Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туймазы районының Кандра авылында хастаханәдәге паллиатив бүлекчәне ябуга каршы пикетка чыктылар


Равил Сөләйманов
Равил Сөләйманов

Равил Сөләйманов авылда халык җыены узуын, район үзәгендәге хастаханәдән баш табиб килүен һәм авылдагы хастаханәнең паллиатив бүлекчәсен ябарга тәкъдим итүен сөйли. Болай эшләсәләр, бүлекчәдә ята торган авыр хәлдәге кешеләрнең туганнарына бик күп уңайсызлыклар туачак, дип саный ул.

Кичә, 16 майда Туймазы районының Кандра авылында хастаханәдәге паллиатив бүлекчәне ябуга каршы пикет үткән. Аның видеоязмасын "Пульс Уфы, РБ, РФ" Telegram-каналы чыгарды.

Пикетка чыккан ир үзен Равил Сөләйманов дип таныштыра. Ул кулына "Хастаханәне яптыгызмы? Зират ачыгыз. Кандра авылының паллиатив бүлекчәсен яклыйк! Табибларны кыскартып, гомерләрне кыскартасыз!", дигән плакат тоткан.

Сөләйманов авылда халык җыены узуын, район үзәгендәге хастаханәдән баш табиб килүен һәм авылдагы хастаханәнең паллиатив бүлекчәсен ябарга тәкъдим итүен сөйли. Болай эшләсәләр, бүлекчәдә ята торган авыр хәлдәге кешеләрнең туганнарына бик күп уңайсызлыклар туачак, дип саный ул.

Ир Совет хакимияте чорында хастаханә тулы куәтенә эшләде, балалар тудыру йорты да, хирургия бүлеге дә булды, 200дән артык кеше ятып дәвалана ала иде ди.

"Реформалар башлангач, медицина да җимерелде. Медицинаны финанслау кимеде. Мин паллиатив бүлекчәнең ябылуына, Туймазы районының, Башкортстанның һәм гомумән Русиянең бюджет чыгымнарын киметүгә каршы. Русия үлеп бетеп бара, һәр ел халык саны кими, бу әнә шундый җимергеч реформалар аркасында. Туктарга кирәк. Илебез дә хәзер авыр хәлдә. "Тышкы дошманнар" белән хәрби бәрелешләр бара, ә җитмәсә эчке түрәләр отряды да үз гамәлләре белән бу вазгыятьне авырайта", ди ул.

Былтыр ел ахырында Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсендә онкология бүлеген ябулары бар, дип хәбәр ителгән иде. Онкология бүлекчәсен кирәк булмавы сәбәпле бетерәчәкләр диелә, янәсе яңа төзелгән онкодиспансерның куәте җитәрлек. Яңа диспансер 2021 ел башында ачылган иде, ул Чаллы проспектындагы морг һәм БСМП арасында урнашкан.

  • Башкортстан 2022 ел ахырында республика бюджетын 17,8 миллиард сум дефицит белән кабул иткән иде. Соңрак республика бюджеты дефициты 2,5 миллиард сумга артып 20,3 миллиард сумны тәшкил итәчәге билгеле булды.
  • Күптән түгел билгеле булганча, Башкортстанның Стәрлетамак хакимияте шәһәр бюджеты дефицитын каплау һәм бурычларын түләү өчен кредит алырга мәҗбүр. Аңа 25,5 миллион сум кирәк. Әмма шул ук вакытта Башкортстан ел ахырына кадәр Мәскәү Украинадан басып алган Хрустальныйдагы (Красный Луч) 57 объектны төзекләндерәчәк. Болар өчен быел күпме акча тотылачагы әйтелми. Әмма узган ел, мәсәлән, республика Красный Луч һәм Петровское шәһәрләрендә 50 объектны торгызган, моның өчен 650 миллион сум тоткан.
  • Республиканың акчасы булмавы турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров даими хәтерләтеп килә. Әйтик ул көчле җилдә гөмбәзе килеп төшкән "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип белдерде.
  • Донбасска һуманитар ярдәм ташыган Башкортстанның авылдагы мәктәп автобусына шина алырга да акчасы табылмады. Нәтиҗәдә берничә бала мәктәпкә бара алмыйча ике атна өйдә утырды.
  • Шул ук вакытта Хәбиров әйткән "җитди чыгымнар"ның берсе - Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү өчен республика бюджетыннан 4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG