"Популярная политика" Youtube-каналы алып баручысы Ирина Аллеманны Төркиягә кертмәгәннәр һәм "дәүләт иминлегенә куркыныч тудыруы өчен" биш ел буе илгә керүне тыйганнар. Бу хакта ул Telegram-каналында язды.
Үзе әйтүенчә аны Истанбул һава аланындагы паспорт контроленнән уздырмаганнар, аннары полиция торган урынга алып киткәннәр.
Ирина Аллеманны миграция бүлекчәсенә озаткан полиция хезмәткәре илгә кертмәячәкләрен әйткән, сәбәбе – "дәүләт иминлегенә куркыныч тудыру" дип аңлаткан.
Журналист Төркиядәге президент сайлавы турында репортаж ясаган булган, Төркия хакимиятләренең бу карары да шуның белән бәйле булырга мөмкин, дип фаразлый. Төркиягә кертмәү карары 25 майда имзаланган, ягъни Русиядә "ят агент" дип танылуына бер көн, Төркиядәге сайлауларның икенче турына өч көн кала.
Ирина Аллеман ни өчен Төркиягә баруын язмаган.
- Бу – Русия журналистына Төркиягә керү тыелган беренче очрак.
- 2022 елның декабрь ахырыннан Төркиянең миграция идарәсе (Гөч идарәсе) Русия ватандашларына, шул исәптән татарларга фатир арендалау юлы белән яшәү рөхсәте (ВНЖ) бирми башлады.
- Шул ук вакытта русияләргә моның белән бәйле рәсми аңлатмалар бирү урынына 10 көн эчендә илдән китәргә куштылар.
- Узган ел Төркиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алучылар арасында русияләр беренче урынга чыккан. Былтыр мондый рөхсәт барлыгы 153 мең русиялегә бирелгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум