядәге бүлмәдә, тыңлап тору ихтималын белсәк тә, башкача", ди ул.

"Хупланган даталарны колониягә килергә тиешле кешеләргә соңгы мизгелдә генә хәбәр итүне санамаганда, очрашу яхшы узды, администрация ягыннан зарланырдай әйбер булмады, – ди Горбань. – Очрашу даталарын килештерү – бусы менә зур проблем."

Азат Мифтахов утырган колония
Азат Мифтахов утырган колония

Азат иреккә чыкканнан соң планнар турында аз сөйләшенде, ди Елена: "Әлегә ул турыда сөйләшергә бик иртә. Аның дә, минем дә Азатны вакытында чыгарачакларына ышаныч юк: "Народная самооборона"да катнашуда гаепле дип табылучылар саны арта бара, колониядәге оперативниклар Азатка Балашихада булган хәлне искәртеп тора, киләсе елларда сәяси режимның никадәр кырысланачагы билгеле түгел, ләкин аның яхшыруга таба бармаганы ачык."

Авыр эш

Элегрәк Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина Азат белән очрашудан соң аның авыр эшкә куелуын хәбәр иткән иде. Елена да иренең эш шартлары белән бүлеште. "Азат колониядәге тормышы турында күп сөйләде. Нигездә эше турында. Иртәнге 5:45 башлап көн буена тәрәзәдән музыка яңгырый: гимн, марш, күтәрелеш, тикшерү, зарядка һ.б. Ул баштарак бу музыканың каты булуын, башыннан чыкмавын сөйләде. Иртәдән эш башлана – аның отряды агач эшкәртә. Хәзер ул тасма буйлап бүрәнә тәгәрәтә, әйтүенчә, бу эш аңа артык авыр булып күренми. Элегрәк йомычка җыюга да күнеккән иде. Әмма бер ай элек бу бүрәнәләрне "тәрәзәдә" тотып калу эшендә эшләгәннән соң аның тәнендә һаман күгәргән урыннар кала бирә. Кулларындагы яңа җәрәхәтләре миңа да тәэсир итте, әмма ул үзе барлык җәрәхәтләрне тыныч кабул итә. Әйе, андый авыр эштә аларсыз булмыйдыр", – ди ул.

Кировта сәяси тоткыннарга теләктәшлек чарасы
Кировта сәяси тоткыннарга теләктәшлек чарасы

Яңа һөнәрләр

Авыр эштән тыш, колония берничә белгечлек алырга мөмкинлек бирә икән. "Күнегүләр атнага берничә тапкыр төштән соң уза. Хәзер Азат балта осталыгына өйрәнә. Бусы, дөрес хәтерләсәм, сигез ай дәвам итәчәк. Практикадан тыш лекцияләр дә бар. Мәсәлән, юка пычкы төрләрен өйрәнү. Планда – пыялачы һөнәре. Мөддәт азагына кадәр барлык мөмкин булган һөнәрләрне дә үзләштерергә вакыты булачак", ди Елена.

Математика

Яшь галимнең математика белән шөгыльләнергә бөтенләй вакыты калмый. "Укуга да вакыты җитми – бер ай элек җибәрелгән, илтеп тапшырыр өчен күпме көрәшелгән китапларны да укый башларга өлгермәгән әле. Алты эш көне дәвамында берничә сәгать кенә шәхси вакыт кала, ул вакыт ниндидер шөгыльләргә җитми. Шуларның берсе 5-10 минут якыннары белән сөйләшү өчен телефон автоматы каршындагы чиратта торып уза" дип сөйли Елена.

Хатлар

Азатка хатлар күп килә. "Биредә хатлар язу мөмкинлеге изоляторга караганда да азрак, ләкин аңа бу вакыт эчендә бик күп хатлар килә. Бөтен отрядка килгән бик зур хат өемнәреннән бер-ике хат кына аның отрядташларына, калганы Азатка адресланган очраклар булган, андый вакытларда ул хәтта үзен башкалар каршында уңайсыз хис итәм, ди. Элеккечә үк хатлар алу аның өчен бик мөһим һәм аның рухын күтәрә", дип уртаклашты Горбань.

Омутнински шәһәре
Омутнински шәһәре

Ковидка каршы чаралар

Елена әйтүенчә, хәзерге вакытта колониядәге алты күрешү бүлмәсенең өчесе генә эшли – бу ковидка каршы чаралар күрү белән аңлатыла. Моңа өстәп ПЦР тестын китерергә һәм көненә ике тапкыр температураны үлчәргә кирәк. Күрешү мөмкинлеге августтан гына кайтарылган, авыручылар саны арту сәбәпле, килеп китүләр кабат тыелырга мөмкин.

"Биредәге апартаментлар, әлбәттә, "биш йолдыз"дан ерак, әмма аларны җиһазларга тырышканнары күренә, бигрәк тә бүлмәләр шактый уңайлы. Азат өчен бу очрашу гадәти яшәү шартларын кыска вакытка булса да яхшыртты", – дип саный Горбань.

"Бердәм Русия" чынаягы

Азатның "Бердәм Русия" фиркасенә тискәре мөгамәләсе билгеле. Азат та, Елена да "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватуда гаепләнделәр. Елена мәхкәмәдә гаебен таныды, Азат барлык гаепләүләрне кире какты. "Бердәм Русия" темасы яшь анархистлар гаиләсен колониядә дә "эзләп тапкан".

"5 октябрь көнне Киров өлкәсенең 17нче колониясе территориясендә бер төркем кеше "Бердәм Русия" логотибы төшерелгән чынаякны ваткан, әлеге чынаяк безнең бүлмәдәге савыт-саба арасында табылган иде, Азат кызык өчен аннан эчәргә тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, аны шундук ватарга тиешбез дип шаярттым. Икенче көнне мин чынаякка су агызганда ул чынлап та ватылды, хәзер без мин кабат "Бердәм Русия" белән бәйле нәрсәне ваткан өчен Азатка тагын мөддәт өстәрләр дибез – аның якында булуын сөйләрлек шаһит табасы гына кала" – ди Елена ярым шаяртып.

Кировта сәяси тоткыннарга теләктәшлек чарасы
Кировта сәяси тоткыннарга теләктәшлек чарасы

Сәламәтлек

Елена әйтүенчә, ул колония тормышын катлауландыручы шартларның бер өлешен генә тасвирлый: "Иң мөһиме – Азатның калган мөддәтне үтәргә рухи яктан әзер булуы, башка мөмкин булган киртәләргә дә әзерлеге", ди ул.

Мине иң гаҗәпләндергәне — Азатка 3-4 үлчәмгә зуррак аяк киеме белән йөрергә туры килә. Мин аңа ай ярым элек махсус аяк киеме һәм аның үтенече белән махсус табанчалар җибәргән идем. Ләкин боларның берсен дә тапшырмаганнар, тыелган әйбер булмаса да. Җибәргән башка әйберләрнең яртысын тапшырмаган кебек, һаман тапшырмаганнар. Моның өчен колония җитәкчесенең рөхсәте кирәк, ләкин Азат очрашу вакытында "бу алай тиз эшләнми" дип җавап бирде. Тиз дигәне - 1,5 ай, ул һаман шул уңайсыз аяк киемендә эшләп йөрергә мәҗбүр. Бу бит кеше сәламәтлегенә зыян китерә торган мөнәсәбәт", ди Елена.

Аныңча, минусларның иң зурысы – Азатның сәламәтлеге. "Очрашу көненә ярты атна кала ул салкын тидергән, әмма ковидтан шикләнү киң җәелү аркасында дару сорарга курыккан. Ул бик авырмады, кызышмады, безнең температураны даими тикшереп тордылар. Ләкин ял вакытында ул барыбер тулысынча савыкмады һәм очрашудан соң табибка барырга җыена иде" ди Елена.

Азатның хәзер үзен ничек хис иткәне әлегә билгесез, узган атнада ул гаиләсенә шалтырата алмаган.

"Әлеге сәфәргә кадәрге кебек үк, бераз борчылып һәм дулкынланып Азаттан яңалыклар көтәм", ди сәяси тоткын хатыны.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG