Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган галим Исмаил Төркоглы Татарстанга кертелмәде. ФСБ аны кире Төркиягә борып җибәрде


Исмаил Төркоглы
Исмаил Төркоглы

Профессор Исмаил Төркоглыга хәзер Русиягә килергә ярамый. Бу - ФСБ карары. 30 ел буена ул Русия чиген узарга тиеш түгел. Гомере буе татарларны, аларның тарихын өйрәнгән галим ни өчен аңа Русиягә килергә рөхсәт ителмәвен аңламый, әмма гоманлый ала.

Истанбулның Мимар Синан исемендәге сәнгать университеты галиме, профессор Исмаил Төркоглы бу көннәрдә Татарстанда булырга тиеш иде. Ул V Халыкара Болгар форумы кысаларындагы "Русия мөселманнарының рухи мирасы" дип аталган фәнни җыенда катнашып, татар галиме, рухание Габдерәшит Ибраһимов турында чыгыш ясарга чакырулы иде. Ул бу шәхесне өйрәнгән галим. Әмма Казанга килү белән аны һава аланыннан чыгармаганнар. Чиктә ФСБ тоткарлаган һәм Казанга чыгарга рөхсәт итмәгән. Бу гына түгел, ФСБ карары белән галимгә Русиягә моннан соң тагын 30 ел килергә ярамый дигән кәгазь тоттырганнар. Исмаил Төркоглы Истанбул-Казан очкычы белән көндезге 1дә килгән, чикне узмаган килеш берничә сәгатьтән шул ук очкыч белән кире Истанбулга кайтып киткән.

Белешмә: Исмаил Төркоглы

Исмаил Төркоглы – Мимар Синан нәфис сәнгать университеты профессоры, төрки халыклар тарихын, тарихи шәхесләрен өйрәнүче галим. Өч ел Казанда яшәгән, КФУның тюркология кафедрасында төрек теле һәм тарихын укыткан. Йосыф Акчура, Гадбелрәшит Ибраһим, Исмәгыйль Гаспралы кебек шәхесләрне өйрәнгән. Тарихчы Надир Дәүләт укучысы, аның турында китап язган.

Кайту белән ул үзенең Facebook битендә ФСБның бу гамәле турында язып чыкты һәм моны үзенең интернетта язган, очрашуларда әйткән төрле фикерләренә бәйле дип саный. "Язганым, сөйләгәнем ФСБга ошамый. Демократик илләрдә галим сүзләреннән курыкмыйлар, тәнкыйтьтән качмыйлар. Безнең арада төрле кешеләр барлыгына, аларның агентлары барлыгына дәлилләр кирәкми", дип язып чыкты ул.

Ул үзе дә, оештыручылар да һаман да аптырашта. Ниләр уйларга да белми. Иң кызыгы аның белән бергә килгән тагын бер галимгә чикне каршылыксыз узарга рөхсәт ителгән, аны чыгарганнар, ул фәнни җыенда катнаша. Ә атаклы профессор, моңа кадәр бернинди киртәсез Казанга килеп йөргән Исмаил Төркоглыны рәхимсез каршы алу барысына да көтелмәгән хәл булган.

Казанга фәнни очрашуга барып та кире борып җибәрелгән Исмаил әфәнде Азатлыкка ФСБ белән аралашуы нечкәлекләрен сөйләде.

— Исмаил әфәнде, Сез озак еллар дәвамында Казанга бернинди каршылыксыз килдегез, ә бу юлы Сезгә Казанга керергә рөхсәт итмәделәр. Ничек булды бу хәл?

— Якынча 25 тапкыр Казанга бардым, КФУда өч ел "Тюркология" бүлегендә эшләдем, ягъни Казанда яшәдем, мине беләләр, таныйлар. Моңа кадәр бернинди дә каршылык булмады. Ә кичә, 22 майда килдем, менә шундый хәл. Башка сыймый.


Мин юлдашым белән очкыч башында утырдык, беренчеләрдән булып чыктык. Чикне узуга килеп бастык. Минем паспортны алдылар да карый башладылар. Озаклап. Әмма бу гадәти күренеш. Кайчан килсәм дә, мине генә түгел, теләсә нинди Төркия ватандашының паспортын озаклап өйрәнәләр, әле моны ачып карыйлар, әле тегесен, әле миңа, әле паспорттагы фотога карыйлар. Төрлечә әвәлиләр, шуңа сабыр гына көтеп тордым. Аннары минем паспортны тотып ул кеше чыгып китте. Аннары бераздан кире әйләнеп килде дә сезне башка бүлмәдә көтәләр, минем белән узыгыз диде. Киттем артыннан. Аерым бер бүлмәдә ике кеше утыра. Мин аларны, билгеле, танымыйм, алар да үзләре белән таныштырмады. ФСБ кешеләре икәнен аңладым. Өстәлләрендә аерым кәгазьләр бар иде, нинди - белмим. Утырдык, сораулар бирә башладылар. Төп сораулары - мине Казанга кем чакырды. Төгәл исемнәрне атауларын, кем белән элемтәдә торуымны сорый башладылар. Берсе, яшьрәге, үзен агрессиврак тотты. Аптырадым. Нигә бу сораулар? Минем кем белән аралашканым аларга нигә кирәк? Сәер сораулар иде. Мин сәясәтче түгел, тарих, әдәбият белән шөгыльләнәм. Кемнәр белән дип сорадылар. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури дип сөйләдем. Алар аны язып барды, миңа калса, алар бу исемнәрне беренче ишетә, аларны минем Казанда элемтәдә торган кешеләрем дип уйладылар булса кирәк. Мин бернинди дә сәяси, дини оешмалар белән бәйле кеше түгелмен, гап-гади академик, 30 ел буена татарларны өйрәнүче, татарларга гашыйк бер төрек галиме, дидем.

— Сөйләшү нинди телдә барды?

— Урысча. Мин бераз сукалыйм, аңлаштык дип уйлыйм. Башта тәрҗемәчене яки адвокатны чакырыргамы икән әллә дип уйладым. Аннары моның нинди файдасы бар дидем дә үзем генә сорауларга җавап бирдем. Минем хакта алдан ук хәл ителгән дигән нәтиҗәгә килдем, алар минем килүне көткән, кире депортация ясаячакларын да алар белә иде. Бу сөйләшү гап-гади эш күрсәтү һәм мин кешеләрнең исемнәрен атармынмы дип өмет итү иде. Әйтмәдем, ә ул аларга нигә кирәк? Бу бит ачык конфереция, качып-посып эшләнми. Бу җыенга Төркия, Үзбәкстан, гарәп илләреннән кешеләр чакырылган, әмма ни өчендер миңа гына шундый зур игътибар булды.

Исмаил Төркоглы 1921 елда Идел-Урал төбәгендә татар һәм башкортлар кичергән ачлык турында сөйли, Истанбул, 2 декабрь 2022
Исмаил Төркоглы 1921 елда Идел-Урал төбәгендә татар һәм башкортлар кичергән ачлык турында сөйли, Истанбул, 2 декабрь 2022

— Аннары ни булды?

— Сорау алу беткәч, бүлмәдән чыктым. Аннары бераздан минем яныма өченче кеше килде, кулында минем паспорт һәм тагын кәгазьләр иде. Ул кеше миннән "Сезгә Русиягә керергә ярамау турында әйттеләрме?" дип сорады. Юк дидем. Ул миңа бер кәгазь тоттырды һәм анда минем Русиягә кертелмәвем һәм тагын 30 ел Русиягә килергә рөхсәт юк икәне турында язылган иде. Самар һәм Сарытау өлкәләре буенча "Поволжье" ФСБсы кешесенең Е.Д. Пожидаев исеме һәм имзасы тора иде. Мин укыдым, таныштым дип имзаладым. Мине беркая да чыгармадылар. Паспортымны очкыч экипажына бирделәр. Минем очкычка утырганны карап тордылар. Истанбулдан Казанга килгән шул ук очкычта кире кайтып киттем. Әле кайттым, шөкер дигән идем, юк икән, монда да проблемнар булды. Нигә сезне кертмәделәр, нинди сәбәпләр дип сораулар алдылар. Истанбул һава аланында 3 сәгатькә якын тикшерүләр уздым.

— Ни өчен Сезгә карата шундый аерым игътибар булды дип саныйсыз? 30 ел буена Русиягә килмәү мөһерен сугу нәрсәгә бәйле?

— Мин сәясәтче түгел, әмма Русиядәге хәлләрне беләм. Сталин чорын бик яхшы өйрәнгән, аның хакында төрле әдәби әсәрләрне дә укыган кешемен. Урыс язучыларын да, татарларны да укыдым, дессидентлар язмалары белән дә таныш. Куркыныч хәлләр, гел шүрли идем шуннан һәм менә үзем шул тегермәнгә эләгә яздым. Шөкер, исәнмен. Ә Болгарга барсам, анда кулга алсалар, төрмәгә япсалар, нишләр идем? Исән-сау котылдым дип саныйм. Имам Сөләйман Зариповны тапмадылар, бар иде кеше, юк булды. Рухани Вәлиулла Ягъкубны үтерделәр, җинаятьчене тапмадылар. АКШ журналистын кулга алдылар, чыгармыйлар... Әллә нинди хәлләр бит.

Миңа ни өчен андый мөнәсәбәт кылганнарын төгәл белмим, үзләре аңлатмады бит. Чамалыйм гына. Төрле очрашуларда, социаль челтәрләрдә Русиядән урыслар, татарлар һәм башкортлар Украинадагы сугышта катнашырга теләмичә Истанбулга килделәр дип яздым. 100 ел элек Беренче Дөнья сугышыннан кырым татарлары, казан татарлары башларын саклар өчен качкан кебек хәзер дә шул ук хәл, тарих кабатлана дип яздым, сөйләдем. Бу - факт, бу бар бит, әмма, күрәсең, кемгәдер ул ошамый. Күрәсең, ФСБга язмаларымны күчереп бирүче шымчылар да бардыр. Октябрь инкыйлабыннан соң Истанбулга күпләр кача. Русия империясен яклаучы кешеләр шактый була. Ул вакытта большевиклар басымыннан татарлар да кача. Ул чорда алар артыннан НКВД шымчылары да чит илгә китә, кешеләрне сату очраклары күп булган. Ысуллар саклана ул.

Татарстанда хәлләр хөртиләнә бара. Төркиядән кешеләрне чакыру авырлаша бара. Кемне дә булса чакырсалар, оештыручылар аны ФСБ белән килештерергә тиеш. Алар фатиха бирсә генә килә аласың. Мине узган ел чаллылар чакырган иде, әмма ахыр чиктә бара алмадым. Күрәсең, ФСБ фатиха бирмәгән булып чыга.

Татарстан белән Төркия арасындагы багланышлар да авырлаша бара. Элек тә Мәскәү Татарстанның Төркия белән аралашуын сөйми иде, хәзер аеруча аерым контрольдә тотыла. Галимнәр нинди дә булса очрашуга Төркиядән чакырылган кунаклардан торган исемлекне ФСБга илтеп бирә, аларга күрсәтә. ФСБда рөхсәт булса - чакырылар, юк икән - булмый. Һәр адым алар белән белән килештерелә. Төркиядә андый әйбер юк, кемнең кайда килүен берсе дә контрольдә тотмый, шуңа минем өчен бу гадәттән тыш хәл. Бер танышым сөйләде, кемнедер чакырырга телибез икән, ФСБдан куелган кешегә шалтыратырга тиешләр, һәр адым, гамәлне сорыйлар. Бермәл ФСБда туйганнар да, "Нигә үзегез хәл итмисез соң?!" дип әйткәннәр. Ягъни, кайчак абсурдка кадәр җиткән. Юк икән, дилбегәне төшермәгән ФСБ үз контролендә тота барысын да.

Татарстанда хәзер төрекләр дә калмады диярлек. Элек очкычка утырсаң, очкыч тулы төрекләр иде, эшмәкәрләр, кешеләр күп эшләде Татарстанда. Хәзер калмадылар. Бу юлы да очтык, очкычта төрекләр без һәм тагын бер-ике кеше булгандыр. Мәскәүгә, Петербурга рәхим итегез, әмма Казанга гына бармасын төрекләр. Шаккаткыч.

Аяныч. Минем хезмәтем - татар тарихын өйрәнү, татарларны таныту. 30 ел гомеремне бирдем шуңа, галимнәр белән проектларыбыз күп буласы иде. Туктатыла, күрәсең болар. Аяныч. Сталин чорын ничек куркып укысам, менә бу безнең бусагада ишекне шакып тора икән. Шаккаткыч, тарих кабатлана.

— Ни өчен 30 ел кермәслек итеп мөһер сугылган?

— Белмим. Әйтә алмыйм. Ул кеше гомере инде. Миңа 56 яшь, 30 елны күзаллап та булмый. Сабак укытырга теләгәннәрме — үзләре генә белә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG